Тешне дөрес чистарту авыруларны киметүен ачыклаганнар

Соңгы 25 елда Көнбатышта тешкә бәйле чирләр 10 мәртәбә кимегән.

Белгечләр моның сәбәбен андагы табибларның халыкка тешләрне ничек дөрес чистартырга, сакларга өйрәтүләре белән аңлата. Тешләрне иртәнге якта 30–40 секунд, ә йокларга ятар алдыннан 3–4 минут дәвамында чистарткан кешеләрдә кариес башлану куркынычы – 30 процентка, ә пародонтоз чире 90 процентка кими, ди белгечләр.


Фикер өстәү