Татар театрын японнар төзи: Камал театры бинасының үзенчәлекләре аны татар мәдәнияте үзәге итә алырмы?

Үткен, кискен, максатчан. Камал театрының яңа бинасы өчен җаваплы архитекторлар үз проектларын ясаганда татарларның нәкъ менә шушы сыйфатларыннан илһамланган. Һади Такташ һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары киселешендә салыначак бинаның үзенчәлекләре аны татар мәдәниятенең яңа үзәге итә алырмы?

Һәрхәлдә төп максатларның берсе шул иде. Шуны истә тотып, 2021 елның июлендә архитектура концепциясен эшләүгә ачык халыкара конкурс игълан ителде. Проект халыкара кызыксыну уятты дип әйтсәк дә хак булыр. Ник дигәндә, 537 гариза теркәлгән булган, алардан сигезе финалга чыккан. Ниһаять, сигез проект арасыннан җиңүчене сайлап алдылар.

Шунысын да искәртик, 16 февральдә финалга чыккан сигез катнашучының проектлары белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Жюри әгъзалары сүзләренә караганда, исемнәре бөтен дөньяга мәгълүм булган катнашучылар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңелләрдән булмаган. Сүз уңаеннан,  республика җитәкчесе белән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры әлеге бәйгене башлап җибәрүчеләр дә булып тора.

Җиңүченең исемен Казан мэры, конкурсның жюри рәисе Илсур Метшин игълан итте. «Фикер алышу иртәнге якта гына тәмамланды. Гаять катлаулы булса да, әлеге конкурс чын архитектура бәйрәменә әйләнде. Жюри әгъзалары бик озак уртак фикергә килә алмады, чөнки проектларның барысы да искиткеч иде. Нәтиҗәдә, финалга чыккан өч бюро арасыннан 0,7 балл өстенлек белән Япониянең «Kengo Kuma & Associate», Германиядән «Werner Sobek AG» компанияләре һәм Казаннан Герман Бакулинның шәхси остаханәсен берләштерүче Мәскәүнең «Wowhaus» бюросы җиңде», – диде ул.

Булачак бинаның проекты турында берничә сүз. Авторлар татар халкының үзенчәлекләрен бик яхшылап өйрәнүләрен искәртте. Бина очлы, уксыман катлы-катлы түбәсе белән аерылып торачак. Архитекторлар моны татарларда укның максатчанлык символы булуы белән аңлата. Шәһәр архитектурасында да мондый символ күп кулланыла икән. Моннан тыш, бина Камал театры янәшәсендәге Кабан күле өстен каплаган «бозлы чәчкә»ләрне хәтерләтәчәк. Татар орнаментларын куллану турында да онытмаганнар.

Ләкин жюри әгъзаларының кайберләре әлеге конкурста бөтенләй башка катнашучылар җиңәр дип уйлаган. Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова сүзләренчә, нәтиҗәдә гаделлекне саклап калу – иң дөрес карар. «Без «БЕСПОУК» консорциумы җиңәр дип уйладык. Ләкин тавышларны санаганнан соң, беренче урынга башка архитекторлар лаек дип табылды. Һәм бу дөрес тә. Без башкаларның да фикерен хөрмәт итәргә тиеш. Беләсезме, мин бүген Казан өчен горурланып утырам. Бу шәһәр дөнья күләмендә танылган архитектор арасыннан иң-иңнәрен сайлау бәхетенә ия булды», – диде Фишман-Бекмамбетова.

Әлеге конкурс безнең мәдәниятне, тарихны, традицияләрне популярлаштыручы мөһим бер вакыйга булып истә калачак. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова әнә шул фикердә. «Мондый киеренке вазгыятьтә дә шундый зур эш башкара алырбыз дип башыма да килмәгән иде. Без чыннан да киләчәк өчен әйтеп бетергесез зур мәдәни мирас калдырачакбыз», – диде ул.

Туй үпкәсез булмый. Камал театрының баш режиссеры үз чыгышын шул сүзләрдән башлады. «Мин дә башка проект җиңәр дип уйлаган идем, нәтиҗәләрне монда килгәч кенә белдем. Уникаль тәҗрибә булды бу. Урыны-урыны белән театраль тамашага охшаган иде. Оештыручыларның барысына да бу тарихи вакыйга өчен рәхмәт әйтәсем килә. Безне зур җаваплылык көтә. Төзедек тә бетте түгел, анда әле эшлисе дә булачак. Бина гына да түгел, без дә үзгәрербез кебек. Үзгәрербез, әмма татар театры әле озак яшәр», – диде ул матбугат очрашуында.

Лилия Гыймазова

Фото: kamalteatr.ru


Фикер өстәү