Әдәбият дуслаштыра. Казанга төрле илләрдән әдәбиятчылар килде

Сигез ил әдәбиятчылары – Казанда. Бүген Татарстан башкаласында БРИКС илләренең «Яңа чынбарлыкта дөнья әдәбияты. Традицияләр, милли кыйммәтләр һәм мәдәниятләр диалогы» форумы башланды. Ул 13 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Әдәби форумда Кытай, Бразилия, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Үзбәкстан, Азәрбайҗан һәм Россиядән барлыгы 27 әдәбиятчы катнаша. Чараның пленар утырышында яңгыраган төп фикерләрне тәкъдим итәбез.

Яңача сөйләшү

Форумның әһәмияте турында Казан мэры Илсур Метшин сөйләде. Аның сүзләренчә, без – БРИКС илләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең яңа форматы барлыкка килүенең шаһитлары.

– Без тормыш һәм иҗат юллары Казанга бәйле булган Лев Толстой, Василий Аксенов, Максим Горький, Габдулла Тукай кебек шәхесләребез әйтеп калдырган васыятькә тугры булуыбызны күрсәтәбез. Алар сүзнең бәһасез көче ярдәмендә гуманлылык кыйммәтләренә дан җырлаган. Без бу байлыкны һичшиксез сакларга тиеш, – диде ул. Казанның Россия күләмендә иң күп укый торган төбәк булып танылуын да искә төшерергә онытмады. – Казан Россиянең китапханә башкаласы булып танылды, күптән түгел без «Россиянең әдәби флагманы» форумын уздырдык. Июньдә БРИКС+ илләренең шәһәр һәм муниципалитетлар ассоциациясе оештырылды. Хәзер без ассоциациянең китапханәсен туплыйбыз. БРИКС илләренең әдәби форумы да ел саен уза торган чарага әйләнеп, безнең халыкларга һәм илләргә тагын да якынаерга мөмкинлек бирер дигән өметтә калам.

Татарстан – әдәби традицияләргә бай төбәк. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова үз чыгышында узган ел Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасының 790 еллыгын билгеләп үтүебезне дә, 1803 елда беренче басма Коръәннең нәкъ менә Казанда басылуын да телгә алды.

– Безнең өчен сүз, сүз культурасы бик зур әһәмияткә ия. Мәдәни байлыгыбыз Җир шары үсешенең ресурсы – безнең моңа шигебез юк. Сүз яшәргә тиеш, – диде Әюпова. Ул да безнең иң укымышлы төбәк булуыбызны искәртте. – Китапханәләр үсешенә Татарстан, Россиядәге кебек игътибар, чын мәгънәсендә, бөтен дөнья өчен тиңдәшсез. Без хәтта кечкенә авылларда да модельле китапханәләр ачабыз. Хәзер инде алар социаль-мәдәни диалог оештырылган мәйданчыкларга әйләнде.

«Достоевский, Толстойларны яратмыйча мөмкинме?»

Кунакларга да сүз бирелде. Әйтик, Бразилиядән килгән шагыйрь һәм журналист Астьер Базилио да Сильва Лима фикеренчә, илләр арасында иң ныклы һәм тирән мөнәсәбәтләр мәдәният аша төзелә.

– Мәдәниятне сызып ташлап булмый. Менә моны яратудан тукта, дип, йөрәккә боерып булмый бит. Достоевский, Толстой кебек бөек рус әдипләрен яратмыйча мөмкинмени? – диде ул.

Без Европа, Америка әдәбиятын яхшы беләбез, ләкин шул ук Һиндстан, Кытай әдәбиятының бөек әсәрләре турында кайберләребезнең ишеткәне дә юк. Бу фикерне язучы һәм тарихчы Игорь Волгин әйтте. Аның сүзләренчә,  уздырылучы әлеге чара – башка якка да борылып карау өчен яхшы форсат.

– Бу илләрнең әдәбиятын белергә кирәк, чөнки әдәбият – милләтнең җаны. Бу җәһәттән БРИКС илләренең аралашуы мөһим, чөнки диалогсыз мәдәният көчсез була, – диде Волгин.

Һиндстанда – татар әдәбияты?

Әлеге форумның нәкъ менә Татарстан башкаласында узуын истә тотып, аның татар язучылары өчен нинди файдасы булыр икән, дигән уйлар килә. Бу сорауны без Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллага бирдек.

– Совет заманында «әдәбиятлар дуслыгы – халыклар дуслыгы» шигаре бик актуаль иде. Мин бүген дә бу шигарьнең хаклыгына ышанам. Әдәбиятлар, ягъни каләм әһелләре дус булса, бер-берсен тәрҗемә итсәләр, бу, әлбәттә, халыкларның үзара якынаюына бик ярдәм итәр иде. Татарстан Язучылар берлеге бу эш белән соңгы берничә елда бик актив шөгыльләнә. Бик күп форумнарда катнашабыз. Бүген монда БРИКС илләреннән язучылар килүе – безнең өчен сөенеч. Моңарчы безнең алар белән тыгыз аралашкан юк иде, – диде ул. – Алар белән безнең татар әдәбиятына да һәм, мин ышанам, аларның әдәбиятына да ниндидер бер уңай йогынты ясарга тиеш. Әйтик, без Һиндстан шагыйрьләренең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итәргә җыенабыз. Алар да, үз чиратында, безнең татар әдәбиятын тәрҗемә итәргә алынды. Бу инде –  беренче адымнар гына, әлбәттә. Безнең Иран белән дә шундый хезмәттәшлек булдырырга өметебез бар.

Әдәби БРИКС

Форумның йомгагы итеп әдәби БРИКС оешуны күрергә телиләр. Бу хакта пленар утырышның модераторы, әдәби тәнкыйтьче Ирина Барметова әйтте.

– Ничегрәк буласын форум кысасында сөйләшәчәкбез. Аннан соң форумда катнашучылар бу турыда үз илләрендә фикерләшәчәк. Ел ахырында, барлык фикерләрне туплап, яңадан бер очрашырбыз дип уйлыйм, – диде ул.

ВРЕЗКА:

Өч көн дәвам итәчәк форумда чит ил язучылары белән иҗади очрашулар да көтелә, моннан тыш, Татарстан Милли китапханәсендә БРИКС илләре әдәбиятчылары әзерләгән күргәзмә эшләячәк. Форум кысасында ел саен уздырыла торган «Аксенов-фест» әдәби-музыкаль фестивале чаралары да узачак.

Татар-информ / Салават Камалетдинов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре