Җырчы Ильмира Нәгыймованың гаиләсенә кайгы килгән. Аның абыйсы үлгән. Бу хакта җырчы Инстаграмда хәбәр итте.
– Юлда кайтам… Әле генә күңелсез яңалык хәбәр иттеләр… Бертуган абыем үлгән. Ковид… Аңа нибары 36 яшь иде, — дигән җырчы.
Пандемия бшланганнан соң Татарстанда 1638 кеше үлгән, аларның бишесенең узган тәүлектә гомере өзелгән.