Газетага язылу

Әлфис Галиуллин: «Элекке җырларның җырларга да, уйнарга да көе бар»

Сәхнәдә гармунга кушылып халык җырларын башкаручы җырчылар сирәк инде хәзер. Шуңа күрә берәрсе гармунчы белән чыгып җырлый башласа, онытылып тыңлыйбыз. Ни дисәң дә, чын моң әнә шул гармун телләре белән бергә чыга.

Әлфис Галиуллин: «Элекке җырларның җырларга да, уйнарга да көе бар»
Фото: шәхси архивтан

Чистай егете, Татарстанның атказанган артисты Әлфис Галиуллин – күп кенә танылган җырчыларга уйнаган гармунчы. Алар арасында Хәмдүнә Тимергалиева, Флера Сөләйманова, Салават Фәтхетдинов та бар. Гармунчы булу авырмы? Җырчылар белән ничек уртак тел табалар?

– Әлфис, һәр җырчының үз холкы, үз таләбе бит инде ул. Барысына да ярарга, алар теләгәнчә уйнарга кирәк. Гармунчыга бик авырдыр ул. Уртак телне ничек табасың?

– Шулай, һәрберсенең үз холкы. Кемдер якынрак килеп тартып уйнаганны ярата. Кемдер ераграк торуны сорый. Төрле җырчылар белән эшләп, гармунчының тәҗрибәсе арта инде. Мин бит элекке җырларны уйнарга, аларны үзем дә җырларга яратам. Бәлки шуңадыр, Флера апа Сөләймановага бик яратып уйнадым. 3–4 тапкыр аның белән чыгыш ясарга туры килде. Хәмдүнә апа Тимергалиева, Фирзәр абый Мортазин кебек җырчыларыбыз белән дә чыгыш ясадым. Винера Әхәтовнага уйнау рәхәт. Ул – профессиональ җырчы, аның белән уртак тел табу да җиңел. «Миңа баян тавышы рәхәтлек бирә», – ди ул. Салават Зәкиевич белән эшләү башта авыррак булды. Әкренрәк уйнасаң: «Ишетелми, яхшылап уйнагыз», – дип ачуланырга да мөмкин. Илфат Шәехов, Альфред абый Якшембетов тәртибен аңлаттылар, өйрәттеләр. Аларга рәхмәт.

– Авыр булса да, Салават Зәкиевичка уйнау бәхете һәр гармунчыга да эләкми бит әле ул...

– Мәктәптә укыганда ук Салават Фәтхетдиновның 17 нче сезон дискын алып көнгә әллә ничә тапкыр тыңлый идем. Бөтен җырларын яттан өйрәнеп җырлый идем. Альфред абыйның уйнавын күреп: «Их, зур үскәч мин дә Салават абый янында шулай баянда уйнап торсам иде», – дип хыялландым. Ходайның амин дигән сәгатенә туры килгән, ахры. Шөкер, хыялларым тормышка ашты.

– Авыл балалары гадәттә гармунда уйнарга үзлегеннән өйрәнә. «Мунчага кереп өйрәндем», – диючеләр дә бар. Син ничек өйрәндең?

– Гармунга мәхәббәтне әтием уятты. Ул үзе дә гармунда уйный, җырлый. Миңа дүрт яшь вакытта ак телле гармун төймәләренә фломастер белән сызып, кая басып көй чыгарырга кирәклеген күрсәтте. Мин аны ул вакытта аңлап та бетермәгән инде, бик хәтерләмим дә. Ә менә беренче сыйныфта укыганда гармунда уйнап «Туган тел» җырын җырлаганым истә. Авылыбыз башлыгы миңа баян да бүләк иткән иде. Вакытында юл күрсәткән өчен әти-әниемә бүген дә рәхмәтлемен. Мин музыка мәктәбен дә ике ел эчендә тәмамладым бит. Авылда музыка мәктәбе юк. Ә Чистайга бездән 60 чакрым. Юллар да юк вакыт. Музыка мәктәбе җитәкчесе әтигә: «Үзләштерә алса, ике елда тәмамларга мөмкинлек бирәбез», – дигән. Шулай булды да. Атнага ике тапкыр әти мине машинага утыртып район үзәгенә алып китә иде. Бик җиңел булмады, әмма музыка мәктәбенә кергәндә баянда уйный белүем нык булышты.

– Әти-әниең белән якыннанрак таныштыр әле.

– Әтием – гади кеше, гомер буе механизатор булып эшләде. Безнең өйдә һәрвакыт техника бар иде. Күршеләргә кереп арба да, башкасын да сорап йөрмәдек. Мотоциклдан башлап печән чаба торган техникага кадәр әтинең үзенеке иде. Әнием укытучы, мине дә мәктәптә ул укытты. Алар икесе дә – бик сабыр, оялчан кешеләр. Быел әнигә 60 яшь тулды. Еллар узган саен мин бер нәрсәгә ныграк төшенәм: әти-әниебезне тулысынча аңлап бетермибез икән. Олыгайган саен күңелләре йомшара, синең телефоннан шалтыратып хәлләрен белешеп алуың да алар өчен зур бәхет икән.

– Ә үз балаларыңа вакытың каламы? Гаиләң турында да сөйлә әле...

– Хатыным белән ике кыз үстерәбез. Икесе дә сәләтле, җыр-моңга гашыйклар. Икебез дә иҗат кешеләре булгач, балалар да шундыйдыр инде. Аларга юнәлеш бирү вакыты безгә дә килеп җитте. Олы кызыбыз Айлин мәктәптә укый башлады. Соңгы араларда бик күп конкурсларда катнаша. «Сандугач – Соловей» бәйгесендә беренче урынга лаек булды. Габдулла Тукайга багышланган конкурста шигырь сөйләп икенче урын алды. «Мин дә бу кадәр күп чыгыш ясамыйм», – дип шаяртам. Балаларыбыз бездән яхшырак, акыллырак булсын иде, дип телим. Концертларда да катнашкач, мәдәният институтында да укыткач, гаиләмә вакыт бик аз кала, кызганыч. Әле аспирантурада да укып йөрим бит. Гаиләмә рәхмәт, аңлыйлар.

– Концертларда гармунчы буларак кына түгел, җырлаганыңны да ишеткән бар. Элекке җырларны бик моңлы башкарасың.

– Безнең өйдә һәрвакыт радио эшләп торды. Әни иртәдән кабызып куя, йокларга ятканчы сүндермибез. Шуңа күрә без бала чакта ишеткән татар халык җырлары, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев башкарган җырлар колакка кергән. Минем өчен ул вакыттагы җырлар иң матурлары. Аларның җырларга да, уйнарга да көе бар бит. Миңа аларны җырлау да җиңел, үземә килешеп тора кебек.

– Әлфис, синең белән аралашканда сөйләм телеңә игътибар итәм.

– Сәнгать кешесе булгач, профессиональ яктан син әдәби телдә сөйләшергә тиеш дип саныйм. Мишәр диалекты бар инде, ул кайвакыт чыгып китә. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, мин авылдан киттем һәм Әлмәттәге музыка көллиятенә укырга кердем. Шулай ук андагы Риза Фәхретдин исемендәге татар гимназиясендә дә белем алдым. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы бик таләпчән иде. Аттестат аласы бар. «Өчле»гә укыйсы килми. Ничек кенә авыр булса да, диалекттан котылырга туры килде. Хәзер мин укытучыма рәхмәтле. Ярый әле шул чагында үзләштергәнмен. Башта авылга кайткач, үзебезчә сөйләшә идем. Чөнки әти: «Монда үзебезчә сүләшәбез, давай», – ди иде. Инде өйләнгәч, балалар да тугач, әти-әни дә ияләште.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре