Россиянең макроикътисадый анализ һәм кыска сроклы фаразлау үзәге (ЦМАКП) белгечләре автомобиль сәнәгате, ташкүмер чыгару тармакларыннан алып торак төзелеше һәм металлургиягә кадәр өлкәләр кризиста булуга карамастан, Россия икътисады 2025 елда түбән тәгәрәүдән котылырга мөмкин дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Икътисад түбәнәю ихтималлыгын алар гадәттән тыш кырыс акча сәясәтенә бәйли. Шуңа күрә якындагы утырышларда төп ставканың түбәнәюен көтәләр. Ставка югары калса, рецессия хәвефе артачак, диләр алар.
Төп ставканың югары торуы тагын бер кызык вазгыять тудыра: сум аномаль рәвештә ныгый. Импорт товарларга бәяләр төшми ләкин. Инфляция беркая да китмәде. Милли валютаның куәтләнүе товар экспортлаучыларның хәлен авырайта: табышлары кими. Бюджет өчен дә зыянлы: дефицитны үстерә. Россиянең резервлары арткан артуын, әмма бу саклауга акча куюга бәйле түгел. Резервларның байтак өлеше алтында, алтын бәясе соңгы вакытларда прогрессия тәртибендә үсә. Сары металл кыйммәтләнгәч, физик күләме артмаса да, акчалата күләм зурая.
Экспорт мөмкинлеген югалткан «Газпром» үткән елны зыянга эшләгән. Чиста югалтулар 1,076 триллион сумга җиткән. Компаниянең акцияләре 17 процентка очсызланган. Икътисадый кыенлыклар кичерүгә карамастан, «Газпром» хезмәткәрләренең хезмәт халары үсә икән. Петербургта айга 640 мең сум алалар, ил буенча уртача – 249 мең.
Икътисадый кыенлыклар тагын бер тармакны эзәрлекли. Ашлык экспорты кими. Февральдә бары тик 2,3 миллион тонна гына ашлык читкә озатылган. Бу үткән елгы белән чагыштырганда 240 процентка кимрәк. Россия ашлык союзы, трейдерлар соңгы айларда зыянга сата, дип чаң суга. Вазгыятьне сумның курсы күтәрелү катлауландыра. Чыгымнар арта, ә ашлык бәясе сумнарда кими. Эчке базардагы бәя дә түбән, чыгымарны капларлык түгел. Күпмедер экспорт табышы бар икән, аны хөкүмәт пошлиналар рәвешендә тартып ала. Бер атна элек бер тоннага пошлина 31 доллар булган, хәзер – 25 доллар. Ашлык базары да тарая. Бер ел элек 42 ил алган булса, быелның февралендә 18 ил белән генә сәүдә иткәннәр.
Доллар озакламый, трейдерларны шатландырып, 100 сумга кадәр үсәр, диләр белгечләр. Әлегә алтыга алып, бишкә сатарга туры килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез