Газетага язылу

Фермерлар ягулык бәясеннән зарлана

Россиягә әлегә глобаль икътисад проблемалары түгел, Украина белән конфликт китереп чыгарган мәшәкатьләр зур зыян сала. Юк, сүз оборона чыгымнарының бюджетны авыр хәлгә куюы хакында бармый. Секвестр булган очракта да, хәрби чыгымнар киметелмәячәк. Илдә мотор ягулыгы җитешми. Бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр көннән-көн үсә.

Аларны читкә сату туктатылды. Киресенчә, Беларусьтан ягулык сатып алуны арттыру көн тәртибенә килеп басты. Автомобиль ягулыгы гына түгел, авиакеросин да үзебездән артмый башлады. Аны чит илләргә сатуны шулай ук ноябрьгә кадәр туктаттылар. Бездә язылмаган бер кагыйдә бар: проблема үзәккә үтәрлек масштабка җитмәсә, рәсми мәгълүмат кыры аны телгә алмый. Ягулык дефициты һәм аның бәясе мәсьәләсе көннән-көн үзәк матбугат битләренә менә һәм оптимистик рухта түгел.

 

Моңарчы тармак өчен җаваплы җитәкчеләр, мөшкел хәл юк, барысы да уңай хәл ителәчәк, дип вәгъдә бирәләр иде. Ул вәгъдә үтәлә дә иде. Бәяләр акрын гына үсә иде, билгеле. Әмма аларның инфляция темпларыннан узмавын кайгырталар иде. Вазгыять акрынлап контрольдән чыга. «Российская газета»: «Подорожание и локальные дефициты: Фермеры жалуются на проблемы с топливом в разгар посевной», – дигән баш астында язма бирде. Авылны чәчү өстендә ягулык белән тәэмин итү, аның бәясен субсидияләү моңарчы гел игътибар үзәгендә булды. Зарланырлык итмәделәр. Быел хәл мактанырлык түгел. Илнең төп рәсми газетасы моның өч сәбәбен күрсәтә: сезонлы ихтыяҗ арту, логистика чикләүләре, нефть эшкәртү заводларының куәтләре кимү. Өченчесе төп сәбәп икәнен аңлау кыен түгел. Украина дроннары актив һәм даими рәвештә илнең нефть эшкәртү заводларына һөҗүм ясап тора. Зур гына куәткә ия булган заводлар озак вакытка тукталып тора. Эшли башладым дигәндә генә һөҗүм кабатлана. Моңарчы вазгыятьтән экспортны тукататып чыгыла иде. Хәзер эчке куллануны да чикләргә туры килә.

«Российская газета» авыл хуҗалыгы өчен ягулык бәясе соңгы ике айда гына да якынча 35 процентка артуын яза. Дизель ягулыгын акчаң булса да, шунда ук табып та булмый икән.

Илдә битум дефициты да күзәтелә башлаган. Монысы юл төзелешенә мәшәкатьләр белән яный.

                                  

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре