Монда килүе юкка түгел. Ул үзе дә Казан танк училищесына документлар тапшырырга соңаргач, шул ук елны дусларына ияреп КХТИга укырга керә. Башкалардан аермалы буларак, имтиханнарга әзерләнеп тормый, бар белгәне җитеп тора.
– КХТИга укырга җиңел кердем. Монда хәрби кафедра булгач, укып чыгам дип уйладым. Ә аннары теләгемә ирешәм – хәрби булам. Соңрак моның дөрес түгеллеген аңладым. Бер ел укыгач, мин армиягә китәргә карар кылдым. Ә аннары кайтам да, офицер булам! Элек бит армиягә барып кайту шулкадәр зур дәрәҗә иде. Син хәрби киемнәрдән атлыйсың. Бөтен кеше борылып карый. Кызлар күз кыса, – дип искә ала Александр Лапин. – Армиядән соң мин Казан танк училищесына укырга кердем. Һәм гомеремне үзем теләгән юнәлешкә багышладым. Кешегә барыр юлын Ходай күрсәтә дип уйлыйм. Һәр кешегә туар алдыннан җирдә үтәр юлы билгеләнеп куела. Миңа Ватанны саклаучы, сугышчы булырга дип язылган булган.
Генерал-полковник студентларга үзенең хәрби юлы турында гына сөйләп калмады, махсус хәрби операциядә катнашып, Лисичанск шәһәрен һәм андагы торак пунктларын азат итүдә катнашучы солдатлар белән идарә иткәндәге алымнары белән дә уртаклашты. Андый очракта иң элек – кыю булырга, кинәт эшләргә һәм каршы якны алдарга кирәк, диде ул.
– Дөрес юнәлеш аркасында, без 65 мең кеше яшәгән шәһәргә һөҗүм итмичә генә, 14 көн эчендә аны азат итә алдык. Күп тә үтмәде, Татарстан төзүчеләре шәһәрне яңарта башлады, – ди Россия Герое. – Без – Ватанны саклаучылар. Хәрби юлны сайлаган кеше яхшы белә: син илең өчен үләргә мөмкинсең! Мин дә үлем белән еш очраштым. Әмма мине Ходай саклады. Димәк, әле башкарасы эшләрем бар.
Башкарасы эш дигәннән, Александр Лапин студентларга үзләренә һәрвакыт бер сорау бирергә кушты. Мин бу җиргә ни өчен килгән? Әнә шуңа төгәл җавап булганда гына, кеше яшәүнең кадерен белә, илен ярата.
– Курсантларга илдәге хәлләрне сөйлисем килде. Безнең киләчәк – яшьләр кулында. Аларның аңлап үсүен телим. Аларга карагач, Россия ныклы кулларда диясем килә. Әмма минем яшьләргә әйтер сүзем бар – без бик җиңел булмаган чорда яшибез. Глобаль үзгәрешләр вакыты. Иске дөнья җимерелә, яңасы әле төзелмәгән. Әмма без үзебезнең Ватаныбызның чәчәк атуын һәм атачагын аңларга тиеш, ди ул. – Без ни өчен көрәшергә икәнен беләбез. Кирәк икән ил өчен гомеребезне дә бирергә әзер. Россия – безнең өчен иң кадерде әйбер. Без тарихыбызны, җиребезне, күпмилләтле халкыбызны якларга, сакларга тиеш. Бу – һәр хәрбинең изге бурычы!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез