Көнбатыш европалылар бүген Төркия белән мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирә, чөнки Кара диңгез буе державасы, бердән, НАТОда АКШтан кала икенче иң куәтле армия тота, икенчедән, хәрби технологияләр өлкәсендә кискен ыргылыш ясады. Европа державалары исә ачыктан-ачык зур сугышка әзерләнә, ләкин аларның мөмкинлекләре чикләнгән. Алар моңарчы АКШ коралына һәм шуның ярдәменә исәп тоталар иде. Трамп тәртәләрне алга-артка бора башлагач, Вашингтонга ышаныч калмады. Әнкара йөзендә Көнбатыш киләчәк сугышының флагманын күрә. Бәлки бу юлларны укучылар, моның безгә ни катнашы бар, дип уйлыйлардыр. Бу хәлләр турыдан-туры безнең мәнфәгатьләргә кагыла.
Бу урында бер нәрсәне искәртергә кирәк: Европа дәүләтләренең Төркия белән аркадашлыгы тарихи зарурлык сәбәпле генә. Әнкара бик күп еллар буе Евросоюзга кермәкче булып азапланды. Алмадылар, чөнки эчтән генә аны дошман күрәләр. Евросоюзга керү – төрекләр өчен базар ачылу дигән сүз, икенче сулыш ачылу дип әйтергә була. Бу соңгы визитында Мерц: «Мин Германиянең федераль хөкүмәте белән бергә Төркияне Евросоюзда күрергә телим», – дигән җылы сүзләр әйтте. Әмма уртак матбугат конференциясе вакытында ике лидер арасында җәнҗал чыкты. Мерц Газзәдә үтерелгән балалар канын ХАМАСка сөртергә тырышты. Шул урында Әрдоган чыгырыннан ычкынды да инде: Израиль алып барган вәхши сәясәтне Мерц борынына китереп төртте: «Сез моны Германиядә күрмисезмени? Сез моны күзәтеп бармыйсызмыни?» – дип кычкырды. Төрек лидеры тынычлана гына башлаган иде, журналистларның берсе Мерцка Израильне яклавының сәбәбе Германиянең нацист үткәне белән бәйле түгелме дигән сорау бирде: «Сез, дөрес булмаган якны яклавыгыз сәбәпле, үзегезне тарих тагын гаепләр дип уйламыйсызмы?» Канцлерның һәрвакыт Израильне яклаулары турында әйтүе Әрдоганны яңадан кабызып җибәрде.
Шушы урында безнең язмага Фәләстыйн мәсьәләсе килеп керми кала алмый. Мәсьәлә бит төрек–немец каршылыгында гына түгел, Газзә бүген кешелек намусына әверелде. Бөтен кешелек дөньясы күзе алдында максатчан рәвештә балаларны үтерү, корсаклы хатыннарны үтерү, миллионлаган кешене методик рәвештә ачлык белән газаплау сәяси карашы нинди генә булмасын, адәм баласының вөҗданы өчен чыдап булмаслык дәрәҗәгә җитте. Бөтен дөньяда шартлау дәрәҗәсенә җитеп кызган протест хәрәкәте – шуның нәтиҗәсе. Бу хәрәкәттә французлар, инглизләр, чехлар гына түгел, бик күп гыйбриләр дә актив катнаша. Узган атна башында Израильнең үзендә ортодоксаль яһүдләрнең массакүләм протесты күтәрелде. Алар Иерусалимда урамнарны тутырдылар, өй түбәләренә, агач башларына, ягулык салу станцияләре түбәләренә менделәр. Израиль полициясе, бу чараларда 300 мең кеше катнашты, дип бара, каршылык хәрәкәтенә чыккан яһүдләр миллион турында әйтәләр. Рәсми хакимиятләр һәрвакытта да санны киметә, гыйсъянчылар зуррак итеп күрсәтергә тырыша. Әмма бу очракта монысы артык мөһим түгел. Нибары 10 миллион кеше яшәгән ил өчен 300 мең дә бик зур сан. Мөһиме: ортодокслар күтәреп чыккан лозунглар. Плакатта ивритчә: «Гыйбри булып үлүең сиончы булып яшәвеңә караганда яхшырак», – дигән сүзләр язылган.
Фәләстыйнда нинди зур каршылыклар һәм фикер бәрелешләре төенләнгәнен аңлый башладыгызмы инде? Бу урында бер нәрсәне искәртик: сиончыларга бары тик ортодокс яһүдләр генә каршы, яһүдләрнең башка юнәлештәгеләре сиончылык доктринасын яклый гына түгел, аның төп идеологлары да булып тора. Ә ул доктрина нигезендә исә, Израиль бөтен дөньяга каршы сугыша башлагач, яһүдләрнең патшасы Мошиах чыга һәм гыйбриләр бөтен дөнья белән идарә итә башлыйлар, дигән саташу ята. Әле күптән түгел генә Нетаньяху ачыктан-ачык «Бөек Израиль» картасын күрсәтте, ул бөтен Якын Көнчыгышны иңләп ала. Трамп, Газзәдәге сугышны туктатканда, Израиль Премьерына нәрсә дип әйтте? «Ташла, син бөтен дөньяга каршы сугыша алмыйсың», – диде. Гыйбриләрнең Мошиахы христиан дине күзлегеннән караганда Антихрист ул, мөселманнар Дәҗҗәл дип йөртә. Ислам динендә Дәҗҗәл чыгуының бер билгесе – Тивериад күленең (Кинарет күле яисә Галилея диңгезе дип тә атала) кибүе. Израиль ресурслары соңгы бер-ике ай эчендә генә дә, Кинарет күле саега, дип шауладылар. Автор бу темага тирән керми, максаты башка чөнки.
Уч төбе кадәр генә Газзәгә яңадан әйләнеп кайтыйк. Бүген анда бөтендөнья шартлавына тиң вакыйгалар булып ята. Трамп басымы астында төзелгән килешүнең икенче этабына күчү вакыты якынлаша. ХАМАС гыйбри тотакларының мәетен тапшырып бетергәннән соң, төбәккә тынычлык тәэмин итә торган көчләр кертелергә тиеш. Ул көчләр составында төрек сугышчылары да булу күздә тотыла. Вашингтон төрек контингенты яклы, чөнки ул – нинди дә булса файда китерерлек бердәнбер көч, Израиль каршы. Тель-Авив, мөгаен, килешүнең икенче этабына күчмәскә тырышыр. Анда тотаклар тапшырылып бетерелү белән, ХАМАСка каршы сугышны дәвам итәргә дигән рәсми чакырулар яңгырый инде. Әмма вәхшәт яңадан башланса, Трамп абруена бик каты сугачак. Сиончылар аны аклый торган нинди дә булса сылтау табарга, провокация оештырырга тырышачаклар. Бу җиңел булмаячак, чөнки АКШның дәүләт департаменты ЦАХАЛның Газзәдәге җинаятьләре турында рәсми яшерен доклад әзерләде. Яшерен булса да, аның хакында Израильнең үз матбугаты ук яза.
Мерцның кемнәрне яклавы, Әрдоганның кемгә каршы булуы ачык күренә. Мәсьәләнең тагын бер нечкә ягы бар: немецлар – холокостны оештыручылар. Төрек дипломатларының исә гыйбриләргә Төркия паспорты биреп үзләренә китерүләре турында тарихи фактлар бар. Бервакыт хәтта гыйбриләр тутырылган вагонны немецлар үлем лагерена таба боргач, ике төрек дипломаты вагонга кереп утыра һәм алар белән китә. Берничә станциядән соң немецлар төшүне таләп иткәч тә төшмиләр. Дипломатик җәнҗал чыкмасын дип, фашистлар төрек паспорты алган гыйбриләрне азат итәргә мәҗбүр була. Мерц–Әрдоган җәнҗалы артында әнә нинди фактлар ята.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез