Газетага язылу

Абруйлы җыен. Казанда TatOilExpo – 2023 халыкара күргәзмәсе уза

Казан кабат ил төбәкләре һәм чит ил вәкилләре өчен очрашу мәйданына әверелде. Республика башкаласында Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы һәм TatOilExpo – 2023 халыкара күргәзмәсе уза. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Ачылыш тантанасында Рәис быелгы форумның республикада нефть чыгара башлауның 80 еллыгына багышлануын әйтте.

– Инде 30 ел дәвамында Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итәр алдыннан безнең республика зур халыкара нефть һәм газ сәнәгате форумын үткәрү урынына әверелә, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстанда нефть һәм газ химиясе тармагына бәйле зур объектлар сафка баса һәм эшли, фәнни-техник үсеш өчен шартлар тудырыла, нәтиҗәле технологияләр эшләнә һәм кулланыла.

Быел форумда илнең 27 төбәгеннән һәм чит илләрдән 180нән артык компания катнаша. Рөстәм Миңнеханов шундый катлаулы вакытта Татарстанга килгән чит ил кунакларына рәхмәт белдерде.

– Үзара хезмәттәшлек һәм фикер алышулар дусларча элемтәләрне үстерүгә яңа этәргеч бирер дип ышанам, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, җыен мәйданы ике якка да файдалы хезмәттәшлекне дәвам иттерү, яңа эшлекле элемтәләр булдыру, дөнья икътисады кризисы нәтиҗәләрен юкка чыгаруда көчләрне берләштерү өчен нәтиҗәле корал булачак.

TatOilExpo – 2023 күргәзмәсендә Рәискә нефть һәм газ химиясе җиһазлары һәм технологияләре өлкәсендә яңалыкларны тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, ул Казан моторлар төзү берләшмәсендә җитештерелә торган продукция – газ-турбина двигательләре, газ суырту агрегатлары, газ-турбина энергетика җайланмалары белән танышты. «Химград» технополисы ирешкән икътисадый күрсәткечләр һәм алдагы эшләр турында сөйләде. Аерым алганда, Үзбәкстандагы проектларга зур өметләр баглыйлар.

Җыенның пленар утырышында Россия нефть һәм газ компанияләренең үсеш мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

– Татарстан нефть һәм газ химиясе форумы абруйлы халыкара чарага әверелде, – диде җыенда катнашучыларны видеоэлемтә аша сәламләгәндә Россия вице-премьеры Александр Новак. – Форум тармакның төп катнашучыларын берләштерә, фикер алышу, көн кадагындагы мәсьәләләргә җавап эзләү, шулай ук эшчәнлекне тагын да камилләштерү өчен үзенчәлекле мәйдан булып тора.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда сәнәгатьнең 62 проценты нефть һәм газ химиясе тармагына туры килә. Республика – сәнәгать җитештерүе өлкәсендә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе, диде ул.

– Без 80 елдан бирле нефть чыгарабыз. 3,5 миллион тонна «кара алтын»ны җир өстенә күтәрдек инде. Бу юнәлештә тагын 200–300 ел эшләү мөмкинлеге бар, – диде Рәис.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Татнефть» компаниясе чит ил компанияләре тәкъдимнәренә дә карамастан, үзебезнең ил җиһазлары ярдәмендә гаять ябышкак нефть чыгаруны җайга сала алды.

– Фән  ул – нигез. Аның ярдәмендә катализаторлар, авыр компонентлар кебек күпчелек катлаулы проблемаларны хәл итә алдык. Фәнгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк, – диде Рәис.

Аның фикеренчә, дәүләттән кызыксындыру чаралары да мөһим. Югыйсә бу өлкәдә кайбер аңлашылмаучанлыклар бар.

– Гаять ябышкак нефть турында сөйлибез икән, аны чыгару юллары төрле булуга да карамастан, салым бер үк дәрәҗәдә диярлек. Бу гаделме? – диде Рөстәм Миңнеханов.

Форум әнә шундый борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен кирәк тә инде. Җыен кысасында күпсанлы эшлекле очрашулар һәм сөйләшүләр, республика нефть химиясе продукциясен төзелеш тармагында, юл төзелешендә куллануны киңәйтү кебек темалар буенча түгәрәк өстәлләр уздыру да каралган. Ул иртәгәгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Рәисе форум кысасында Беларусь премьер-министры урынбасары Петр Пархомчик, Бәһрәйн Корольлегенең нефть һәм әйләнә-тирә мохит министры доктор Мөхәммәд бән Мөбарәк бән Даина, Анголаның Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Аугушту да Силва Кунья белән очрашты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре