Бер дә зарланмый, язмышына рәхмәт укый, туган һәр көнгә шөкер итеп яши ул. Ә гомер юлы җиңел булмаган. Сугыш ачысын да, ачлык-ялангачлыкны да кичерергә туры килә аңа.
– Безнең әнинең күргәннәрен китап итеп язарлык, – ди 75 яшьлек кызы. – Сугыш башланган чакта 15 яшьлек кыз була ул. Бер дә эштән куркып тормаган. Печәнен дә чапкан, кибән башларында да торган. Олы апалар да аңа курыкмыйча эш тапшырган. Бер көндә 1 гектар борчак чабып бетереп, күбәләп куйганы да була. Эшләгәндә әллә ничә тапкыр чалгыга да киселә. Тик иркәләнеп торыр чак түгел. Тиз генә кысып бәйли дә тагын эшкә керешә. Аякларында әле дә җөйләре бар аның. Яше зур булса да, хәтере яхшы. Сугыш вакытында авылга фашистлар килә дип, өч кешене амбар белән күпер сакларга куйганнар. Шулар арасында әни дә булган. Мылтык асып сакта торган.
Сәхия әби «Кызыл Флаг» колхозының алдынгы сыер савучысы да була. Гомере буе фермада эшли. Эшен бәялиләр, аның бик күп дәүләт бүләкләре бар. Әмма әбекәй арада иң кадерлесе дип «Фидакарь хезмәт өчен» медален атый.
– Әтиебез Әхмәтвәли дә әнинең тырышлыгына гашыйк булгандыр. Булдыра торган хатын кемгә дә кирәк. Икесе дә хезмәт белән сынала алар. Әти сугыш вакытында танк заводында эшли. Ике яшь йөрәк сугыштан соң гаилә кора. Башта Мәүлетҗан абыем, аннары мин туам. Кызганыч, абый исән түгел инде. Авыру аның гомерен 33 яшендә өзде. Бала хәсрәтен дә җиңә алды алар. Кайгыда да, шатлыкта да бергә булдылар. Ул чакларда мин дә яннарында түгел идем. Язмышым үзенчә хәл итте. Үзбәкстанга китеп, тормыш кордым, – ди Сания апа. – Әтиебез моннан 10 ел элек вафат булды. Ул үлгәннән соң кайтуларым ешайды инде. 6 балам, 15 ләп оныгым бар. Аларны да ташлап китеп булмый. Шулай ике арада йөреп үтә гомер. Әле ярый, күршеләрем бар. Әни телефонын алмаса, бөтен авылны аякка бастырам инде. Элек социаль хезмәткәре булганда рәхәт иде. Тик ул башка эшкә күчте. Әлегә әнигә күз-колак булыр кеше табып булмый. Үзе йөрсә дә, урамга чыгып егылып ятар, туңар дигән борчуым бар. Аннары кан басымы да күтәрелеп интектерә. Әле ярый, әни телефоннан сөйләшә белә. Табибларны да үзе чакыра.
Сәхия әбинең дә тавышын ишетә алдык. Шушы яшендә дә күңел көрлеген югалтмаган ул. Әле бернинди авыруларга да бирешергә исәбе юк.
– Ачлык вакытында яшәдек бит әле. Безне черек бәрәңге, кычыткан нык итте. Озак яшәүнең сере эштән курыкмауда дип саныйм. Хәзер бит кеше ялкауланды. Баралар да яталар. Хәрәкәт кирәк, – ди ул.
Хәрәкәт дигәннән, Сәхия әби язны көтә. Кояш җылырак карый башлауга, бакчасына эшкә чыкмакчы. Шунда эшләп, яшәр көч ала икән.
– Быел туган көнемә килүче дә булмас дигән идем. Район башлыгы яшь кеше бит, әбиләр янына килеп йөрмәс, дигән идем. Чәчәкләр тотып килеп керде. Каушап та киттем, күңелем дә тулды. Онытмагач, рәхәт инде ул. Элек эшләгәннәрем өчен рәхмәтен җиткерде. Әле менә исемемне Мамадыштагы Дан аллеясына язачакбыз, диде. Үзем киткәч тә, исемем калачак әле, – ди әбекәй.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез