Әлфия – сәләтлеләргә, сәләтлеләр Әлфиягә ярдәм итә 

Аның татар сәнгатен үстерүгә керткән бәһасез өлеше турында яшь буын белергә тиеш. Без аның иҗатын сакларга гына түгел, үстерергә дә бурычлы. Ә моның өчен сәләтле яшьләрне барларга кирәк. Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль әнә шул максатларны күз уңында тотып оештырыла.

Фестивальнең дәрәҗәсе башкаларныкыннан аерылып тора. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин да әйтте:

– Әлеге фестиваль Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан үткәрелгән чаралар арасында аерым урын алып тора һәм бу шулай булырга тиеш тә. Әлфия Авзалованың татар сәнгате үсешенә керткән өлеше турында һәркем бик яхшы белә. Нәкъ менә аның кебек шәхесләр һәм яшь буын арасындагы элемтәне ныгыту өчен мондый чаралар булырга тиеш, – диде ул.

«Америка, Куба, Болгариядә яшәүчеләр дә катнаша»

Татарстан гына түгел, фестиваль-бәйгедә Россия төбәкләре һәм чит илләрдән дә катнашырга теләк белдерүчеләр шактый икән. Алар өчен махсус онлайн бәйге оештырганнар. Бу турыда Әлфия Авзалованың кызы, аның исемен йөртүче фонд җитәкчесе Зөлфия Нигъмәтҗанова  сөйләде:

– Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль «халыкара» дигән исем йөртә икән, без моны акларга һәм сакларга тырышачакбыз. Быел да чит төбәкләр һәм чит илләрдән катнашырга теләк белдерүчеләр бар. Америка, Куба, Болгариядән егет-кызлар үзләренең видеоларын җибәрә. Барысын да карыйбыз, бәялибез. Үзбәкстанда яшәүче бер катнашучыбыз бәйгегә үзе киләчәк. Әлеге бәйге билгеле бер җырларны мәңгеләштерү өчен генә түгел, татар халкының мәдәни мирасын, татар җыр сәнгатен киләчәк буынга җиткерү өчен оештырыла, – диде ул.

Зөлфия ханым сүзләренчә, илдәге коронавирус белән бәйле вазгыять халыкара бәйгегә дә тәэсир итмичә калмаган. «Әлегә без 370 гариза кабул иттек. Узган фестивальдә катнашучылар саны 500дән артып киткән иде. Әле менә яңа таләпләр кертелде, күп кенә егет-кызларның QR­-кодлары юк – шуңа да безнең эшләр бераз кыенрак», – диде ул.

Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль гади бәйге булып калмаска тиеш. Бу турыда фестиваль-бәйгенең жюри рәисе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов әйтте:

– Әлфия апабыз исемендәге фестивальнең әһәмияте турында әйтеп торасы юк. Исемебезне тарихка кертеп калдыра алмасак та, безнең Әлфия апа һәм Илһам абый кебек бөек шәхесләр белән бер чорда яшәдек, дип әйтергә хакыбыз бар. Әлфия апаның җырын гына түгел, үзен дә яраттым һәм хәзер дә яратам. Сәнгать өлкәсендәге даһиларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү эше даими барырга тиеш. Моның өчен халыкның гына түгел, дәүләт ярдәме дә кирәк. Халык бит ул яраткан кешесен гомере буе ярата, – диде ул. – Әлфия апа гади кеше түгел иде. Шуңа күрә аның исемен йөрткән фестиваль дә башкаларына охшамаска тиеш. Без һаман уйланабыз, эзләнәбез, баш ватабыз. Бәлки, киләсе фестивальләр бөтенләй башкача узар.

Дәүләт ярдәме, димәктән, фестивальне Татарстан Президенты, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды, Казан мэриясе, «Kazan City of Music UNESCO Program» ярдәме белән Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды оештыра.

«Без җырларга теләге булган кешене укырга кертергә дә әзер»

Матбугат очрашуында алдагы елларда узган фестивальләрнең җиңүчеләре һәм лауреатлары турында да сүз булды. Мондый дәрәҗәле бәйгедә җиңү берсенең дә иҗат юлында эзсез калмаган:

– I Халыкара фестивальнең гран-при иясе Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Беренче урын яулаучылар, мәсәлән, Алмас Хөсәенов бүген Татарстанның Дәүләт камера хорында эшли, зур мәйданчыкларда чыгыш ясый. Гомумән, башка җиңүче һәм лауреатлар да югалып калмады. Танылган җырчы Мөслим Магомаев: «Сәләте булмаган кеше ничек тә бер юлга баса ул, безгә сәләтлеләргә ярдәм итәргә кирәк», – дигән. Безнең әни бу фикерне һәрвакыт хуплады. Әлеге бәйге аша без дә сәләтле яшьләребезгә ярдәм кулы суза алсак ярар иде, – дип сөйләде Зөлфия Нигъмәтҗанова.

Журналистларның «Җиңүчеләр белән нишлисез?» дигән соравына Салават Фәтхетдинов:

– Алар белән нишлисең инде? Шундый шәп бәйгедә җиңү яуладылар, киләчәкләре – үз кулларында. Тормыш юлларын музыка сәнгате белән бәйләргә теләмәүчеләр дә бар бит, аларны этеп-төртеп кенә алып килеп булмый. Ә инде 18–20 яшьлек егет-кызларга укырга керү мәсьәләсен хәл итүне тәкъдим итеп карыйбыз. Риза булсалар, теләкләре барын күрсәк, без ярдәм итәргә әзер, – дип җавап бирде.

Фестиваль-бәйге турында кыскача белешмә:

Катнашучылар академик вокал, халык җырлары, эстрада җырлары, хор, остаз һәм укучы (дуэт, трио, квартет, квинтет), нәфис сүз, хореография (милли бию, стилизацияләнгән халык биюе, классик бию, эстрада биюе), педагог, балетмейстер, композитор, җыр авторы һәм аранжировка авторы номинацияләрендә бәяләнәчәк.

Катнашучылар шулай ук түбәндәге яшь төркемнәренә бүленәчәк:

– 13–17 яшь (I яшь төркеме);

– 18–25 яшь (II яшь төркеме);

– 26–45 яшьтән өлкәнрәкләр (өлкән төркем).

*45 яшьтән өлкән катнашучылар жюри әгъзаларыннан рөхсәт алырга тиеш була.

Конкурсның беренче туры – 20 октябрьдә, икенче туры 21 октябрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узачак. Гала-концерт исә 23 октябрьдә «Пирамида» концертлар залында булачак.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү