Күз тиюгә каршы талисман, бөтиләр тагып йөрү дөресме? Күз тиюдән ничек сакланырга?
Алсу. Чаллы
Сорауга «Мәрҗани» мәчетенең икенче имамы Айморат хәзрәт ХАҖИЕВ белән бергәләп җавап эзләдек:
– Аларны тагып йөрү дөрес түгел. Динебездә андый күренешләр юк. Күз тиюдән саклану өчен, тәһарәтле булырга, «Фатиха», «Фәлакъ», «Нәс» сүрәләрен укырга кирәк.