Аның сүзләренчә, бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте мәгълүматларына караганда, 2026 елда шәһәр сулыкларында суга батуның 22 очрагы теркәлгән, 2025 елда алар 45 булган. Су коену чорында – 1 июньнән 31 августка кадәр Казан коткаручылары батудан 20 кешене, шул исәптән өч балигъ булмаган баланы коткарып калган һәм 236 ял итүчегә беренче ярдәм күрсәткән. Үлем очраклары су коенырга рөхсәт ителмәгән урыннарда гына теркәлгән. Аларда тугыз кешенең гомере өзелгән. Сергей Чанкин искәрткәнчә, быелгы су коену сезонында Казанда биш муниципаль комлык: «Локомотив», «Түбәнге Елга аръягы», «Тирән күл», «Комсомольск күле», «Зур Аккош күле» һәм биш оештырылган ял урыны: «Кече Аккош күле», «Зөбәрҗәт күле», «Җиңү паркындагы күл», «Зур Зәңгәр күл», «Хуҗәмәт күле» эшләгән. Әмма бары тик ике комлык кына – «Зур Аккош күле» һәм «Комсомольск күле» – барлык санитар-эпидемиологик таләпләр буенча Роспотребнадзор тарафыннан су коенырга яраклы дип табылган. Шуны да әйтергә кирәк: ял итүчеләрнең иминлеген 11 постта кизү торган 70 коткаручы тәэмин иткән.
Сергей Чанкин, профилактика эшләренең системалы рәвештә алып барылганын әйтте.
– 8 меңгә якын патруль хезмәтләре үткәрелде, ял итүчеләр белән 7 меңнән артык әңгәмә оештырылды, 7 меңләп куркынычсызлык кагыйдәләре таратылды, җәйге каникул башланыр алдыннан мәктәпләрдә инструктажлар үткәрелде. Коткаручыларның мобиль төркемнәре полиция белән берлектә вак хулиганлык һәм спиртлы эчемлекләр эчүне туктатып, 618 рейд уздырды, – диде ул.
Казан мэры Илсур Метшин үз чиратында, Казанда суда бәхетсезлек очракларының елдан-ел кими баруын белдерде.
– Бу – сезнең эш нәтиҗәсе. Һичшиксез, коткаручыларның профессиональлегенә тиешле бәя бирергә кирәк. Алар үз вазыйфаларына профессиональ якын килә һәм кешеләрнең гомерләрен саклап кала, бу бик мөһим. Шәһәр халкына куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату буенча күбрәк эшләргә, әмма шул ук вакытта вазгыятьне анализларга, уйларга, карарлар эзләргә һәм нәтиҗәләр ясарга кирәк. Сулыклардагы суларның чисталыгы әлегә борчу уята. Кызганыч, Казанда су коену өчен комлыклар саны, шул исәптән Казансуда да җитәрлек түгел. Шуңа күрә әйдәгез, бу эшне дәвам иттерик. Барысы да үзебездән тора, – диде Казан мэры.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез