Газетага язылу

Аш-су остасы Альбина Салихова: «Ярату кушсаң, ризык тәмле була»

Нинди генә бәйрәмгә әзерләнсәң дә, хуҗабикәләрнең башында бер уй – табыннар мул булсын! Килгән кунаклар шаккатып китсен өчен өстәлгә ниләр генә куймыйбыз хәзер. Кемдер үзе әзерли, кайберәүләр исә ансатрак юлны сайлый: ярдәмгә аш-су осталарын чакыра. Шундый осталарның берсе – Теләче районының Иске Җөри авылында гомер итүче Альбина Салихова.

Аш-су остасы Альбина Салихова: «Ярату кушсаң, ризык тәмле була»

Альбина ханым бу эшкә дүртенче улы белән декрет ялында утырганда алына.

– Пешерергә бик яратам. Гаиләбез дә зур, көн саен алты ир-атны сыйлыйсы да бар. Хатын-кыз чәй белән дә тора инде ул. Ә менә ирләргә тәмле ризык кирәк, – ди Альбина. – Тагын бер гадәтем: ни пешерсәм, шуны социаль челтәрләргә куям. Шуннан күреп башкалар да, безгә дә әзерләп бир әле, дип шалтырата башлады. Күз курка, кул эшли, диләр бит әле. Минем белән дә шулай булды. Каушатты да инде. Чит кешегә ризык әзерләү бигрәк җаваплы эш инде ул. Чисталык та, пөхтәлек тә, ризыкның искермәгән булуы да бик мөһим. Әмма пешерү теләге җиңде. Тәвәккәлләп эшкә тотындым. Шул көннән эшсез торганым юк.

Аның беренче заказы Саба районыннан була. Кызларын кияүгә бирүче гаиләгә өстәл әзерләп бирә. Шуннан инде бер-бер артлы мөрәҗәгать итүчеләр табылып тора.

– Кайберәүләр кабымлыклар әзерләп бирүемне сорый. Аны өйдә эшлим. Иртәгә дигән заказны алдагы көнне төштән соң әзерли башлыйбыз инде. Иң элек эчлекне хәстәрлим. Иртәгәсен калган эшләрен башкарам. Салатларны да алдан турап куеп була. Йомырка белән суганны икенче көнне генә турыйм. Әкренләп бөтен эшне аңлыйсың, тәртипли башлыйсың, – ди ул. – Үзләренә чакырып, табын корып бирүне сораучылар да бар. Кемдер азык-төлекне үзе сатып ала, мин барып әзерләп кенә кайтам. Кайберәүләр әзер ризык алып килүемне сорый. Килгәч тә, табынга бөтен әйберне тезәм, хуҗалар пешергәннәрне дә чыгарырга ярдәм итәм. Кыскасы, бәйрәм беткәнче дә аларга ярдәм иткән чакларым бар. 15–20 кешелек табынны әзерләр өчен 2 сәгать вакыт кирәк. Эшли-эшли остарасың, куллар да тизрәк хәрәкәтләнә башлый.

Альбина тирә-як районнарда гына түгел, Казанга кадәр килеп тә аш-су әзерли.  Бәйрәм үткәрүчеләр алдан ук язылып куя икән.

–  Эшемне бик яратып башкарам. Күңелемә рәхәт. Армыйм да – кешеләрнең рәхмәт сүзләре канат куя. Эшләгәч, акчасы да керә, – ди ул. – Бөтен әзерләгән ризыкларым да хәләл. Сатып алган һәр продукциянең составын карыйм, бер генә әйбере туры килми икән, аны алыштырам. Кешеләр миңа ышанган икән, аларның өметләрен аклыйсым килә. Миңа мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе – кайчан да булса ризыкларымны авыз итеп караган кешеләр. Меню аерыла: ашларга – бертөрле, туган көннәргә – башка. Туй-никахларга күчтәнәчләр дә әзерли башладык. Әле күптән түгел тагын бер хыялым чынга ашты: зефирдан чәчәк гөлләмәсе ясый башладым.

Альбина Салихова рецепты буенча сырлы кабымлык

Кирәк:

Сырлы ләвәш, ысланган тавык ите, салат яфрагы, сыр, йомырка, майонез.

Ясау тәртибе:

Ләвәшне зур булмаган түгәрәкләргә кисәбез. Сыр, йомырка, тавык итен вак итеп турап (угычтан уарга да була), майонез белән бутыйбыз. Ә аннары ләвәшкә яфрак куеп, шуның өстенә эчлекне салып, урталай бөкләп, кечкенә кыстыргычлар белән эләктереп куябыз. Агач таякчыклар да кулланырга була.

Аш-су остасыннан киңәшләр

– Эш тиз барсын өчен, бозылмый торган ризыкларны кичтән турап куярга кирәк.

–  Кабымлыклар өчен эчлекне дә алдан әзерләп куйсаң, уңайлырак булачак.

– Яшелчә, җиләк-җимешләрне дә шулай.

– Иң мөһиме, һәр ризыкны бисмилла әйтеп, яратып пешерсәң, ул тәмле була.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре