Татарстанның Чүпрәле районында кичә боз яуган. Районның кайбер авылларында яшәүчеләр әлеге күренешне фотога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырган, дип яза «Татар-информ».
Зур Чынлы авылында төшерелгән фотодан күренгәнчә, боз кырларны һәм түтәлләрне каплаган. Ләкин, җирле халык әйтүенчә, боз катламы бик тиз эрегән һәм күктә салават күпере чыккан.