Газетага язылу

Ашамасаң... төшкә керә. Ит хаклары ни сәбәпле арта?

Ашасаң – тешкә, ашамасаң төшкә керә, ди. Тешкә генә кереп калмыйча, ит бәясе кесәгә дә шактый суга. Бар нәрсәгә бәя күтәрелгәндә, күпме көч куеп үстерелгән мал ите генә читтә калмас анысы. Шулай да соңгы ярты елда бәяләрнең кискен артуы нәрсәгә бәйле? Шуны белештек.

Ашамасаң... төшкә керә. Ит хаклары ни сәбәпле арта?
Фото: Татар-информ

Бәя куркытамы?

Казанда яшәүче алып баручы Зәмирә Рәҗәпова гаиләсе ишле, итле ризыкларны да күп ашыйлар.

– Безнең гаиләдә өч ир-егет. Итсез торганыбыз юк, шөкер, балалар да итле ризыкларны яратып ашый. Алар үскән саен күбрәк тә кирәк әле, – ди ул. – Элек ботлап ала торган идек, хәзер беткәннән беткәнгә генә алып торабыз. Алай яхшырак шикелле. Итне инде ун еллап гел бер урыннан, бер кешедән генә алабыз. Тәмле дә, сыйфатлы да. Шуңа күрә бәяләренә игътибар да иткәнем юк. Күпме әйтсәләр, шуның кадәр түлим, сатулашканым юк.

Росстат мәгълүматлары буенча, Татарстанда июньдә сыер итенең (сөяксез иттән тыш) килосы уртача 712,7 сум торган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда ул 17,72 процентка арткан. «Бу – республикадагы итнең төп төрләре арасында иң нык сизелерлек үсеш», – ди Росстат белгечләре. Ел башыннан сарык ите – 10,62, ә тавыкныкы 5,91 процентка күтәрелгән.

Илназ Габидуллин озак еллар Казанның Агросәнәгать паркында ит сата. Бәяләрне дә, халыкның кәефен дә бик яхшы сизә.

– Бүген без итне хуҗалыклардан 600 дән алабыз да уртача алганда 750–780 сумнан сатабыз. Сөяксез ит – 1200, ашка дигәне – 680–700 сум. Мин бу урында сигез ел сатам. Эшли башлаган елларда ит бәясе елына 10–20 сумга артып килде. Ә коронавирустан соң бәяләр бөтенләй «бәйдән ычкынды». Соңгы вакытларда исә кинәт арту ел башында булды, чөнки ул чагында төбәкләрдә йогышлы мал авырулары таралды, чикләр ябылды. Күршеләр арасында бары тик Татарстан гына имин төбәк булып саналды. Болар барысы да бәя күтәрелүгә сәбәпче булды, – ди ул.

Ләкин хакы артты дип, халык ит ашамыйча тормый, ди Илназ.

– Бер атнага өч бозау сатабыз. 5 ел элек алты бозау сата торган идек. Коронавирустан соң сатып алулар бермә-бер кимеде. Хәзер ит сата торган кибетләр күп. Элек кеше ботлап ала иде дә, суыткычын тутырып куя иде. Хәзер беткәннән беткәнгә генә алалар. 3–5 кило алып, ашап бетерә дә, яңа эшкәртелгән мал ите артыннан килә, – ди ул.

Бәяләр артуын Биектау районының Мүлмә авылында яшәүче Ләйсән Фәйзиева да бик яхшы сизгән. Алар итне күпләп алып, ярымфабрикатлар эшләп сата.

– Без итне күпләп – малны тулаем алабыз, шуңа күрә арзанрак: килосы 570 сумнан чыга. Ботлап алганда, 650–700 сумнан саталар. Шунысына игътибар итәбез: Арча, Биектау фермерлары итне кыйбатрак бәядән сата. Балтач, Кукмара яклары – арзанрак. Бу якларда мал саны да күбрәк. Бәядә аерма – 100 сум тирәсе. Ә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында хак тагын да түбәнрәк йөри, диләр. Ит бәяләре арткач, без дә ярымфабрикатларның хакларын бераз күтәрдек. Ә итне 700 сумнан сатып алучыларныкы шактыйга өскә сикерде, – ди Ләйсән.

Аның сүзләренчә, бәяләрдәге үзгәрешне ул язга чыккач тойган.

– Язга чыккач, ит кимеп китә, чөнки халык малларын кышын эшкәртеп бетерә. Мин үзем шуннан күрәм. Икенчедән, ягулык бәяләре арткач, мал тотучылар итнең хакын махсус арттырды, – ди ул.

Тураган белә

Мал тотучылар үзләре нәрсә ди соң? Кайбыч районының Чүти авылында яшәүче Гайнуллиннар гаиләсе күпләп мал асрый. Терлекләрнең күп өлешен Казандагы язгы һәм көзге ярминкәләрдә саталар. Җәен дә сатып алучылары өзелми.

– Авылда ит ашыйлар, җәен дә сорап торалар. Ә бәяләр чыннан да аз-азлап артып бара. Әйтик, берничә ай элек 580–600 сум булса, хәзер уртача 700 сумнан бара. Моны без Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ярминкәләр өчен тәкъдим иткән бәяләреннән дә чамалыйбыз. Бар нәрсәгә бәя артканда, ит кенә читтә калмас инде. Ә бәяләр бөтен нәрсәгә арта – терлек азыгыннан һәм ветеринария хезмәтләреннән башлап, логистика һәм электр энергиясенә кадәр. Соңгы вакытта хаклар күтәрелүгә бигрәк тә ягулык бәяләре өскә сикерү зур йогынты ясады, дип уйлыйбыз, – ди Гөлчәчәк Гайнуллина.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, барлык төр хуҗалыкларда сугым өчен «тере авырлык»та 518,9 мең тонна мал һәм кош ите җитештерелгән. 140,9 мең долларлык ит продукциясе чит илгә чыгарылган.

 

Кайвакыт кешеләрдән: «Шәһәр халкы ит ашамый», – дигән фикер ишетергә туры килә. Гөлчәчәк ханым моның белән килешмәвен әйтте.

– Тавык ите һәм балык ашап кына торып булмыйдыр ул. Әйе, җәй көне ит ашау бераз кими төшә. Ә авылда, киресенчә, җәен дә ит сораучылар арта. Чөнки халык үзләренекен кышын чалып бетерә. Шәһәрдән кайтучыларга да ит күп кирәк, – ди ул.

Ә менә Кукмара фермеры бәяләрне әллә ни артты, дип санамавын әйтте.

– Хакларны 700 сумнан да киметмибез, дип үзара сөйләшкән идек. Тик әлегә бездән элеккеге бәядән – 580 сумнан алып китәләр, – ди Кукмара районы фермеры Илдус (исеме үзгәртелде). – Малларны бетерәләр бит, безнең районда гына да әллә ни кадәрле фермер эшен туктатты. Сөт бәясе юк, ягулык кыйммәт, эшне алып барып булмый, диләр. Эре хуҗалыкларда эшләүчеләр дә хезмәт хаклары төшүдән зарлана. Андыйлар шәһәргә китеп урнашу ягын карый башлады. Яшәргә кирәк бит. Кемнеңдер ипотекасы, кемнеңдер машина кредиты бар.

Сәбәпләре

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аңлатуларынча, ит продукциясенә бәя артуның берничә сәбәбе бар. Беренче чиратта, ихтыяҗ һәм тәкъдим, сезонга бәйле сикерешләр, шулай ук ит җитештерү өчен мал азыгы, энергия, ягулык һәм хезмәт хаклары йогынты ясый. Болардан тыш, ахыргы ризык бәясе формалашуда ягулыкка бәя күтәрелүгә бәйле транспорт чыгымнарының артуы, логистика хезмәтләре дә мөһим роль уйный.

Фото: Татар-информ

– Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бәяләрне даими күзәтеп тора. Кемдер ялган юл белән бәяне ясалма рәвештә күтәрсә, тиешле оешмаларга хәбәр ителә. Халыкка арзанрак бәягә азык-төлек алу өчен һәр елны яз һәм көз айларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Бу көздән алар үз эшләрен 12 сентябрьдә яңадан башлаячак, – ди министрлык.

 Икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов фикеренчә, бар нәрсәгә бәя күтәрелгәндә, ит кенә читтә кала алмый.

– Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек, шул исәптән сыерлар саны кими. Беренче сәбәбе шул. Эре оешмалар исә ризык хакларын чыгымнары арту сәбәпле күтәрә. Ит җитештерүнең үзкыйммәтендә терлек азыгына киткән чыгымнар 60 процентны алып тора. Димәк, терлек азыгы бәясе күтәрелә икән, әзер продукциянең да хакы югары үрмәләячәк дигән сүз. Әлеге вакытта сөт бәяләре төшү дәвам итә, ә мал тотуның үзкыйммәте арта. Моннан тыш, эре хуҗалыкларга күп төрле субсидияләр бетерелде. Мал язмышын хәл итүдә анысының да йогынтысы булуы мөмкин. Эре сәүдә нокталарының исә – үз максаты. Алар бәяне 40–50 процентка кадәр күтәрә ала. Бәя күтәрелү шушы факторларга бәйле, – ди белгеч.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре