Хәзер республика территориясендә суык антициклон хөкем сөрә. Декабрь ае өчен аномаль салкын һава атна ахырында гына чигенә башлаячак.
Гидрометеүзәктән хәбәр ителгәнчә, хәзер тәүлеклек уртача температура нормадан 10-15 градуска түбәнрәк. Шулай ук атмосфера басымы да тиешледән югары: Казанда терекөмеш баганасының 780 миллиметрына кадәр.
Һава торышы җомга – 9 декабрьгә кадәр үзгәрми. Явым-төшем көтелми диярлек. Көндез -10…-15 градус суык. Төнлә температура -15…-20, урыны белән -20…-26 градуска кадәр төшәчәк. Җомга бераз җылыта -7…-12. Юлларда – бозлавык.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, шимбә – 10 декабрьдә һава торышы үзгәрә башлаячак. Төньяк-көнбатыштан циклон үтеп керү сәбәпле, кар көтелә. Көндез -4…-9, төнлә -7…-12 градус салкын.