Исемлеккә үзебезнең «ТНВ» каналында бара торган «Манзара», «Таяну ноктасы», «Кәмит Җәвит», «Сөйләшергә вакыт», «Башваткыч» һ.б. тапшыруларны керттек. Сораштырулардан күренгәнчә, барысын да карыйлар. Ә иң популяры «Кәмит Җәвит» булып чыкты. Бу хәбәрне тапшыруның алып баручысы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Җәвит Шакировка да җиткердек, әңгәмә корып алдык.
– Сез алып барган «Кәмит Җәвит» «ТНВ» каналында иң күп карала торган тапшыру булып чыкты. Күңелгә рәхәт бит инде...
– Мондый хәбәрне ишетү бик рәхәт. Гастрольләрдә күп йөрибез, популяр булуын шул вакытта да тоябыз. Шимбә көнне безнең концерт булса, тамашачылар: «Шимбәгә концерт куймагыз әле, бу көнне без сезнең тапшыруны карыйбыз бит», – диләр. Яратып, кат-кат караганнарын да әйтәләр.
– Ничек уйлыйсыз, бу тапшыруны ни өчен яраталар?
– Гадилеген яраталардыр. Капка төбе – барыбызның да, бигрәк тә авыл баласының яраткан урыны. Яңалыклар, очрашулар, шаярулар, гайбәте дә бар шунда. Яшь чакта кичке уеннар да капка төбендә уза иде. Халык бу тапшыруны шуңа күрә үз итә. Аннары артистлар да бик теләп катнаша. Шаярып, көлдереп мин аларны тапшыруга алып кереп китәм. Кайберләре гомер буе ачылмаган серләрен дә чишеп ташлый. Беренче мәхәббәтләре дә искә төшә.
– Тапшыруның популяр булуында, яшерен-батырын түгел, сезнең өлеш тә зур. Аны яздырып бетергәнче җиде кат тир чыккан чаклар да буладыр.
– Тапшыруны үзем дә бик яратам, тирләп-пешеп эшлим. Бөтен чыгарылышлары да алтын була алмый инде, көмешләре дә, бакырлары да бардыр. Ләкин мин чын күңелдән, бирелеп эшлим. Чөнки бу хезмәт шуны таләп итә. Команда да көчле. Анда эшләүче кызлар, режиссер, оператор егетләрнең барысына да зур рәхмәт. Аның популярлыгы – бердәм булып эшләү нәтиҗәсе дә.

– Җәвит өчен тапшыру яздырганда иң уңайсыз, ә бәлки иң рәхәт урыны нинди? Тапшыруда алып баручының үзенә аеруча ошый торган өлеше була бит ул.
– Миңа иң авыры – бер кызып киткәндә, ниндидер сәбәп килеп чыгып, режиссерның туктатуы. Шунда кәеф кырыла инде. Хәзер заманча технологияләр бик көчле бит. Соңгы тапшыруларның берсен төшергәндә шундый хәл булды. Матур гына, кызып китеп яздырабыз. Ярты сәгатьләп эшләгән идек инде. Һәм шунда режиссер туктата. Нәрсә булды, дим. Тапшыруны яздыру өчен бер төймәгә басмаганнар һәм ул язылмаган. Ул бит яңадан яздыра башлагач, барыбер беренче варианты була алмый. Кайвакыт тапшыруга үзешчәннәр килгәндә, бераз уңайсызлыклар килеп чыга. Алар үзләренчә әзерләнеп килә, ләкин каршыда 6–7 камера эшли башлагач, куркып калып, бер сүз дә эндәшмичә утыручылары була. Сөйләргә дип әзерләп килгәнне дә сөйләмичә кайтып китәләр. Аларны җайлап, мин эзгә салырга тырышам, тирләп-пешәм, ләкин бу сизелә. Тапшыруда үземә иң ошый торган өлеше – «серле сандык», такмаклар.
– Башка мәзәк килмәгәндә, я онытылып китсә, мондый хәлдән ничек чыгасыз?
– Мәзәк онытылып киткән чаклар кунакларда да, миндә дә була. Мин бер мәзәкне сөйләгәндә, башымда икенче мәзәк әзерләнеп торырга тиеш. Ул вакытта баш кайный. Тапшыруда барысы да сценарий белән бармый, ул бит күбрәк импровизациягә корылган. Шуңа күрә барысын да бер-берсенә бәйләп, матур итеп ахырга кадәр алып чыгарга, югалып калмаска кирәк. Монда тәҗрибәсез булмый инде.

– Бу араларда зур югалту кичергән көннәрегез. Сезгә сабырлык телибез. Әниегез «Кәмит Җәвит»не карый идеме?
– Октябрь аенда әнинең 90 яшьлеген уздырырбыз дип, зур планнар белән яши идек. Үзенең дә кәефе бик әйбәт иде әле. 3 гыйнвардан соң шикәре күтәрелеп китеп, шушы хәлләр килеп чыкты. Тапшыруны әни дә, авылда бөтен кеше дә карый иде. Әнигә күршеләр дә шалтыратып исенә төшергәләделәр. Ул көне буе ТНВ каналын карап утырды. Гел күңелдә. Гастрольләргә киткәндә дә шалтыратып: «Әнкәй, догаларыңны укып тор», – дип әйтә идем. «И, балам, сезне дога-теләкләремнән калдырганым юк инде», – дип әйтер иде.
– Искәндәр улыгыз үзен төрлечә сынап карады да барыбер иҗатка кайтты. Сезнең кебек юмор хисе дә көчле. Артист «боткасы»н күп ашаган тәҗрибәле әти улына нинди киңәшләр бирә?
– Әйе, Искәндәр үзен төрле өлкәдә сынап карады. Иҗади гаиләдә үскәнгәме, барыбер кире кайтты. Безнең янда бераз тыелып та торадыр. Дуслары юмор хисе бик көчле булуын әйтә, сүзгә кесәгә керми торган егетләрнең берсе. Булдыра ала икән, үзен сынап карасын, аңа сүз әйткән кеше юк. Үзе шигырьләр яза, көйләрен дә үзе чыгара. Вакытын бушка уздырмый. Моңа сөенәбез генә. Без гастрольләрдә чакта бөтен эшне эшләп куя, өйдә тәртипне саклый. Балаларыбыз икесе дә Аллаһка шөкер. Илһам улым да тәртипле, өч бала әтисе. Бар эшебезне эшләп торалар, карны да килеп көрәп киттеләр.

– Узган ел ахырында тамашачыга бик матур концертларыгызны тәкъдим иттегез. Быелга нинди иҗади планнар?
– Узган ел безнең өчен уңышлы ел булды. Зөлфиянең юбилеен үткәрдек. Рөстәм Миңнеханов аны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләде. Бик матур концерт программасы эшләдек. Быел да шул яңа программабыз белән Россия буйлап гастрольләрдә йөрибез. Планнарыбыз күп, исән-сау булып йөрергә язсын.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез