Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы: Яшүсмерләргә вакцина ясату кагыйдәләре әле билгеле түгел

Татарстанда әлегә яшүсмерләргә коронавируска каршы вакцина ясату нияте каралмый. Бу хакта матбугат конференциясе вакытында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.

Мәгълүм булганча, яшүсмерләр өчен махсус «Спутник М» дигән вакцина әзерләнде. Бу вакцина декабрь азагында гомуми әйләнештә пәйда булырга тиеш.

Владимир Жаворонков вакцина ясату форматы буенча федераль үзәктән төгәл күрсәтмәләр көтүләре турында әйтте.


Фикер өстәү