Гөлгенә Шиһаповадан «Ит бәлеше»

Иң элек эчлеген әзерлибез. Бәлеш тәмле булсын өчен, төрле ит куллансаң яхшы. Сыер, каз, ат итләрен, бәрәңгене турыйбыз. Эчлеккә күп итеп суган салу бәлешне тәмле итә. Тоз, борыч салып болгатабыз.

Аннары камырга тотынабыз. Аның өчен  бер стакан җылы сөт, ярты стакан су, 100 грамм сыер мае, 2 аш кашыгы майонез кирәк. Чеметеп кенә тоз өстисе. Камырны 20 минут чамасы тоткач, бәлешне ясый башлыйбыз. Бәлеш тишелмәсен өчен, камырны табага салгач, төбендә тишек ясарга кирәк. Бәлешне  газ мичендә пешерәбез. Башта 240 градуска куеп, йөзен кызартып алабыз. Аннары инде 220 градуста 2,5 сәгать пешерәбез.


Фикер өстәү