Газетага язылу

Ансар хәзрәт Мифтахов: «Кәфенлек гомерне озынайта алмый»

Арбаны – кыштан, чананы – җәйдән, ә кәфенлекне бүгеннән әзерлә. Үлемне көн дә искә төшер. Ислам дине безгә әнә шундый бурычлар йөкли. Ә мәңгелек тормышка ничек әзерләнергә соң? Көн саен үлемне көтеп утырыргамы? Кәфенлек алып кую гына үлемне ерагайтырмы? Бу һәм башка сорауларга Казандагы «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтахов җавап бирде.

Ансар хәзрәт Мифтахов: «Кәфенлек гомерне озынайта алмый»

– Бездә шундыйрак гадәт: үлем турында күпләр пенсия яшенә җиткәндә уйлана башлый. Кемдер намазга баса, кемдер кулына Коръән ала. Ислам дине буенча үлемгә әзерләнү һәм аны көтү дөрес гамәлме?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдис-шәрифендә үлем турында болай дип әйтеп калдырган: «Үлемне искә төшерегез. Аны искә төшерү дөньяда булган ләззәтләрне, рәхәтләрне оныттыра». Менә күз алдына китерик: берәр кеше якты дөньядан бакыйлыкка күчсә, аның туганнары, якыннары бик каты хәсрәткә бата, кайгыра, дөньялык мәшәкатьләрен онытып, шушы мәрхүм турында кайгырта башлый. Алар, әлбәттә, үзләре дә шушы көнгә әзерләнә башлый, дога кыла, игелекле гамәлләр башкара. Болар – ниндидер бер кешенең үлемен күргәч кенә түгел, ә көн дә кылырга һәм башкарырга тиешле гамәлләр, чөнки без көн дә үлемгә әзер булырга тиеш. Без бу дөньяга кайчан килгәнебезне белмәгән сыман, бу дөньядан кайчан китәчәгебезне дә белмибез.

– Үлем хакында пәйгамбәребезнең (с.г.в.) тагын нинди хәдисләре бар?

– «Кыямәт көне кайчан була?» дип сорагач, пәйгамбәребез (с.г.в.) ике бармагын күрсәткән. Шул вакытта сәхәбәләр уйга батып: «Нәрсәне аңлата соң бу «ике»? Ике көнме, ике аймы, ике елмы?» – дигәннәр. «Ике бармагыгыз никадәр якын булса, Кыямәт көне дә сезгә шулкадәр якын. Һәр көннең дә Кыямәт көне булу ихтималы бар», – дип җавап кайтарган. Шуңа да без үлем турында картайгач кына түгел, ә һәрчак уйларга тиеш. Бүген бик күп яшьләр, балалар якты дөньядан китә, шуңа беркем дә, мин 60–65 яшькә кадәр яшәрмен дә аннары үлем турында уйлармын, дип әйтә алмый.

Үлемне көтү хакында бер тарих та бар. Сөләйман (г.с.) хайван, кошлар телен аңлый торган пәйгамбәр булган. Бервакыт аның янына хайваннар телен аңларга өйрәтүне үтенеп, бер кеше килгән һәм Сөләйман (г.с.) аңа бу мөмкинлекне биргән, ди. Шушы бәндә өенә кайтып, этенә ашарга сала. Шулчак әтәч тә йөгереп килеп, ризыкны ашый башлый. Карап торган хуҗа аларның ни турында сөйләшкәннәрен тыңлый һәм аңлый. «Әтәч, кит инде, мин ач калам. Мин бәйдә торам, хуҗа биргәнне генә ашый алам, син бит бәйдә түгел, нәрсә телисең – шуны ашыйсың», – ди эт. «Бер дә курыкма, иртәгә хуҗаның ишәге үләчәк. Аның итеннән сиңа да өлеш чыгар», – дип җавап бирә әтәч. Хуҗа бу сүзләрне ишеткәч, ишәген сатып җибәрә. Икенче көнне тагын шундый ук күренеш: «Алдадың син мине, әтәч. Мин бүген ач калдым», – ди эт. «Курыкма, иртәгә хуҗаның аты үләчәк, өлеш чыкмый калмас», – ди әтәч. Боларны ишеткән хуҗа атын да сатып җибәрә. Икенче көнне эт әтәчкә: «Икенче тапкыр алдадың инде. Мин ач калдым», – ди. «Моңайма, иртәгә хуҗа үзе үләчәк. Аның өчесе, җидесе, кырыгы булачак. Мәҗлесләреннән сиңа да өлеш чыгар», – ди. Шулчак хуҗа уйга кала. Үз үлеме турында хәбәрдар булса, кеше төшенкелеккә бирелә. Шуңа да без аңа әзер булырга тиеш.

– Күпләр үз үлемнәрен тизләтә яисә акрынайта торган ырымнарга ышаналар. Әйтик, кәфенлекне алдан әзерләү гомерне озынайта, диләр.

– Адәм баласы гомерне озынайта да, киметә дә алмый. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән гомернең ничә елга сузыласын берәү дә белми. Аллаһы Раббыбыз «Мөлек» сүрәсенең икенче аятендә болай дип белдерә: «Аллаһы кемнең игелек кылачагын сынап карар өчен үлемне, яшәеш тормышны бар итте. Аллаһы – һәр нәрсәдән өстен һәм ярлыкаучы». Аллаһы якыннарыбызны, дус-туганнарыбызны якты дөньядан алып, безне сыный. Без бу дөньяда имтихан һәм сынау тотабыз. Шуңа да Аллаһы тарафыннан бирелгән гомерне бар сынаулары белән кабул итеп, яхшы гамәлләр һәм игелекле эшләр белән үткәрергә тиешбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: «Дөньялыгыгызны мәңге яшәгән кебек, ахирәтегезне бүген үлгән сыман кайгыртыгыз», – дигән. Дөньялыкны кайгыртканда гаиләле дә булыгыз, тормышны да алып барыгыз, йорт та салыгыз, мал-мөлкәт тә җыегыз, хезмәт тә куегыз, ә намаз гыйбадәте кылганда, бүген якты дөньядан күчәм, дип кылыгыз. Мәрхүмнең җаны бакыйлыкка күчкәндә, Аллаһыдан яктылыктан күчү вакытын бераз кичектерүне үтенә. Ләкин ниндидер ырымнарга ышану гына безне бу дөньяда бер секунд артык та, бер секунд кимрәк тә тота алмас.

– Кеше үз үлемен алдан сизәргә, тоемларга мөмкинме?

– Бу дөньяда яшәгәндә адәм баласы үзенең якты дөньядан күчүен тоемларга сәләтле. Бу бөтен кешегә дә хас сыйфат түгел. Ләкин кайберәүләр төшендә ниндидер хәвеф күрергә, якын кешесен югалту турында тоемларга яисә үз үлемен сизәргә мөмкин. Мисалга, Госман бин Гаффан үлеме алдыннан төшендә пәйгамбәребезне (с.г.в.) күргән. Ул Госман бин Гаффанга: «Ифтарны бүген син минем белән кылырсың», – дигән хәбәр җиткергән. Иртән уянгач, Госман бин Гаффан бу турыда уйлана һәм, күп тә үтми, якты дөньядан китә. Адәм баласы үлемен тоемласа да, тоемламаса да, һәр көнне дә изге эшләр кылып, гомерен яхшылыклар эшләп үткәрергә тиеш.

Шәп әйткән

Зөфәр хәзрәт Тәхавиев, дини китаплар авторы, вәгазь остасы:

– Без бу дөньяга ашар, мактаныр, сәхнә йолдызы булыр өчен килмәдек. Аллаһы Тәгалә безне дә, җеннәрне дә гамәл-гыйбадәт кылсын өчен яралткан. Халыкта «үлде» дигән сүз бар. Кеше беркайчан да вафат булмый, аның җаны мәңгелек. Элек сәхәбәләр кәфенлекне баш астына куеп йоклый торган булганнар. Үлем хак, дөрес әйбер икәнен таныган алар. Коръәндә: «Бөтен җан иясе дә үлемнең ачысын татыр», – диелгән. Үләр һәм бетәр түгел, ә ачысын татыр. Ә хәзер баш астыбызда нәрсә? Күпләр акчасын матрас астында саклый. Байлыгын саклый, аңа тиярләр дип курка, ә диннән курыкмый. Хәзер баш астыбызда кәфенлек күрсәк, шунда ук егылып үләбез. Ә бит моннан куркырга кирәкми. Үлүдән түгел, җәһәннәмгә керүдән куркырга кирәк. Чирдән сакланабыз, дибез. Хак Тәгалә, чирдән үләсең, дип язган икән, нәрсә генә эшләсәң дә, шуннан үләчәксең. Берәү чир тимәсен дип, тәрәзә форточкасын ачып, шуннан гына сулап яткан. Нинди ахмаклык! Баскыч табып күккә менегез, диңгез төбенә төшегез, әмма үлемнән качып булмас. Без Аллаһы Тәгаләгә йөгерер урында, Ул язганнардан, Аннан качабыз.

Рәйдә ФӘЕЗОВА

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре