Бүген республикада зур бәйрәм - Татарстан Республикасы көне һәм шәһәр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм чаралары республика күләмендә уза. Аларда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә аерым игътибар бирелә. Хәрбиләрнең якыннары бәйрәмнең зур кунаклары.
Республика көне уңаеннан, Казанда Социалистик Хезмәт Герое, дәүләт радиолокация танып белү бердәм системасы ("үзебезнеке-чит") генераль конструкторы Илдус Мостюков истәлегенә мемориаль такта ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, конструкторның туганнары, якыннары һәм хезмәттәшләре дә катнашты.
"Бүген без Илдус Шәйхелислам улы Мостюковка мемориаль такта ачып, татар халкының горур улын олылыйбыз. Тәҗрибәле җитәкче, сәләтле конструктор", - диде Татарстан Рәисе үз чыгышында.
Рөстәм Миңнеханов галимнең уңышларына да аерым тукталды. "Илдус Шәйхелислам улы чын мәгънәсендә легендар шәхес", - диде Татарстан Рәисе.
Рәхмәт сүзләрен Илдус Мостюковның оныгы Булат Мостюков та әйтте. "Без, оныклары һәм оныкчыклары өчен ул һәрвакыт үз эшенең лаеклы үрнәге булачак", - диде ул.
"Система эшли - бөек галимнәребез һәм хәрбиләр ярдәмендә (каршы як очкычларын) бәреп төшерәбез һәм юкка чыгарабыз", - диде тантаналы чарада катнашкан Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин.
Балаларга да бүләк бар! Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында яңа "Елмай" балалар паркын күрсәтте. Аны Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне уңаеннан ачтылар.
"Бүген Казанда яңа "Елмай" балалар паркы ачылды. Татарстан Республикасы көне уңаеннан шәп бүләк", - дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе искәрткәнчә, бу көнне иң яхшы бүләк - ул балаларның елмаюы, чөнки алар республиканың киләчәге.
"Балалар - республикабызның киләчәге. Иң мөһиме, елмайсыннар: моннан да зур бүләк юк!" - дигән Рөстәм Миңнеханов һәм барчабызны да яңа паркка чакырды.
Республика көнендә ДРКБда "Тын бакча" дини комплексы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин да катнашты.
"Бүген өч зур бәйрәм: Республика көне, шәһәр көне һәм әлеге комплксны ачу тантанасы. Һәркайсыгызга бирегә килгән өчен рәхмәт әйтәсем килә. Авырлык килгәндә, һәркем үз Аллаһысына мөрәҗәгать итә. Катлаулы чорда балаларның әти-әниләре бирегә килеп дога кыла алуы мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Билгеле булганча, "Тын бакча" төзелеше 2023 елның 1 июлендә башланды.
Бәйрәм көнне Татарстан Рәисе Казанда төзекләндерелгән Фукс скверын да карады. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков озата йөрде.
Төзекләндерү кысасында бакчаның тарихи структурасы сакланган, тарихи элементлар, чуен эскәмияләр һәм архив материаллары буенча элементлар торгызылган.
Башкаланың Киров районындагы «Вертолет» яшьләр үзәгендә дә капиталь ремонт ясалган. Биредә Рөстәм Миңнехановка концерт-иҗат берләшмәләре (рок-клуб, джаз-клуб, вокаль студия), бию төркемнәре (заманча һәм милли хореография, сальса, бачата, зумба һ.б.), яшьләр театры, кибер киңлек (ИТ-коворкинг, киберспорт, график дизайн, программалаштыру, 3D-модельләштерү), яшьләр оешмалары эше оештырылачагы турында сөйләделәр.
Рөстәм Миңнеханов «Ике Кремль» халыкара мотофестивале кысасында оештырылган «Кызыл Кремльдән Ак Кремльгә» мотойөрешендә катнашты. Чара Татарстан Республикасы көненә багышланган.
Мотоциклчылар 1 нче Май мәйданында колоннага тезелделәр. Аларга Рөстәм Миңнеханов кушылгач, байкерлар колоннасы «Казан» гаилә үзәгенә юнәлде.
Фестивальдә бөтен илдән 1000гә якын мотоциклчы, шулай ук дустанә илләрдән - Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Кипр, Казахстан һәм башка илләрдән байкерлар катнашты.
Бәйрәм кәефе республика күләмендә хөкем сөрә. Республика көне уңаеннан, Чаллыда шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Үзәк районнан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүләкләр тапшырдылар.
Хәрбиләрнең гаиләләрен котлауга Үзәк район администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, депутатлар һәм шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре дә кушылган. Наил Мәһдиев исеменнән 570 бүләк җыелмасы, шулай ук яңа туган сабыйлары булган гаиләләргә 6 нәниләр комплекты тапшырдылар.
Үзәк район администрациясендә хәбәр итүләренчә, бүләк җыелмасында - азык-төлек, ә нәниләр комплектында - яңа туган балага өчен кирәк-ярак бар.
"Республика һәм шәһәр җитәкчелеге тарафыннан алга таба да хәрбиләрнең гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәк", - диде Эдуард Фәттахов.
Республика көне уңаеннан Әлмәт районы башлыгы Тимур Ногуманов хәрбиләрнең гаиләләрен бала туу белән котлады. Шулай ук, авыр хәлдәге гаиләләрдәге, әтиләре махсус хәрби операция зонасында катнашкан гаиләләрдәге беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп портфельләре тапшырдылар. Быел мондый ярдәмне райондагы 300гә якын бала алачак. Бәйрәм чарасында 14 яше тулганнарга паспортлар да тапшырдылар.
Тимур Ногуманов әлмәтлеләрне Республика көне белән котлады һәм бу көнне һәр татарстанлының үз туган җире белән горурлануын искәртте.
"Без Татарстаныбызны яратабыз, аның белән горурланабыз. Алга таба да уңышлар телибез", - диде Тимур Ногуманов.
Бәйрәмнең рәсми өлешеннән тыш, район халкына концерт программасы һәм тәмле ризыклар да тәкъдим иттеләр.
Мамадышта үткәрелгән "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!" авто-мотоузышында СВО зонасына мотоцикл тапшырдылар. Чара хәрбиләребезгә теләктәшлек күрсәтү максатында үткәрелгән.
Шәһәрнең үзәк урамнары буйлап әләмнәр белән бизәлгән 30дан артык мотоцикл һәм дистәләгән машина узган.Катнашучылар арасында районда яшәүчеләрдән тыш, күрше районнардан да кунаклар булган.
Чараның төп вакыйгасы - СВО зонасына мотоцикл тапшырдылар. Аны хәрбиләргә дип улы махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Илнур Фәләяхетдинов алган.
Болгарда исә рекорд куйдылар. Республика көне уңаеннан, районда узган велоузышта рекорд күләмдә катнашучылар теркәлгән.
"Без барыбыз да республикабыз, аның уңышлары белән горурланабыз, - дигән Спас районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев велоузыш башланыр алдыннан. - Башка төбәкләргә караганда яхшырак яшәвебезне күреп торабыз. Бу хакта гел истә тотарга кирәк. Безнең яраткан шәһәребез дә елдан-ел матурлана. Иң мөһиме, биредә яхшы кешеләр яшәсен, яшьләр саны артсын".
Велоузыш үткәрелә башлаганнан бирле, ярышта тәүге тапкыр районда яшәүче йөздән артык кеше катнашкан. Аларга яшел, ак һәм кызыл футболкалар таратканнар. Алар бер зур колоннага тезелгәч, Татарстан флагы барлыкка килгән. Велоузышта катнашучылар гомумән алганда 10 чакрым узган.
Бәйрәм котлауларсыз да булмый, әлбәттә. Тәбрикләү сүзләре бик күп килә. Аерым алганда, РФ Вице-премьеры Марат Хөснуллин Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне белән котлады. Ул үзенең телеграм-каналында урнаштырган котлавында искәрткәнчә, Татарстан "ышанычлы рәвештә алга бара һәм күп кенә өлкәләрдә югары нәтиҗәләр күрсәтә".
Аеруча да зур уңышлар - төзелеш тармагында. Ил Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары әйтүенчә, республика ел саен торакны кулланышка тапшыру күрсәткече буенча алдынгылар исемлегендә.
"Яңа парклар һәм скверлар төзелгәч, ял итү өчен мөмкинлекләр артты. Даими рәвештә спорт, мәдәният һәм эшлекле чаралар уза. Нәтиҗәдә Казан һәм Татарстан турында бөтен дөньяда беләләр", - дигән Марат Хөснуллин.
«30 август Татарстанның милли бердәмлеген, азатлыгын һәм бәйсезлеген символлаштыра», — дип билгеләп үткән Ташкент өлкәсе хакиме Зоир Мирзаев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы көне белән котлавында.
"Бу көн барлык гражданнарның Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәге, шәһәр һәм районнарның икътисади иминлеге, республиканың социаль тотрыклылыгы өчен уртак җаваплылыгы турында искә төшерә», — дип яза Мирзаев. Ул шулай ук Татарстан белән Ташкент өлкәсе арасындагы традицион дустанә мөнәсәбәтләр киләчәктә дә ике төбәк арасында төрле өлкәләрдә үзара файдалы хезмәттәшлекне тирәнәйтергә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерә. Ахырда Мирзаев Миңнехановка ныклы сәламәтлек һәм иминлек, ә Татарстан халкына тынычлык һәм уңышлар теләгән.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров республика халкын - Татарстан Республикасы көне, ә Казан халкын - шәһәр көне белән котлады.
"Әлеге бәйрәмнәр гел бергә килә һәм республикада яшәүче бөтен халыкны берләштерә, кунаклар җыя, хис-кичерешләр бүләк итә һәм озакка хәтердә кала", - диелә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның котлавында.
Ул Татарстанның ил күләмендә әйдәп баручы төбәк булуын да искәртте.
"Татарстан Республикасы җитәкчелегенең актив позициясе бәрабәренә, биредә төзелеш, сәнәгать, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә Идел буе федераль округы һәм, гомумән дә, илебез үсешенә уңай тәэсир итүче күп кенә проектлар тормышка ашырыла", - диде ул.
Аның сүзләренә караганда, Татарстан хәрбиләргә, аларның гаилә әгъзаларына һәм илебезнең яңа территорияләренә дә ярдәм күрсәтә.
«Биредә 170тән артык милләт тату яши, алар арасында йөз меңнән артык чуваш та бар. Барыбызны да халыклар дуслыгы, күршеләрчә мөнәсәбәтләр, уртак йортыбызның, яраткан Россиябезнең чәчәк атуы хакына хезмәт итү теләге берләштерә», - дигән Чувашия башлыгы Олег Николаев.
Бәйрәм чаралары әле алга таба да дәвам итә!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез