Газетага язылу

Артем Пискунов: «Миңа үз фикеремне җиткерерлек урын җитми»

Ул театр өчен туган. Сүзебез – Тинчурин театры артисты Артем Пискунов турында.

Артем Пискунов: «Миңа үз фикеремне җиткерерлек урын җитми»

Хәер, ул үзе бу турыда уйламый. Чүлдә сусаган юлчы йотлыгып-йотлыгып су эчкән кебек, үзенә бирелгән рольләргә башы белән кереп чума. Артистта энергия ташып тора, ролен сәхнәгә чыккан саен тулыландыра ала. Татарстанның атказанган артисты Артем Пискуновның дөньяга үз карашы, үз фәлсәфәсе бар. Аның белән иҗат турында гына түгел, тормышның үзе турында да сөйләшү кызык.

– Артем, театрга барсаң, премьераларда син, телевизорны ачсаң, андагы сериалда да син. Үтүкне кабызырга да куркам...

– Әгәр берни яшерми, ачыктан-ачык сөйләшсәк, мин балачактан ук игътибар үзәгендә булырга яратам. Хәзер инде масштаблар балачактагыдан зуррак һәм бу миңа ошый. Һәм алга таба тагын да зуррак үрләргә омтылырга була дип уйлыйм. Күптән түгел генә үзем язган шигырь белән «Гәүһәр» проектында катнаштым. Күп кешегә ошады. Шуннан уйлап куйдым: минем студент чакта язган шигырьләрем дә шактый, җырлар да язам. Әллә барысын бергә җыеп бастырып чыгарырга микән, дим. Юк инде, бөтен җиргә дә кысылып булмый. Иҗат кешесе иҗатта булырга, һәрвакыт нәрсәдер эшләргә тиеш. Театр – минем иң яраткан шөгылем. 18 нче сезонны эшлим. Ниндидер дәрәҗәгә дә ирештем. Бик күп рольләр уйналган. Инде 40 яшькә якынаям бит. Театрга яңа режиссер килде. Ул әле һаман яшьләр ролен бирә. Резедәгә дә әйтәм: «Бу – безгә бирелгән соңгы яшьләр роле булырга мөмкин. Кеше күңеленә кереп калырлык итеп, әйбәтләп уйныйк», – дим. Әллә шулай дип уйлаганга инде, соңгы рольләрне бигрәк яраталар. «Хыял артыннан»дагы Хәйдәрне дә, «Казан егетләре»ндәге Альфредны да. Театрда мин һәрвакыт беренче булырга тырыштым. Студентларыма да әйтәм: «Театрга килеп, ыштан туздырып йөрергә кирәкми». Син беренче булырга тырышырга тиешсең. Әлбәттә, кеше башына басып түгел, ә үзеңнең талантың, тырышлыгың белән.

Җырлыйсыңмы син, нәфис сүз остасымы – барысын да кулланырга кирәк. Театр бит ул – синтез. Булдыра алганлыгың белән син режиссерларга да ошыйсың. Күп уйнаган саен чарланасың. Мин шундый принцип белән яшәдем, хәзер дә яшим һәм яшәячәкмен дә. Хезмәттәшләрем: «Артемны икенче планга алсалар да, ул беренче планга чыга башлый», – диләр. Бәлки бу – минем чиремдер...

– Ә бу эгоизм түгелме икән?

– Мин бит кешегә беренче булырга комачауламыйм. Мин уйнамаган спектакльләр дә бар бит. Герой итеп куйганнар икән, көнләштерерлек итеп уйна. Алып бар, сөйрә спектакльне. Яхшырак уйнаган саен, син популяррак буласың. Татар телен, авторларны, театрны популярлаштырасың. Сине күреп, театрга яшьләр килә. Шулай итеп, үзеңә генә түгел, барысына да файда китерәсең.

Әлбәттә, артистта эгоизм булырга тиеш. Һәм ул сәнгатьне, театрны яратуда чагыла. Театрны үзеңдә яратмасаң, күпме генә алга омтылсаң да, барып чыкмаячак. Миңа: «Сәхнәдә эгоист булма инде», – диләр. Уйнагыз, мин бит комачауламыйм.

Комедиядә күп нәрсә минем шунда ук уйлап чыгарылган сүзләр була. Ул җиңел бирелми. Ләкин театр чикләреннән чыкмый гына шаяртам, авторлар да каршы килми. Халык кабул итә икән, режиссер да ризалаша. Моны бит бөтен кеше дә булдыра алмый. Бу сәләткә генә бәйле түгел, аның өчен күп укырга һәм тырышырга кирәк. Андый әйберләр йөз процент образда һәм сәхнәдә булганда гына, үзеңнең артист икәнеңне онытканда гына туа, текст турында уйласаң булмый. Син судагы балык кебек йөзәргә, тамашачыны, аның җанын тоярга тиеш. Формула буенча гына яшәү мөмкин түгел.

– Ләкин синең колач җәеп, алга баруың кемдәдер көнләшү тудырырга мөмкин. Син моны сизәсеңме?

– Сизәм, әлбәттә. Бар инде. Аларның каршысына басып: «Син күпме генә көнләшсәң дә, мин эшләүдән барыбер туктамыйм», – дип әйтә алам. Беренчедән, үземне гениаль, зур йолдыз дип санамыйм. Без провинциаль, милли театрда эшлибез. Үзебезнең Татарстаныбыз күләмендә генә иҗат итәбез. Бу бит – агачның бер яфрагы гына. Урамга чык, «Артем Пискунов кем?» – дип сора. Өч кеше белергә мөмкин. Яшьләр арасында 15 яшьлекләрнең күбесе татар телен белми һәм алар театрга йөрми дә. 20 проценты йөрсә йөридер. Безнең «поклонник»лар – 45 яшьтән өлкәнрәкләр инде ул. Ә йолдыз булырга теләгәннәр, Рүзил Миңнекәев кебекләр алга бара, Мәскәүгә китә. Ләкин бөтен кеше дә Мәскәүгә эләгә алмый.

– Үзеңнең артист булачагыңны кайчан аңладың?

– Мин үземнең кайда һәм нәрсә эшләячәгемне театр училищесына кергәч, беренче актерлык осталыгы дәресендә генә аңладым. Миңа ул чагында 13–14 яшь кенә, Казанны да беренче тапкыр гына күргән малай. Укырга кергәндә шигырь сөйлисең, җырлыйсың, биисең. Монда бит театр дигән әйбер юк. Әнием укытучы булгач, шигырь сөйли белә идем, бии дә алам. Мин шулай шигырь сөйләп, нәрсәдер эшләп йөрермен дип күзалладым. Ә менә актерлык осталыгы дәресенә килгәч, тормышымның театрга бәйле булачагын аңладым. Шундый гадәтем бар: тормыш нинди суга салса да, яисә юлга чыгарып ыргытса да, мин беркайчан да ул судан йөзеп, яки юлдан чыгып кача торган кеше түгел. Бик тиз җайлашам. Чөнки гаиләдә уртанчы бала идем. Алда апа, ике абый һәм миннән соң энекәш бар. Тормыш мине коллективка җайлашып, үземне күрсәтергә, кеше белән аралашырга өйрәтте. Бик күп нәрсәләрне истә калдырам, балачактан ук кызыксынучан идем. «Я познаю мир» дигән китапның бөтен томнарын да укып чыктым бугай. Тарихны да бик яратам. «Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», – диләр бит. Чыннан да шулай. Киләчәгең – үткәнеңдә. Белсәң, син ул тырмаларга басмыйсың. Тагын бер гадәтем: бар нәрсәгә өстән карыйм. Шул вакытта киләчәктә ни буласын, кешенең алга таба юлын күрәсең. Икенче көн турында түгел, киләсе ел турында яисә киләсе унъеллык турында сөйләшергә, чагыштырып яшәргә яратам. Чагыштырганда гына күренә, чагыштыру булганда гына нәрсәдер барлыкка килә.

Эшнең дә җентекләп эшләнә торганын түгел, ә балта белән, зурын эшләргә яратам. Артистлар арасында рольләрен бик тәфсилләп эшләүчеләр бар. Мин андый артистлардан көнләшәм, ничек шулай җентекләп эшли алалар?! Миңа шап-шоп булсын, ул образ зур булсын һәм күренеп торсын. Яратса, үлеп яратсын, ни өчен дип сорап тормасын. Сәхнәдә бары тик дөреслек белән генә алга барып була. Хисләрне битлек киеп уйнап булмый. Үз йөрәгеңне ачып, хисләрең белән бүлешкәндә генә тамашачы йөрәген яулау мөмкин. Кеше капка ярыгыннан чын булган әйберне карарга ярата.

– Син – бик тирәннән уйлый торган кеше. Андый кешегә үз парын табу да авыр. Аңа бит фикердәш кирәк. Сиңа да җиңел булмагандыр.

– Сез әле минем уйларымның биш процентын да ишетмәдегез. Татар теле язмышы турындагы уйларымны да... Балалар татар гимназиясендә укыса да, татарча сөйләшми, аларга кызык түгел. Менә проблема кайда! Алар русча укып та татарча сөйләшсәләр, менә бу киләчәк булыр иде. Резедә – бик реаль кеше. Ул мондый фикерләрне тыңламый. Гадәти тормышта, аның ямен табып, гаилә, андагы тәрбиянең нинди булырга тиешлеген уйлап яши торган кеше. Резедә янында аныңча яшәргә тырышам. Нәкъ менә шундый кешене эзләдем дә. Чөнки башка кеше белән гаилә корып яши дә алмас идем. Резедә мине җиргә төшереп: «Төш инде, хыялланып йөрмә, алай булмый ул, безнең белән бул», – дип, мине урыныма утырта.

– Артем, кино турында да сөйләшеп алыйк әле. «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын ТНВ каналында яратып карыйлар. Хәтта ирләр дә карый дип ишеттем. Бу синең кинода беренче шундый зур ролең. Кайберәүләр кинода театр артистларының уенын яратып бетерми. Син үзеңне ничегрәк хис иттең?

– Барлык әйбәт фильмнарда да театр артистлары уйный. Россия фильмнарында да. Элекке киноларда да шулай. Профессиональ фильмнарда театр артистлары уйнарга тиеш тә. Бары тик хисләрне генә бераз кысарга кирәк. Әйбәт кинорежиссер булса, актер бик җиңел үзгәрә, җайлаша. Ә менә киноактерга, киресенчә, театрда уйнау бик авыр. Сериалда төшү кыен булмады. Без Саша (Александр Далматов) белән бик тиз уртак тел табабыз. Илшат Рәхимбай белән дә шулай ук бик тиз бер-беребезне аңлый идек. Укытучым Рәшит Заһидуллинга рәхмәт. Ул төрле режиссерлар белән уртак тел таба белергә өйрәтте, аларга нәрсә кирәген дә, күп укырга кирәген дә төшендерде. Совет чоры, шулай ук чит ил киноларын карап үстем. Ул бик мөһим. Улым Әскәргә дә телефонда утырса: «Әйдә, улым, кино карыйбыз», – дим. Альтернатива булырга тиеш. Син аңа хәзер китап укыйк дисәң, ул аны укымаячак. Кызык кинолар, мультфильмнар карыйбыз. «Улым, әзрәк үскәч, китабын да укып чыгарсың, анысы тагын да кызыграк», – дим. Үземә дә образларны тудырырга, кинода да уйнарга әнә шул кызыксынучан булуым ярдәм итә. «Кеше китә, җыры кала» сериалында да төштем. Чагыштырып әйткәндә, татар кинематографиясе өчен режиссер Александр Далматов һәм аның командасы бик әйбәт фильмнар төшерә: кадрларны, урынын сайлау ягыннан да, текст белән эшләгәндә дә. Кайвакыт: «Артем, әйдә берәр нәрсә уйлап тап әле», – дип, Саша миңа да мөрәҗәгать итә. Минем өчен мизансцена уйлап табу авыр түгел. Үземә дә кызык. Ошаса, режиссер ул идеяне кабул итә. Кайвакыт театрда Айдар Тәлгатовичка да тәкъдим итәм. Ул: «Әйе, кызык, ләкин без моны эшли алмыйбыз», – дияргә мөмкин. Ә миңа артист буларак аны уйнап күрсәтү кызык бит. Комедия уйнаганда башка артистларга да үз тәкъдимнәремне әйтәм. Башта «ярар, өйрәтмә әле» дисәләр дә, тамашачы рәхәтләнеп көлгәч, «кызык бу, рәхмәт» диләр. Сез миңа эгоист булу турында сорау бирдегез. Мин бит үзем турында гына уйламыйм, башымдагы идеяләрне башкаларга да өләшәм. Бу хәзер аклану кебек була инде.

– Ә Мирзанур образын ничек кабул иттең?

– Бу – 5 сәгатьлек, 14 серияле сериал. Мондый форматта беренче тапкыр төшүем. Бик борчылдым. Шул ягы бар: герой сериал дәвамында үзгәрә. Яшь чагы, гашыйк вакыты, үзе дә мәхәббәт хисен таләп итә, ләкин аны алып бетерә алмый. Аны төрле яклап йолкыйлар. Гаилә коруы, хыянәт, эчкечегә әйләнүе. Ул юкка гына тискәре геройга әйләнми бит инде. Саша белән бу образны ничек эшләп бетерербез икән дип борчылдым. Мирзанурның менә шулай үзгәрүе бик кызык иде. Герой спектакльдә дә үзгәрергә тиеш. Ул башында да, ахырында да бертөрле була алмый.

– Сериалда яңгыраган җырлар да синеке бит әле.

– Саша белән съемкалардан кайтканда, җырлар язуымны әйткән идем. Тыңлап карарга теләде. Тыңлагач: «Әйдә, кулланабыз. Бу җырлар нәкъ менә кино өчен эшләнгән кебек, эстрада җыры түгел. Синең образга да туры килә», – диде. Мин бит аларны үзем өчен генә яздым. Бу урында тагын бер чагыштыру була инде. «Җырларыгызны тыңлыйбыз, бик матур», – дигән кешеләргә гаҗәпләнәм. Ул бит инде бик матур да түгел, 4–5 аккорд. Әлбәттә, алар – минем күңелемнән чыккан җырлар, акча эшләү өчен язылмады. Яратканнан, нәрсәгәдер битараф булмаганлыктан, кайсыдыр җирем авыртканлыктан язылган. Алар чын. Бәлки шуның белән алдыралардыр. Һәм фильмга да бик ятышлы булдылар.

 

– Синең башыңда тупланган мең дә бер уең арасында хыяллар бармы соң?

 

– Хыяллана беләм һәм буш хыял белән генә түгел, ә аны ничек тормышка ашырып була, дигән уй белән яшим. Миңа үз фикеремне җиткерерлек урын җитми. Шундый мөмкинлек булса, уйларымны ишеттерер, җиткерер идем. Аларның күбесе минеке түгел, әби-бабайдан, укыган кешеләрдән тыңлап, укып һәм чагыштырып әйтелгән фикерләр. Ә үземнекеләрне мин уйламыйча гына халыкка чыгарып салырга җүләр түгел. Аларны йөз тапкыр тикшерергә кирәк.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре