Ат өстендә: Зирекледә халыкны ял иттерү чарасын тапканнар

Атландым атның биленә... Яңа Чишмә районының Зирекле авылында урманга әнә шулай баралар хәзер. Сәяхәткә республика халкы гына түгел, чит төбәкләрдән дә киләләр. Атлы сәфәр кемнәргә кызык?

Илгиз Кыямов – шушы авыл егете. Хәзерге вакытта гаиләсе белән Чаллыда яши. Әмма җәйне ел саен туган авылында үткәрергә тырыша. Монда атлар утарын булдырган ул. Әлегә 20 ләп аты бар. Дүрт ел элек урманга атлы сәяхәт оештыра башлаган. Беренче кунаклар – Түбән Кама егетләре. Бүген инде «чыбыксыз телефон» аша әллә кемнәр эзләп таба икән үзен.

– Ат асрау – балачак хыялым. 2018 елда дүрт ат сатып алдым. Башта үзем атланып йөрдем. Аннан яшьләр, дуслар килә башлады. Кавказ якларына еш барам. Анда ат походлары оештырырга яраталар. Миндә дә халыкны шулай ял иттерү теләге туды. Безнең якларда ат походлары оештыруларын ишеткәнем юк. Ә бит сәяхәткә чыгарга урманнар да җитәрлек. Шулай булгач, нигә тәвәккәлләмәскә? – ди Илгиз. – Элек бабайлар атка атланып йөргән. Татарның канында һаман да бар ул. Кеше хәзер кафе-рестораннарга йөреп туйды. Ниндидер яңа төрле ял көтә. Урманга сәяхәт белән бигрәк тә Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт егетләре кызыксына. Удмуртия, Башкортстан, Самарадан кадәр килүчеләр дә бар. Авылдашлар да битараф түгел. Елга бер тапкыр авыл абзыйларын җыям. Гаиләләре белән киләләр. Балаларны 12 яшьтән генә атка утыртабыз.

Илгизнең атлар ярдәмендә Зиреклесен дә танытасы килә. Килгән кунакларны авыл тормышы белән таныштырырга да вакыт таба ул. Намаз укырга 100 еллык тарихи мәчеткә алып бара. Анда – үзе бер дөнья. Авылның музее да бар. Киләчәктә әле мәдәнияте белән дә кызыксындырмакчы. Кыскасы, авыл туризмын үстерергә исәбе.

– Бездә 200 чамасы йорт бар. Авылыбыз нык әле, – ди егет. – Тамырларны онытырга ярамый. Ни генә дисәң дә, бар нәрсә авылга барып тоташа. Итен, сөтен, каймагын да тәмлене ашыйсы килә. Авыл үзенә бер көч бирә.

Халыкка өч төрле программа әзерләгән. Бер һәм ике көнлек сәяхәт. Бер генә сәгатькә дә чыгарга мөмкин. Кышкы походлар – бер генә көнлек. Ике көнлек ялда исә урманда төн куналар. Кунакларны тәмле ризыклар белән көтеп торалар. Йорты, мунчасы һәм күле бар. Урманда телефон тотмый. Дөнья мәшәкатен күпмедер вакытка булса да онытып торасың. Бәясе – 1 мең сумнан алып 8 мең сумга кадәр. Ашау, яшәү шартлары да каралган. Атта бер сәгать йөргән өчен 1 мең сум түлисе.

– Атларыбыз тыныч холыклы. Бер мәртәбә атланып карамаган кеше дә йөри ала. Кемдер курку хисен җиңәр өчен махсус килә. Атны һәр кешегә туры китереп сайлыйбыз. Башта походка килүченең әзерлеген карыйбыз. Инструкторлар, тәртибен аңлатып, ризалыгын ала. Бу эштә энекәш белән улым булыша. Шуннан соң сәяхәткә чыгып китәбез. Төркемдә 6–7 кеше була. Шуннан арттырмыйбыз. Ни өчен дигәндә, чыгымнары да бар, – ди ялны оештыручы.

– Көн буе урманда йөрү туйдырмыймы? – дип кызыксынабыз.

– Атта барганда бер-беребез белән аралашабыз, – ди Илгиз. – Ир канаты ат була. Мондый сәяхәт ныклыкны да сыный. Әйтик, су аша чыгасы, тауга менәсе... Учагын да ягабыз. Ике көнлек сәяхәттә бер якка 25 чакрым ара үтәргә кирәк. Бу 3 сәгать вакытны ала. Ялыбыз сизелми дә үтә.

Авыл малайларының да күзләре яна башлаган. Алар атларны ашатышырга килә. Бахбайлар печән генә түгел, алма, кишер, шикәр дә ярата. «Хәзер авыл баласын да эшкә өйрәтергә кирәк. Без үзебез эзләп таба идек. Атлар балаларны тәрбияләргә булыша. Аның шундый файдалы ягы да бар», – ди Илгиз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре