Илгизәр Рәхимов: «Еланның көзен үзенең барлыгын сиздерми ятуы куркыныч»

Бакчага чыксам, аяк астымда елан ята. Аптырап киттем. Әле алар йокламыймени?

Гүзәл Шәрапова, Арча

Илгизәр Рәхимов, КФУ профессоры:

– Әлегә еланнар йокламый шул. Җәйге эсседәге кебек актив булмасалар да, алар кешегә зыян салырга сәләтле. Еланнар көннәр суытып җибәргәч, яфрак астында, агач черекләре эчендә яталар. Бакчага яшелчәгә дип чыккан кеше елан бардыр дип уйламый. Өстенә дә басалардыр. Елан җәй көне ысылдап тавыш бирсә, көзен үзенең барлыгын сиздерми ул. Шуңа күрә сак булырга кирәк. Ныклап суыткач кына еланнар качып бетәләр.

Чапмасаң чагалар. Еланнардан ничек котылырга?


Фикер өстәү