Кичә 19:30 сәгатьтә Татарстанның Кукмара районында «КАМАЗ» йөк машинасы пошины бәрдергән.
«Хезмәт даны» хәбәр итүенчә, Мамадыш – Кукмара трассасында хайван көтмәгәндә йөк машинасы алдында килеп чыккан, машина йөртүче туктарга өлгерми калган һәм пошины бәрдергән.
Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче үзен зыян күрмәсә дә, машинасына механик зыян килгән, ә менә поши үлгән
.