• Фото: "Татар-информ"

Артыгын ник алалар? Авыл халкыннан, пенсионерлардан көлү шикелле кабул итәбез без моны..

Артыгын ник алалар?

Без, авылда яшәүче пенсионерлар, торак-коммуналь хезмәтләр һәм газ өчен квитанцияләр буенча почтага барып түлибез. Бик уңайлы үзе. Тик шуңа күңелебез бик әрни: квитанциядә күрсәтелгән түләүләрдән тыш торак-коммуналь хезмәтләр өчен ай саен тагын 50 сум, газ өчен суммага карап (әмма 15 сумнан да ким түгел) акча тотып калалар. Менә бүген дә 129 сум артык акча түләп кайттым. «Ник шулай тотып каласыз?» – дип сорагач, шулай кушалар, дип кенә җавап бирәләр. Безгә акчаның һәр тиене кадерле бит. Табибларга күренә башласак та, такси ялларга туры килә. Әле анда да бер тапкыр гына барып, кабинетка керәм димә. Алдан язылып куеп булмый. Онлайн дигән әйберләрне куллана алмыйбыз. Телефоныбыз төймәле. Башкача барып түләргә банклар да юк. Ничектер, авыл халкыннан, пенсионерлардан көлү шикелле кабул итәбез без бу хәлне.

Фәйрүзә Билалова.

Яшел Үзән районы

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе:

– «Почта элемтәсе турында»гы 176 нчы Федераль закон буенча почта хезмәтләре күрсәтү (шул исәптән бу исемлеккә акча переводлары җибәрү дә керә) килешү нигезендә операторлар тарафыннан башкарыла. Анда каралганча, кулланучы үзенә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләргә тиеш. Шуңа күрә бу акчаны тотып калган өчен «Россия почтасы»на бернинди дәгъва да белдереп булмый.

Процентларны түләмәс өчен, физик затлар башка ысулларны сайлый ала.

Редакциядән. Аңлашыла инде, җавап бик коры һәм ул сорау бирүчене берничек тә канәгатьләндерә алмый. «Башка юлларны сайлый ала» дигәндә, түбәндәгеләрне әйтә алабыз. Сорашып белүебезчә, авылларда яши торган күп кеше квитанцияләр буенча түләү өчен туганнарына, балаларына, оныкларына мөрәҗәгать итә икән. Бер дә булмаса, заманча телефон алып, онлайн эшләргә өйрәнергә дә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

акча деньги

Көн хәбәре