Алтмыш еллык ярату

«Мин сиңа өйләнәм!» Арча районының Яңа Иябаш авылында яшәүче Кларага 60 ел элек әнә шундый хат килеп төшә. Казахстаннан кунакка кайткан егет кызга бер күрүдә гашыйк була. Эшне озакка сузмый: башта хат яза, аннары кызны сорарга кайта һәм никах укытып, туй да ясыйлар. Бер мәртәбә күргән егеткә риза булып кияүгә чыккан Клара бу адымына бер дә үкенми. Алар гомер буе бер-берләрен аңлап, санлап, хөрмәт итеп һәм яратып яши.

Рәшит абыйга – 87 яшь. Әтнә районында туып үскән. Әтисен хәтерләми дә. Ул сугышта хәбәрсез югалган. Алар өч бала булалар. Энесе кечкенә вакытта салкын тиеп үлеп китә. Ания сеңлесе белән икәү үсәләр. Балачакларын сугыш урлый сабыйларның. Ни ашарларына, ни киярләренә булмый. Мәктәпкә иртәнге якта берсе, төштән соң икенчесе бара. 7 сыйныфны тәмамлауга, Рәшит эшкә урнаша. Ат белән җир сукалый башлый. 1957 елда егетне армиягә алалар. Инде туган якка кайтабыз дигәндә генә, егетләрнең үзләренә берни әйтмичә, Казахстанга алып китәләр. Менә шулай итеп, армиядән кайтырга җыенган егетләргә читтә җир эшкәртергә, ашлык үстерергә туры килә.

– Кларага 1965 елда өйләндем. Бер күрүдә яраттым мин аны. Кулдан ычкындырасым килмәде. Алып киттем дә, матур итеп яшәдек. Өч малай үстердек. Ике улым гаиләсе белән яши, кечесенең бер ел элек хатыны вафат булды. Хәзер ул безнең белән, – ди Рәшит абый.

Клара апа 83 кә җиткән. Төпченеп сорамасаң, әле үзенә бу яшьне биреп тә булмый.

– Әти сугышка киткәндә, әни карынында калган бала мин. Киткәндә, авыл советы сәркатибенә: «Кыз туса, Клара кушарсың», – дип әйтә. Мин аны бер дә күрми үстем инде. Әти дия алмадым, – дип искә ала Клара апа. – Әнием әтине бик яратып, көтеп яшәде. Бала вакытта моны аңлап та бетермисең икән. Безне янына утыртып, әтинең хатларын укыр иде. Шуларны истәлек итеп саклый алмадык. Әни гомер буе әтине кайтыр дип көтте.

Әтисез тормыш, ятимлек. Әниләре 4 баланы берүзе аякка бастыра. Клара 5 яшендә үк кул арасына керә башлый.

– Бала карый башладым. Ул чакта үзем дә бик кечкенә бит әле. Ничек ышанып тапшырганнардыр инде? Бала караган өчен бер телем ипи бирәләр иде. Ашарга да, кияргә дә юк вакытлар. Ничек инде безнең буынга ипи кадерле булмасын ди? Көнозын бишек селкетеп, бер телем ипи аша әле?! Мәктәптә укыганда, ике күлмәгем бар иде. Берсен – 4 нчегә, икенчесен 7 нчегә хәтле кидем, – дип искә ала Клара апа.

Рәшит абый аның бәхетенә насыйп яр була. Казахстанда бәхетле яңа тормыш башлана.

– Анда киткәч, башта балалар бакчасында эшләдем. Аннары пешекче булдым. Рәшит бик ипле кеше иде. Бер-беребезгә юл куя белдек, күп вакыт дәшми калыр идек. Әнә шул ярдәм итте. Ә хәзер инде тормыш бик кадерле. Үткәннәр дә онытылган төсле, бүгенгесе рәхәт, – ди Клара апа.

Сибагатуллиннар 1997 елда Яңа Иябаш авылына кайтып төпләнә. Матур итеп йорт җиткерәләр. Әле бүген дә тик утырмыйлар икән. Рәшит абый шушы яшендә машина йөртә. «Автобабай» бәйгесе җиңүчесе дә икән әле ул.

– Авылга кайтып урнашу да күңелгә тынычлык бирде. Балаларыбыз кайтып тора. Олы улым гаиләсе белән Германиядә яши, уртанчысы Казанда гомер итә. Күршеләребез әйбәт, – ди Клара апа.

Әйбәт дип мактаган күршеләре исә Рәшит абый һәм Клара апаның яхшылыклары турында еламыйча сөйли дә алмый. Үз әти-әнием кебек булдылар, ди ул.

– Балаларына гына түгел, безгә дә зур терәк алар. Без гел бергә булдык. Әти-әни җылысы биргәннәре өчен мин аларга рәхмәтлемен. Җылылары үз өйләренә генә түгел, безнекенә дә җитте. Балаларым да аларда үсте. Әле дә аларны чит күрми, әби-бабай дип кенә торалар, – ди Резедә Минҗина. – Тормышымның төрле чагы булды. Нинди генә авырлык килмәсен, алар ярдәм кулы сузды. Ир-ат эшләрен гел Рәшит абый эшләр иде. Шулкадәр рәхмәтлемен мин аларга. Әле менә 60 еллык туй көннәренә үзләрен  сөендерәсе килде. Алар өчен берни кызганыч түгел. Сөендереп кенә торасы килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре