Исламның икенче баганасы булып торган намазга бәйле бик күп сораулар бар. Әйтик, казага калган намазны ничек укырга? Ир белән хатын намазны бергә укырга тиешме? Намазлыкка песи килеп ятса, гыйбадәтне туктатыргамы?
Бу һәм башка сорауларга җавап эзләп, «Әл-Мәрҗани» мәчетеннән Айморат хәзрәт Хаҗиевка мөрәҗәгать иттек.
– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Пәйгамбәребез (с.г.в) үз хәдисендә әйтүенчә, Адәм баласы Аллаһы Тәгалә каршына баскач, иң беренче чиратта гамәлләре белән җавап бирәчәк. Намаз да соралачак. Шуңа да намаз уку мөселман булган кешегә фарыз. Кеше дингә килгәндә, аны өйрәнә башлаганда, фарыз булган гамәлләрне акрынлап өйрәнергә тиеш. Барысын да берьюлы өйрәнә башласа, кешегә авыр булырга мөмкин. «Хәзрәт, болай булмый, барысы да тиешле, таләп ителгән…» – дип борчылып мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Әмма Аллаһы Тәгалә дә әйтә: дингә җиңел итеп, ягымлы итеп чакырырга кирәк. Ислам дине катлаулы, диләр. Юк, ул бик җиңел.
– Намазлыкка песи килеп ятса, яки сабый килеп утырса, намазны өзеп, кабат укырга кирәкме?
– Кечкенә балалар намазны бозмый. Гыйбадәтне яңадан башларга кирәкми. Шулай ук песи дә намазны бозмый. Ул нәҗес хайван түгел. Ягъни ул пычрак хайван саналмый. Намазлыкта, киемдә йоклап ятуы да пычратмый. Намазны дәвам итәргә мөмкин.
– Бер намаз вакыты чыкканда анысын укып, вакыты керүгә, шундук икенче намазны укырга ярыймы?
– Бу бик үк дөрес түгел. Бу хәйлә булыр. Коръәндә дә әйтелә: «Дөреслектә, мөэминнәр өчен намаз үз вакытында язылган». Намаз уку календарьлары бар. Намаз вакытлары билгеләнгән. Әлбәттә, Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабына ирешергә теләсәк, һәр намазны вакытында үтәргә тиешле без. Әйтик, иртәнге намазны һәм өйләне ничек кушып укырга кирәк? Мосафир кешеләр өчен, әлбәттә, бер намаз чыкканда икенчесен уку (әйтик, ахшам белән ястү) рөхсәт.
– Намаз укып утырган кешенең алдыннан узып китәргә ярамыймы?
– Бу динебездә хупланмый, бик үк хәерле гамәл түгел. Хәдистә: «Әгәр намаз укучының алдыннан чыгучы моның нинди гөнаһ икәнен белсә, 40 вакыт көтеп торуны хәерлерәк күрер иде», – диелә. Намаз укучы алдыннан узучылар гөнаһлы булмасыннар өчен, пәрдә кору (ситра) хәерле. Йә урындык, йә пәрдә, нинди дә булса объект.
– Намаз укыганда кыска дога урынына «Аятел көрси» укырга рөхсәтме?
– Намазда укылырга тиешле аять, сүрә, догалар бар. Адәм баласы, өйрәнгәнче, ул догаларны белми икән, башкаларын укып торса хәерле. «Мин белмим», – дип кенә ярамый. «Аятел көрси»не «Фатиха» сүрәсеннән соң укырга мөмкин, әмма аерым дога буларак – юк.
– Ашыкканда намазны ничек итеп укырга?
– Динебездә ашыгу хупланмый. Ашыгу ул – шайтаннан. Намазны эчке ышану белән, җиренә җиткереп, тыныч кына уку тиешле. Намазны ашык-пошык уку – мәкруһ, хупланмый торган гамәл. Әмма Адәм баласы бик ашыга, әйтик, ниндидер җитди эше бар икән, намазны сөннәтләрсез, тәсбихларсыз гына укырга рөхсәт ителә.
– Ир белән хатын намазны бергә укырга тиешме?
– Һәрбер җирдә дә хатын-кызга да, ир-атка да аерым урыннар бар. Гаилә булып саналган ир белән хатынга исә бергәләшеп намаз укырга ярый. Шулай ук балалары – кыз һәм малайлары белән бергә укырга мөмкин.
– Намазны казага калдыру тәртибен һәм аны үтәү турында аңлатсагыз иде. Күпләр, намазны җыеп укысаң да ярый, диләр бит.
– Көн дәвамында намазларны туплап, аларны кичкә генә җыеп уку – гөнаһ. Аллаһы Тәгаләнең вакытында укырга кушуына каршы килү бу. Шуңа күрә, белә торып, ялкауланып казага калдырып, аннары барысын да җыеп уку дөрес түгел. Әйткәнемчә, дингә әле генә аяк баскан кешеләргә, намаз укырга акрынлап тотынырга, бишесен дә вакытында үти башларга өйрәнергә кирәк.
– Намаз вакыты кереп, кул астында су булмаганда, тәһарәт алу өчен дымлы тастымал (влажные салфетки) кулланырга ярыймы?
– Намаз укуның төп шартларының берсе – тәһарәтле булу. Иң элек без чиста су белән тәһарәт алабыз. Дымлы салфетканың исә исе дә булырга мөмкин, тиешенчә дымлы булмаска да мөмкин ул.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat