• Фото: calend.ru

Акчалы бәби. Туып торсын балалар, ярдәм җаен табарлар!

Туып торсын балалар, ярдәм җаен табарлар! Җитәкчеләр, түрәләр соңгы елларда хатын-кызларны күбрәк бала алып кайтырга өнди, ярыша-ярыша яңа тәкъдимнәр ясыйлар. Чынга ашканнары да аз түгел. Ил күләмендә ярдәм итәләр, республика да гүзәл затларны буш итми. Инде хәзер бу эшкә районнар һәм хуҗалыклар кереште. «ВТ» хәбәрчесе алар белән элемтәгә кереп, балаларның акчасын санады, әти-әниләрнең мөнәсәбәтен белеште.

Миллион да булырга мөмкин

Кукмараның «Урал» колхозында бала алып кайткан гаиләләргә ярдәм күрсәтү яңалык түгел. Бу хакта алар үзләре дә горурланып сөйли, зур җыелышларда да үрнәк итеп телгә алалар. 2024 елда хуҗалык биш гаиләгә акча түләгән. «Урал» колхозына Олыяз, Казаклар, Балыклы, Каенсар авыллары, «Рассвет» хуҗалыгы керә. Бәбиле бүләкнең тәртибе мондый: сабыйның әтисе яки әнисе эшләсә, 100 мең сум түлиләр. Инде икесе дә колхоз эшендә булса, акча ике тапкыр арта һәм 200 мең сумга җитә. Күбрәк тапкан саен яхшырак. Һәр сабыйның акчасы 100 мең сумга артып бара. Әйтик, икесе дә колхозда эшләгән гаиләдә икенче сабыйга – 400, өченчесенә – 600, дүртенчесенә – 800, бишенчесенә 1 миллион сум түлиләр.

– Быел алтынчы баласын алып кайтачак ханым да бар. Документта алтынчы бала турында сүз юк. Тик без барыбер сөенәбез һәм һәркемнең күңелен күрергә тырышабыз. Ул ханымга бишенче балага бирелә торган ярдәмне тапшырачакбыз. Акчаны алыр өчен колхозда эшләү шарт. Әйтик, беренче һәм икенче балаларга дигән акчаны кимендә 5 ел эшләгән кешегә түлибез. Өченче һәм дүртенчеләрнең әти-әнисе 10 елдан артык эшләгән булырга тиеш. Моңа декрет яллары керми, – ди «Урал» колхозы җитәкчесе Газинур Хабибрахманов.
Шушы колхозда «КамАЗ» машинасы йөртүчесе Раил Камалиев һәр туган баласы өчен акчалата ярдәм алган. Камалиевларда өч егет үсеп килә.

– Авылны яратканга, шәһәргә китә алмадым. Монда да бер дигән итеп яшәп була. Бер дә шәһәрдән ким тормыйбыз. Хатыным китапханәдә эшли. Өч малай үстерәбез. Башка алып кайтмабыз, дип булмый, күз күрер. Нинди ярдәм бирсәләр дә, рәхәт инде ул. Акчаның беркайчан да артыгы булмый аның. Җитәкчеләргә рәхмәтлебез. Без үскәндә әниләргә мондый мөмкинлек булмаган, – ди ул. – Яшермим, ярдәмне күп күрдек. Колхоз безгә өй салып бирде. Наем буенча килешү төзедек. Йортның 80 процент бәясен – дәүләт, 20 процентын колхоз түләде. Биш ел эшләгәч, үз исемеңә яздырасың икән, йортның тулы бәясенең 10 процентын түләргә кирәк булачак. 10 елдан соң үзеңә рәсмиләштерсәң, бу сумма шактый кими. Акча түләгән өчен генә бала алып кайтмыйлар, әлбәттә. Иң мөһиме – торыр җирең булу. Балалар алып кайтырга яхшы шартлар да кирәк бит. Улларымның да үзебез кебек авылны яратуларын телим.

Күләме түгел, кирәге мөһим

Быелдан Мамадыш районында туган һәр балага 10 мең сумлык ярдәм бирә башлыйлар. Район башлыгы Вадим Никитин шундый тәкъдим ясаган, аның кул астындагылар каршы килмәгән. Әтиләре махсус хәрби операциядә булган сабыйлар өчен әлеге сумма бераз күбрәк – ул 20 мең сумны тәшкил итә.
Мамадыш башлыгының матбугат буенча ярдәмчесе Гөлназ Кадыйрова әйтүенчә, районда электән балаларга игътибар зур булган.

– Күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, авыр тормышта яшәүче, әтиләре СВОда катнашучы сабыйлар транспортта ташламалы йөрүдән тыш, күңел ачу һәм мәдәни чараларга бушлай керә ала. Шәһәрдәге шугалак, кинотеатрлар сабыйлар өчен бушлай эшли. Быел баласы дөньяга килгән 11 гаилә 10 ар мең сум акча алды. Барысы да диярлек күпбалалы гаиләләр, – диде ул.

Ярдәм алучылар арасында Мамадышта яшәүче Гөлнара Сәлахиева да бар.

– Ике улыбыз янына көттереп кенә кыз бала туды. Абыйларына мондый бәхет тимәгән иде. Акчаның артыгы юк аның. Бик сөенеп алдык. Иш янына куш бит ул. Дәүләт безнең кебек гаиләләр бала тапсын дип ни генә эшләми инде. Пособиеләр дә бирелә, инде менә районда тагын да игътибар артты, – ди Гөлнара. – Бала үстерү җиңел түгел. Акча күп кирәк. Әмма зур шәһәрләргә караганда районда мөмкинлекләр зуррак. Безнең балалар өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Алар бассейнга да, төрле түгәрәкләргә дә йөри. Киләчәктә тә районны яратырлар дип уйлыйм.

Башта – 10, аннан – 30 мең

Апас районында һәр туган сабыйга 10 мең сумны узган ел түли башлаганнар. Хәзер өченче һәм аннан соңгы сабыйларын алып кайткан әниләргә 30 мең сум акча түлиләр. Ни өчен беренче һәм икенче балага түгел? Сәбәбе гади: чөнки аларына ана капиталы бирелә.

Арчада йорт бирәләр

Арчада яңа туган балаларга акча биреп вакланып тормыйлар: алар йорт салалар. Районның «Курса» агрофирмасы җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов, авылда яшьләр калсын, балалар тусын өчен 20 елдан артык тырышабыз, ди.

– Яшьләр өчен йорт җиткерү дә җиңел түгел. Яшәр өчен уңайлы шартлар булса, бәбиен табалар инде аның. Җирлектә балалар саны аз түгел. 3 балалар бакчасы, мәктәбебез бар. Без әле дә искечә яшибез. Отчет-сайлау җыелышларында халыкка бәйрәм ясыйбыз. Казан җырчыларын чакырып концерт оештырдык, – ди ул. – Урта Курса авылында күп йорт салдык. «Яшь гаилә» программасы буенча да йортлар җиткерәбез. Дәүләт аның 70 процент бәясен, без 30 ын түлибез. Арендалы йортлар да күп төзелде. Аның 20 процентын без, калганын дәүләт күтәрә. Ул йортларга газ-суына кадәр кертелеп бирелә. Әгәр бездә эшләүчеләр 5 ел эчендә йортны үзенә рәсмиләштерәсе булса, аның бәясенең – 10 процентын, 10 елдан соң 1 процентын түләргә тиеш. Йортлар калкып чыкканга, анда утлар янганга да күңел сөенә. Авыл яши, димәк, әле өмет бар.
Өмет дигәннән, Рәүф Гыйлаҗетдиновның хатын-кызларга әйтер сүзе дә бар.
– Башта үзебез өчен яшибез, диләр дә, аннан вакыт узган була. Әйе, сабыйны үстереп, аякка бастырыр өчен акча күп кирәк. Без үскәндәге кебек, нәрсә бар, шуны киеп, булган ризыкка риза булучысы сирәк. Тәрбия дә башка иде бит, – ди ул.

Булыр...

Язма әзерләгәндә тагын берничә районга шалтыраттык. Кайберләренә безнең сорау хәтта сәер булып тоелса, икенчеләре күршеләреннән калышмаска җыенганнарын әйтте. Әйтик, Балтач районы хакимиятендәгеләр әлегә бу хакта кычкырып сөйләшми, әмма тиздән район халкына яңалык булачагын әйтә. Тел төпләрен дөрес аңласак, ел дәвамында дөньяга аваз салачак Балтач балалары «кесәдә» акча белән туачак. Зур суммалар турында сүз бармый, әмма шунысы да кешене туган ягына беркетеп куярга бер талпыныш булырга мөмкин. Тугач ук!

ФИКЕР
Рәмис Сафиуллов, Тәтеш районы башлыгы:
– Авылга кайтып эшләргә риза булган кеше булсамы? Яңа туган балага 10 мең сум түгел, 50 не бирер идек. Әгәр безгә кайталар икән, без йорт та салып бирергә риза. Әмма яшьләр Казанга китә. Баш табиб белән дә сөйләшәбез. Ни өчен районда яшәүче әниләрнең бәби тапмавын да ачыкларга тырышабыз. Сәламәтлекләрен кайгыртыгыз, дип тә торам. Төрле гаиләләр бар. Туган җирен яратып яшәүчеләр алар баласын да алып кайта. Әмма күпчелек ашыкмый. Һәр бала үз ризыгы белән туа, дисәләр дә, без дә кулдан килгәнне эшләргә риза.

Мөнәсәбәт
Татарстанда авыл җирендә яшәп, беренче баласын тапкан әниләргә бер тапкыр 50 мең сум акча бирелә. Өченче баласын алып кайтса, әлеге сумма икеләтә артып, 100 мең сумны тәшкил итә. Әмма шартлары бар: беренче баланы 25 яшькә кадәр, өченчесен 30 яшькә кадәр табарга кирәк. Шулай ук бу әнинең авылда теркәлгән булуы да шарт. Әлеге программа 2018 елдан бирле тормышка ашырыла. Узган ел бу акча 1,5 мең хатын-кызга түләнгән.

САН
Узган ел республикада 35 557 сабый дөньяга аваз салган. Әмма бу сан 2023 ел белән чагыштырганда 3,3 процентка кимрәк. Ә 2023 ел белән 2022 елны чагыштырсак, 2023 елда туган сабыйлар саны 0,4 процентка гына ким булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре