Россиядә ковид кичергәннән соң да үзен начар хис итүчеләрнең 80 проценты табибларга мөрәҗәгать итми. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең (ВЦИОМ) сораштыру нәтиҗәләре шундый.
Сораштыруда катнашучыларның 7 проценты, үзләрендә коронавирус билгеләре сизелсә дә, тестның чирне күрсәтмәгәнлеген әйткән. 13 проценты, чир билгеләре барлыкка килүгә карамастан, табибка күренмәгәнлеген белдергән. 52 проценты, COVID-19 мине урап узды, дип уйлавын әйткән.
Ковидтан соң үзләрен начар хис итүчеләр озак кына ис һәм тәмне сизмәүләрен (респондентларның 49 %ы), хәлсезлеккә (38%), бераз гына эшләп алганда да сулыш кысылу (29%), йокысызлык (19%), депрессия (17%), тынгысызлык (16%) һәм аллергиядән (7%) интегүләрен белдергән.
Сүз уңаеннан, Мәскәүнең 68нче сырхауханәсе баш табибы Наталья Кузенкова COVID-19 кичергәннән соң ничек тулысынча савыгырга мөмкин булуы турында сөйләгән. Ул атнасына биш тапкыр 20-30 минут дәвамында физик күнегүләр ясарга киңәш иткән.