Авылдан сыйлы сәлам: язгы ярминкәләргә нәтиҗә

Республиканың зур шәһәрләрендә уза торган ярминкәләр тәмам. Инде нәтиҗәләр ясар чак җитте. Биш ярминкә көнендә 14 млн сумлык азык-төлек сатылган. Шул исәптән 25,3 тонна бәрәңге һәм яшелчә, 6,5 тонна ит, 1 тонна кош ите,  9,3 тонна сөт, 1,1 тонна сыр, 1,2 тонна атланмай, 60 тонна шикәр, 8 тонна он, 4 тонна ярма һәм 72,4 мең данә йомырка җибәрелгән. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, быел халык аеруча шикәр, он һәм яшелчәләрне күпләп алган. Соңгы атналарда бәрәңге сатып алучылар да арткан. Шуңа күрә әлеге товарлар башка елларга караганда күбрәк китерелгән.

«Ярминкәләрнең социаль әһәмияте зур. Халык сыйфатлы ризыкларны кибет бәясеннән арзанракка сатып ала ала. Быелгы ярминкәләрне дә кертеп, барлыгы 1 млрд сумнан артык продукция сатылды», – ди министр.

Узган атнада «Казан» агросәнәгать паркында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды. Әлеге көнне биредә үз продукциясен Саба, Нурлат һәм Балтач районы җитештерүчеләре тәкъдим иткән иде. Президент ярминкә мәйданнарын, агросәнәгать паркы павильоннарын карап чыкты, сатуга куелган продукция һәм бәяләре белән танышты, шулай ук сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты.

– Еш кына, ярминкәләргә өлкән буын йөри, дигән фикер ишетергә туры килә, – ди Лиана Абдуллина. – Мин алай дип әйтмәс идем. Урта буын да көтеп алды аларны. Яшьләрне дә күрергә мөмкин иде. Ни генә дисәк тә, анда бәяләр арзанрак. Мәсәлән, мин чыккан саен кыяр, помидор, сыр, колбаса сатып алдым. Бөтен төр ризыкны сайлау мөмкинлеге зур. Көзен дә яратып йөрим. Тик язгы һәм көзге ярминкәдәге мохит аерыла. Миңа язгысы күбрәк ошый.

Казанлы Гамбәрия Мөхлисова да ярминкәләрне көтеп ала торган булган.

– Бер атнада да ярминкәгә чыкмый калганым булмады, – ди ул. – Атна саен балык, сыр, казылык, кыяр, помидор, яшел тәмләткечләр алып керә идем. Авыл эремчеген дә алмый калмадым, чөнки фермерларныкы үзгә бер тәмле. Орлыклык һәм башлы суган, дөге, бәрәңге дә сатып алдым. Тик бер тапкыр да шикәргә туры килгәнем булмады. Мин чыкканда анысы калмый иде инде.

Сүз дә юк, шәһәрлеләр өчен язгы һәм көзге ярминкәләрдәге бәяләр отышлы. Фермерлар өчен ничек икән соң?

https://vatantat.ru/2022/03/77498/

Буа районы фермеры Әлфия Халитова Казан ярминкәләрендә ит саткан. Әлеге вакытта хуҗалыкларында 25 баш терлек бар.

– Ике атнага бер тапкыр Киров районының Батыршин урамындагы ярминкәгә сату белән килдек. Безнең өчен анда сату отышлы. Халык бик әйбәт алды. Итнең, төрле җиренә карап,  бәяләрен 360–420 сумга җибәрдек. Итебез бик тәмле, гел бездән генә ала торган клиентларыбыз бар. Килүебезне көтеп торалар. Мондый ярминкәләр күбрәк урыннарда булса, тагын да яхшырак булыр иде, әлбәттә.

Арча районының Күпербаш авылы фермеры Альберт Галәүтдинов та хезмәттәшенең фикерен куәтләде. Ул да «Казан» агросәнәгать паркында үгез ите саткан.

– Без, ит җитештерүче фермерлар, ярминкәләрне көтеп алабыз, чөнки файдасын күрәбез. Бер барганда икешәр түшкә сатып кайта торган идек. Халык яратып ала, безне генә көтеп торучылар да бар. Килограммын 400–420 сумнан саттык. Гадәттә итне халыкка ботлап сатабыз, яки күмәртәләп биреп җибәрәбез, – диде фермер.

Ит сатучылар ярминкәләрне көтеп алса да, сөт ризыклары җитештерүчеләр башка фикердә тора. Кайбыч районының «СЛ Молоко» җәмгыяте вәкиле Фидаил Шәрәфетдинов сату нокталарына сөт, эремчек, кефир, каймак, сөт өсте (сливки), йогырт, май алып килгән. Халык аеруча эремчек һәм каймакларын яратып алган икән.

– Без бернәрсә кушылмаган табигый продукт җитештерәбез. Саклану вакытлары да озак түгел. Билгеле инде, бәясен дә бик арзан куя алмыйбыз. Ә халык очсыз әйбер эзли. Табигый продукт яратмаганнан да түгелдер инде алар. Бәлки акчалары да җитеп бетмидер. Ярминкәне аеруча әбиләр ярата бит. Алып барганны сатып кайтырга тырыштык, әлбәттә. Даими клиентларыбыз да бар. Бездән бер тапкыр эремчек сатып алган кеше кабат килә. Гадәттә күләмен сатылган продукциядән чыгып, чамалап алып бара торган идек, – диде ул.

Фидаил Шәрәфетдинов фикеренчә, ярминкә барлык фермерлар өчен дә отышлы түгел.

– Ярминкә безнең ишеләргә табыш китерми, – ди ул. – Беренчедән, продукция күп сатылмый. 25–30 мең сум чамасы. 100 мең сумлык товар сатсаң иде ул. Менә шул вакытта табыш турында сөйләшергә булыр иде. Икенчедән, безгә ярминкәгә машина яллап киләсе. Аның өчен дә түлисе. Өченчедән, ярминкә мәйданнары күбрәк булырга тиеш, дип саныйм. Әлегә халык аларга туристик сәфәргә килгән кебек кенә йөри. Дүртенчедән, ярминкәдә сата торган җитештерүчеләргә продукция бәяләренә 15–20 процент кына булса да өстәмә хак куярга рөхсәт булсын иде, – ди ул.

Зөһрә Садыйкова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Зөһрә Садыйкова

Көн хәбәре