Гошер сәдакасын кемгә бирергә?

Быел уңыш күп булды. Гошер сәдакасыннан башкаларга өлеш чыгарасым килә. Аны кемнәргә бирергә икән?

Рәзинә, Казан

“Зәкят” фонды хезмәткәре Динар Зыятдинов:

– Гошер сәдакасы зәкәттән китә ул. Шуңа күрә үз балаң белән әти-әниеңнән башка калган кешеләргә гошер сәдакасын бирергә ярый. Үз туганнарың, дусларың арасында мохтаҗлар бар икән, аларны сөендерү дә зур савап булачак. Авыр хәлдә калган гаиләләрне сөендерергә теләүчеләр бар икән, безнең оешмага —  Казан шәһәре, Тукай урамы 89 йортка алып килә алалар.

Җәлил хәзрәт Шәвәлиев: «Гошер бирер мөмкинлегең була торып, аны бирмәү – гөнаһ»


Фикер өстәү