9 милләтле авылда яшәүче Мгер Бежанян: Тирсә авылы – безнең өчен икенче туган йорт

Әгерҗе районының Тирсә авылында 9 милләт вәкиле яши. Алар арасында рус, мари, удмурт, азәрбайҗан, украин, таҗик, үзбәкләр дә бар. Читтән кайтучыларга кырын карау дигән нәрсә юк.

Тирсә авыл җирлеге башлыгы Илнар Гыйззәтулллин әйтүенчә, җирлектә 1600дән артык кеше исәпләнә.

– Авыл бик зур. Күпчелеге – татарлар. Читтән кайтучыларга хөрмәт белән карыйлар. Башка җирләрдән күченеп килүчеләр 20 процентны тәшкил итә. Күбесе, пенсиягә чыккач, йорт сатып ала. Эшкә юллама белән Арча, Минзәлә якларыннан килүчеләр күп. Кемдер юл төзергә, кемдер мәктәпкә эшкә җибәрелгән, – диде Илнар Гыйззәтулллин.

Әрмәннәр монда өч гаилә. Барысы да Тирсәгә килгәч танышканнар. Үз гореф-гадәтләрен сакларга тырышалар, кунакка йөрешәләр.

Мгер Бежанян гаиләсе 1995 елда ук күченеп килгән. Авылда аны Михаил дип йөртәләр. Тормыш иптәшен дә үз милләтеннән сайлаган. Аның белән ике бала тәрбиялиләр. Татарча да бераз белә икән.

– Әтиебез монда «Ватан» колхозын төзергә килде. Әгерҗе районына күчкәндә, миңа 15 яшь кенә иде. Сеңлем дә бар. Җир алдык, йорт төзедек, терлек тота башладык. Бүген биш сыер асрыйбыз, – ди төзүче булып эшләүче Мгер-Михаил. – Әти авылда мәчет төзергә ярдәм итте. Хәзер вафат инде. Авыл кешеләре бик ошый. Сабан туе, Яңа ел бәйрәмнәрендә иганәчелек ярдәме күрсәтергә тырышам. Әрмәнстанга кайтасы килә, тамырлар шунда. Әмма монда минем яшьлегем үтте: белем алдым, гаилә кордым. Шуңа күрә Тирсә минем өчен икенче туган йортым кебек якын.


Фикер өстәү