«Кибеткә дип чыгып китеп, һәлак булдылар»: Казандагы юл һәлакәте ике баланы ятим калдырды

Казанның Авиатөзелеш районында булган фаҗига бөтен республиканы тетрәндерде. Кибеткә дип чыгып киткән Райзәлә белән Сергей Поповлар икесе дә җәүялеләр юлында һәлак була. Аларны машинга бәрдереп китә. Өйдә ике бала ятим кала. Малайларның олысына — 15, кечесенә 9 яшь.

– Олы уллары Мостафа минем балам белән 54 мәктәптә бергә укыйлар. Бу хәбәрне ишеткәч, бөтенләй аптырап калдык. Алла сакласын! Бер мизгелдә ике бала ятим калды. Мәктәбебез белән сабыйларга ярдәм итәр өчен акча җыябыз. Ул акчалар әни назын алыштырмаса да, ярдәмебез булыр дибез, – ди үзен Илсур дип таныштырган ир-ат.

Баксаң, малайларның үз әтиләре исән-сау. Ул аларны ташлап чыгып киткән була. Райзәлә икенче тапкыр кияүгә чыккан. Уртак балалары булмаган. Хәзер ятим калган малайларны Райзәләнең апасы Рәмзия тәрбиялиячәк.

– Бүген Райзәлә белән Сергейны җирләделәр. Урыннары оҗмахта булсын. Балаларына түземлек, туганнарына сабырлык телим, – ди Илсур. Әлеге балаларга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Рәмзия Ягъфәр кызы Нафикова исемендәге Саклык банкына акча күчерә ала. Карта номеры: 40817810962004894543, телефон номеры: 89179234140.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү