– Алтынчы балабызны алып кайтканнан соң кинәт кенә телем көрмәкләнә башлады. Микроинсульт дип шикләндем. Хастаханәгә дә бардык. Тик табиблар анализларны күрсәтеп тә тормадылар, бар да яхшы дип кайтарып җибәрделәр, – дип искә ала Алсу. – Аннары башым авыртырга тотынды. Башыма су тулган кебек тоелды. Республика клиник хастаханәсенә чыгып чаптык. Ә анда КТ ясагач, башымда чынлап та су җыелганы ачыкланды. Тиз арада ясалган операция бераз авыртудан коткарды. Бераз гына соңарсам, үләсе булганмын. Табиблар башта шеш барлыгын да күрде. Ул чакта яман чир дип уйламадык.
Хәле җиңеләймәгәч, Алсуны кабат тикшерәләр. Бу юлы инде аңа баш мие лимфомасы диагнозы куела.
– Лимфома башта була да алмый икән. Табиблар «уникаль очрак» диюдән ерак китә алмадылар. Ике атна вакытың калган, без сине коткара алмыйбыз, диделәр. Ә яшисе килә! Ничек инде алты баламны калдырып үләргә миңа?! Ярдәм эзләп, Мәскәүгә чыгып киттек. Табиблар белән киңәшергә сеңлем Венера барды, – дип сөйли Алсу. – Ул чакта мин инвалид арбасына калган идем инде. Барып керсәк, без күренәсе профессор юк. Тиз генә булмаячак, диделәр. Кире кайтып киттек. Инде табиблар әйткән ике атнаның өч көне узып бара иде. Ә икенче көнне Мәскәүдән хәбәр килде: без эзләгән профессор кайткан, мине көтә икән! Тагын самолет белән очтык. Дәвалый башладылар. Химиянең иң көчлесен биш тапкыр бирделәр. Көненә 400 төймә дару эчә идем. Ничекләр чыдаганмындыр...
Дәвалану бушка китми – Алсу тернәкләнә башлый. Әзрәк хәл кергәч, аңа арка мие күзәнәген күчереп утырталар. Үзенекеләр ярап куя. Инде күзләре күрми башлаган, ятып кына торучы Алсу әкренләп аягына баса. Әмма сынау тагын көтә әле аны.
– Бар да артта калды дигәндә, башта пневмония килеп чыкты, ә аннары тагын баш авыртулары башланды. Тиз арада кабат МРТ уздым. Ә анда башымда тагын шеш барлыгы күренде. Янә дәвалану курсы уздым. Бу юлы да үземне дәвалаган Мәскәү табибына юл тоттым. Табибларга рәхмәт инде. Мине өч тапкыр үлемнән алып калдылар, – ди Алсу. – Диагноз куелганда 3 айлык булган кече улыма хәзер инде 4 яшь. Балаларыма сөенеп, алар хакына, дип яшим. Бу авыру белән очрашкач, Аллаһы Тәгаләгә бик якынайдым. Җаным-тәнем белән чиремә дәва сорадым. Ирем Владимир махсус хәрби операциядә катнашып кайтты. Ул анда вакытта да укымаган дога, теләмәгән теләк калмады. Шөкер, бөтенләйгә кайтты. Шуңа бик сөенәм. Хәзер инде күңелем тыныч. Яңадан яшәргә, дөньяны яратырга өйрәндем. Тормыш көчле итте. Әлегә чирне бөтенләй оныттым дип булмый, 3 ай саен МРТ узам, айга бер кан анализы тапшырам. Социаль челтәрләрдә минем хәлдә калганнар өчен киңәш төркеме оештырдым. Башкаларга терәк буласым килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез