Рамазан аеның фазыйләтләре һәм ураза тоту әдәпләре хакында искә төшерү өчен, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтаховка мәрәҗәгать иттек.
– Халыкта «ураза тоту мәҗбүри, ә диндә мәҗбүриләү юк бит» дигән каршылыклы фикер яши...
– «Теләгән кеше Аллаһы Тәгаләгә ышансын, Коръән белән гамәл кылсын. Теләми икән, ышанмасын, җәһәннәмгә керсен», – дигән Аллаһы Тәгалә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә ислам динен берәүгә дә көчләп такмаган, чөнки динебездә мәҗбүрилек юк. Ә менә сөйләү бар. Теләге булган кеше вәгазь тыңлап, Коръән укып кына да диннең асылына төшенә һәм аны кабул итә. Кабул итә икән, димәк, ул – бәхетле. Ә кабул итмәүчеләр ярлыдан саналыр.
Аллаһка шөкер, рамазан аена ирешеп киләбез. Коръәндә Аллаһы Тәгалә безгә: «Йә, мөэминнәр! Сезгә кадәр яшәгән халыкларга ураза тоту тиешле ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз кылынды, бәлки (кушканын үтәп) Аллаһтан куркучылар булырсыз», – дигән. Бүген безгә тәкъвалык җитеп бетми. Әдәп-әхлак, сабырлык, рәхим-шәфкатьлелек тә бик кирәк. Аллаһы Тәгаләдән менә шул сыйфатларны сорау хәерле булыр. Тик без Аллаһыдан курыкмыйбыз. Халык акча янудан, эшсез калудан, коронавирустан – барысыннан курка, тик Аллаһыдан курыкмый. Изге рамазан ае – Коръән иңгән ай, шәфкатьлелек, сабырлык ае. Хайваннарга, күршеләргә, гаиләбезгә – һәркемгә карата шәфкатьле булырга тиешбез. Сүз, әдәпсезлек белән рәнҗетергә тиеш түгелбез. Ялган сүз сөйлисең икән, уразаң кабул булмый. Телеңне тыймыйсың икән, синең ашамый йөрүең бары тик ач торуга гына тиң булачак. Ә уразаның фазыйләте – эчтән сафлану, пакьләнү, акыл-фикерләрне чистарту да. Аллаһы Тәгалә кешеләргә ураза тотуны авырлык тудыру өчен йөкләмәде. Аллаһы Тәгалә – рәхимле һәм хикмәтле, шуңа күрә дә Ул ураза тотудан авыруларны һәм сәфәрдә булган кешеләрне азат итте.
– Элек уразаны көтеп ала торган булганнар.
– Сәхәбәләр уразаны көткәннәр, аңа ирешсәк иде, дип сораганнар. Ирешмәгәннәр бихисап. Шуңа күрә бу айны тиешенчә, адәм сыйфатында, чын мөселман булган хәлдә үткәрик. Сәхәбәләр бу изге ай җиткәч, шатлыктан елый торган булганнар. Хәзер: «Тагын җитте инде бу ураза», – диләр.
– Ураза тоту кемнәргә мәҗбүри һәм кемнәр моннан азат ителә?
– Әгәр кеше балигълык яшенә җиткән икән, ул ураза тотарга бурычлы. Кеше балигълык яшенә кайчан җитә соң? Җенси яктан өлгергәч. Бу – кызларның күреме башлануы, егетләрнең ир буларак җитлегүе. Уразада «эшлим», «вакытым юк» дигән сылтаулар юк. Әгәр син балигълык яшенә җиткәнсең икән, ураза тоту фарыз. Фарыз – теге яки бу гамәлне үтәмәсәң, гөнаһлы буласың дигән сүз. Без моннан сакланырга, бу гөнаһтан ераграк йөрергә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Уразаны кемгә тотмаска рөхсәт ителә? Кеше сәфәргә чыгып, 4–5 көн юлда булса, бу арада уразасын калдырырга рөхсәт ителә. Әмма тотсагыз, хәерлерәк».
– Бала көтүче яки бәби ашатучы әниләр уразадан азат ителәме?
– Бала тапкан яки аны ашатучы яшь әни баласына зыян килгән, сөте азайган очракта уразасын калдыра ала. Шулай ук йөкле әниләргә ураза тотмаска рөхсәт бар. Әмма бу ураза аның өстендә кала һәм ул баласын тапкач, аны күкрәктән аергач, шушы калган көннәрен дә тотарга тиеш. Әни кеше бер-бер артлы бала таба икән, аның өстендә уразалары җыела, ул чакта нишләргә соң, диләр. Ярты ел буе ураза тота алмый бит. Бу вакытта яшь әни бер көн тотмаган уразасы өчен фидия бирсә, ягъни бер мескенне ашатса да ярый.
– Сәхәр ашамыйча гына уразага керү дөресме? Кичтән ашап, ният кылып ятсаң, сәхәр вакытында уяну мәҗбүриме?
– Кайвакытта кеше бер тәлинкә аштан да туклана, кайбер вакытта ике-өч тәлинкә ашап та туймый. Бу нәрсә дигән сүз? Бәрәкәт. Сәхәрнең дә шундый бәрәкәте бар. Сәхәр вакытында торып, бер генә йотым су эчеп, ниятләп ятсагыз, бәрәкәте дә, савабы да күбрәк булыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сәхәр вакытында йоклап калмагыз», – дип кисәткән.
– Уразаны фәкать ябыгыр өчен тотучылар бар бит. Аларга ни диярсез?
– Ният мөһим. Әгәр уебызда фәкать ябыгу нияте икән, димәк, без ураза тотмыйбыз, ә ябыгабыз гына. Ураза – диннең мөһим өлеше. Уразада кеше ачның хәленә керә, күркәм сыйфатлар тәрбияли. Ураза ашаудан тыелу гына түгел. Бөтен тәнебез уразада булырга тиеш. Күз белән кирәкмәгәнгә карамаска, колак белән гайбәт тыңламаска, тел белән ялган сөйләмәскә, кул белән явызлык кылмаска, аяк белән хәрәм җиргә атламаска кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем дә кем ураза вакытында ялганны һәм аның белән гамәл кылуны калдырмаса, Аллаһка аның ашау-эчүдән тыелып торуы кирәк түгел», – дигән.
– Уразаның беренче өч көнен һәм соңгы өч көнен генә тотучылар да бар. Бу дөресме?
– Кеше, уразаның башында өч көн тотам, дип ниятли һәм шуны тота, чөнки ул шулай ниятләгән һәм әзерләнгән. Аллаһы Тәгалә аңа ярдәмен бирә. Уразаның иң авыр көннәре – беренче өч көне, чөнки Аллаһы Тәгалә безнең тәнебезне шулай итеп яраткан, шушы өч көндә организм ситуациягә өйрәнә. Кеше организмы шушы өч көндә көйләнә. Шуңа күрә, ниятләгәндә, уразаны тулаем тотам дип ниятләргә кирәк. Рамазанның беренче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт көннәре, икенче дистәсе – гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы ун көне – җәһәннәм утыннан котылу дәвере.
– Үзе ураза тотмаган хуҗабикәләр ифтар мәҗлесләре үткәрә. Аның савабы бармы?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем ураза тоткан кешене ашата, аңа нәкъ шундый савап була», – дигән. Без ифтарга 20 кеше чакырдык, аның 10 ы уразалы икән, шул 10 кеше өчен савабы булыр. Калганнары уразасыз булса да, безгә аларның рәхмәте язылыр.
– Ә уразасыз кешенең шундый мәҗлесләргә йөрүе гөнаһмы?
– Юк. Килсеннәр, дога кылсыннар. Чакырган җиргә сәбәпсез бармый калу да – гөнаһ. Бәлки бу мәҗлес ифтарда катнашкан уразасыз кешене ураза тотарга этәрер.
– Сирәк булса да, рамазан аенда туган көн кебек мәҗлесләрне билгеләп үтүчеләр бар. Уразалы кешегә мондый бәйрәмдә катнашырга ярыймы?
– Рамазан аенда никах-туй мәҗлесләре, туган көн, искә алу, бәби чәе кебек бәйрәмнәрне уздырырга ярый, тик ифтардан соң гына. Көндез кунак җыю дөрес гамәл булмас. Шул бәйрәмне уздыручыга гөнаһ язылыр, ә анда бармаган уразалы кешегә моның гөнаһы булмас.
Рамазан аена нәсыйхәтләр:
– яман гадәтләрне калдырыйк;
– тәравих намазларын калдырмыйк;
– туганнарның хәлен белик;
– үзебезне кулга алырга, сабырлыкка өйрәник;
– Коръәнне һәм аның тәфсирен өйрәнергә тырышыйк;
– рамазан аеның кадерен белик, изге гамәлләр кылырга ашыгыйк;
– әгәр әле намаз укымыйбыз икән, намазга басарга иң зур форсат бу – кулдан ычкындырмыйк;
– авыз ачар алдыннан догалар кабул була – истән чыгармыйк;
– әгәр әлегә намазны өйдә генә укыйбыз икән, мәчеттә җәмәгать белән укырга күнегик;
– рамазан аенда бер булса да, берничә кешене җыеп, ифтар мәҗлесе үткәрик, зур саваптан мәхрүм булмыйк!
ХӘДИС
Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: «Җәннәттә әр-Рәййан дигән бер ишек бар. Бу ишектән кыямәт көнендә бары тик ураза тотучылар гына керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмаячак. Кыямәт көнендә: «Ураза тотканнар кайда?» – дип сораячаклар. Ураза тоткан кешеләр торып, шул ишектән кереп китәчәкләр. Алар кереп беткәч, ишек ябылачак һәм моннан соң ул ишектән башка берәү дә керә алмаячак».
Рәйдә ФӘЕЗОВА
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез