Галимнәр коронавирусның «омикрон»га караганда куркынычрак штаммы барлыкка килүе турында кисәтә

Профессор Марк Вулхаус «омикрон» да ковидның мутациясе тәмамланмаячак, дип саный.

Британия галимнәре коронавирусның «омикрон»га караганда куркынычрак төре барлыкка килүе турында кисәтте. Эдинбург университеты эпидемиологы, профессор Марк Вулхаус «омикрон» да ковидның мутациясе бетмәячәк, дип саный.

— Без вирусның генеалогик агачында яңа вариант каян барлыкка киләчәген белмибез, шунлыктан без аның ни дәрәҗәдә патоген булырга мөмкинлеген дә белә алмыйбыз, – дигән ул.

Шулай ук галимнәр вирусның авыррак варианттан күпкә йомшаграк вариантка кадәр үсәчәк дигән идея хаталы, дип ышандыра. Шунлыктан коронавирус буенча чикләүләрне кичектерергә иртәрәк дип саный галимнәр.


Галимнәр коронавирусның «омикрон»га караганда куркынычрак штаммы барлыкка килүе турында кисәтә” язмасына фикерләр

  1. Галимнэр узлэре ук мутировать итеп ята аны……чыгы- чыга дип кисэтми…..сами они играют нашеми судьбами….

Фикер өстәү