Газетага язылу

Акылны югалтканда

Планетада Нетаньяху – Трамп башлап җибәргән конфликт нәтиҗәсендә барлыкка килгән турбулентлык дәвам итә һәм көчәя генә бара.

Ике фанатик (икенчесе үзен Гайсә тарафыннан сайланган дип ачыктан-ачык игълан итә) алдын-артын уйламыйча глобаль икътисадның зур түнтәрелешен этеп җибәрделәр. Германиядә мотор ягулыгы 3 евродан кыйммәтрәк, Кытай ягулык экспортын тыйды, Бангладешта ягулык норма белән генә бирелә, уку йортлары ябык, нефть базаларын хәрбиләр саклый, Шри-Ланкада шәхси автомобильләр бер атнага 15 литрдан артык бензин сала алмый, Филиппинда энергетика буенча илкүләм дәрәҗәдә гадәттән тыш хәл игълан ителде, Көньяк Корея ягулыкның түшәм бәясен куйды, Мисырда ягулык кына түгел, электр энергиясенә дә норма кертелде… Исемлекне дәвам итәргә була.

Трамп сишәмбе көнне Иранның нефть инфраструктурасын һәм электр станцияләрен утка тота башларга һәм фарсыларны таш гасырга кайтарырга вәгъдә итә. Тәһраннан аңа янаулар белән җавап бирәләр, Һүрмүз бугазы һәрвакыт Иран контролендә булачагын игълан итәләр, Вашингтон белән сөйләшүләрдән баш тарталар. Фарсы җитәкчелеге сугыш Америка һәм Израиль югалтуларны каплаган очракта туктатылачагын искәртергә онытмый. Төбәктәге Америка базалары һаман да ут эчендә, Израиль ракета яңгырларыннан интегә. Йәмән хөсиләре Бәб әл-Мәндәб бугазын ябу белән яный. Дөнья икътисадының бу мөһим артериясе дә ябылса, икътисад кризисы темплары кызуланачак.

Трамп даими рәвештә җиңү игълан итеп торса да, сугыш Америка файдасына бармый. Үткән атнада тагын АКШ хәрби очкычлары бәреп төшерелде. Пилотны коткарабыз дип, американнар тагын берничә очкыч һәм вертолетны югалтты.

Дөнья икътисадына салынган зыян ягулык бәясе белән генә чикләнми. Алюминийга бәя үсә, азык-төлек бәясе югарыга сикерә, гелий бәясе үсеп кенә калмый, ул – дефицитта. Кечкенә генә Катар гелийның дөньякүләм запасының өчтән беренә ия. Ракета һөҗүмнәре нәтиҗәсендә Катар экспорты 14 процентка кимеде. Диңгездә 200 криоцистерна сыек гелий бикләнеп ята. Аны 40 көннән артык саклап булмый. Гелийдан башка заман техникасы була алмый. Көньяк Кореяда ярымүткәргечләр җитештерү тукталу алдында. Ил дөньякүләм хәтер микросхемаларының илле процентын җитештерә иде. Алардан башка ясалма акыл була алмый. Ясалма акылның бик күп энергия сарыф итүен дә исәпкә алсак, бу тармакта хәл мөшкелләнә. Белгечләр Һүрмүз ясалма интеллект куыгын шартлатачак, кризиска күп калмады, дип белдерә. Ясалма акыл үсешенә соңгы вакытларда йөзләгән миллиард доллар акча тотылды, шул акча янып көлгә әйләнү алдында.

                         

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре