Аксубай районының Карасу авылында яшәүче Тәзкирә һәм Рамил Миназовлар терлекне күпләп асрый. Заманында ферма төзер өчен ярдәм алган булсалар, өч ел элек үзмәшгуль булып теркәлеп, гаилә янчыкларын тагын 200 мең сумга баетканнар.
– Без дәүләт эшендә эшләсәк тә, гомер буе терлек тоттык. Үзмәшгуль булып теркәлгәннән соң, 200 мең сум акчаның да файдасы булды. Ул акчага бозаулар алып, хуҗалыкны тагын да киңәйтеп җибәргән идек. Ун еллар тирәсе элек мини-ферма программасында катнашып, 250 мең сум биргәннәр иде. Хәзер инде аның күләме тагын да артты, дип беләбез. Ләкин ул вакытта 250 меңе дә безнең өчен зур ярдәм булды. Йортны да, сарайны да бер вакытта салып чыгарга туры килде бит, – ди Тәзкирә апа.
Гаилә башлыгы Рамил абый фикеренчә дә, авыл җирендә яшәүчеләргә ярдәм бар.
– Без аны республикадан да, районнан да сизеп торабыз. Эш башлаганда программаларда катнашып, акча алу мөмкинлеге дә булды. Ярдәмне күрә һәм шөкер итә белергә генә кирәк. Калганын инде үзең булдырып бетерәсең, алга таба да тырышасың, – ди ул.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, быел республикада шәхси хуҗалыкларга ярдәм күләмен 718 млн сумга кадәр арттырмакчы булалар. Узган ел ул 652 млн сум иде. Әлеге акчаны сыер һәм кәҗә асрауга, сыерларга мини-ферма төзүгә, 3 яшьтән зуррак булган бия асрау, сатыла торган токымлы терлек алу, кош-корт сатып алуга бирделәр. Ярдәмнең иң зур өлеше сыер асраучыларга эләкте. Узган ел бер сыерга 6,3 мең сум күләмендә субсидия бирелде. Шулай ук яшь тана алган өчен түләнә торган акча да артты. Сату өчен алган танага – 80 мең, токымлыларга 90 мең сум бирделәр. Биш сыердан күбрәк малы булган кешеләр мини-ферма төзер өчен – 500 мең, сигез баштан күбрәк сөтлебикәсе булганнар 1 млн сум ярдәмгә өмет итә алды. Әлеге ярдәм чаралары быел да шулай ук калачак.
– Быел федераль акчаны да алган фермерларга һәм кооперативларга дәүләт ярдәме алымнары үзгәрә, кайбер программалар бетә, шул ук вакытта яңа юнәлешләр барлыкка килә, – дип аңлаталар министрлыкта.
Шулай итеп, быелдан грантлар барлык фермерларга да эшчәнлеген бер елдан озаграк алып барган очракта гына бирелә. Ярдәм күләме 5–30 млн сумны тәшкил итә. Кемгә никадәр өлеш чыгуы фермерның проектны тормышка ашырганда тотылган үз чыгымнарына бәйле булачак. Әйтик, ул 10 процент үз акчасын кертә икән, грант күләме 5 млн сумны тәшкил итәчәк. 20 процент – 8 млн сум, 30 процент – 15 млн сум, 40 процент – 30 млн сумга кадәр. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләргә дә үз агробизнесын ачкан очракта 7 млн сум дәүләт ярдәме каралган.
Гомумән алганда, ун ел эчендә шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүгә Татарстан бюджетыннан 5 млрд сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Иң күп акча савым сыерлары асрауга (3 млрд сумнан артык) һәм сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә (700 млн сумнан артык) тотылган.
– Татарстанда республика бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ил күләмендә моңарчы күрелмәгән ярдәм күрсәтелә. 2024 елда ярдәмне 43,8 меңнән артык шәхси хуҗалык алды. Аларга 464 млн сум акча бүлеп бирелде, – диләр министрлыкта.
Быелдан шулай ук республика ярдәмнәрендә дә үзгәрешләр бар. Төп игътибар фермер һәм шәхси хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына биреләчәк. Әйтик, 2026 елдан кооперацияләрне үстерүгә 500 млн сум акча бүленәчәк. Шул исәптән 200 млн сум – үз эшчәнлекләрен дәвам иттергән кооперативларга бирелә торган республика ярдәме.
Моннан тыш, быел Татарстанда терлекләргә азык әзерләү үзәкләре төзелешенә дә зур игътибар биреләчәк. Хәзерге вакытта республиканың 24 районында 58 азык үзәге эшли, аларда 216 мең баш мөгезле эре терлеккә азык әзерлиләр. Хуҗалыклар өчен азык үзәкләренә җайланмалар алырга тотылган чыгымнарның яртысын һәм төзелеш-монтажлау эшләре өчен киткән акчаның 30 процентын каплау каралган.
Сан
Хәзерге вакытта Татарстанда 400 мең шәхси хуҗалык исәпләнә. 2024 елда алар 105,7 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерде. Бу гомуми күләмнең 30,2 процентын тәшкил итә. Аерым алганда, 521 мең тонна сөт (гомуми күләмнең 23 проценты), 112 мең тонна кош һәм олы мал ите (22 процент), 817 мең тонна бәрәңге (85 процент) һәм 189 мең тонна яшелчә (64 процент) җитештерелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез