Быел исә без, шәһәрнең туган көне уңаеннан, Мамадыш үзәгендә Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлап, Дан аллеясы ачылу шаһитлары булдык. Буыннарны берләштерәчәк истәлек урынны ачу идеясе моннан берничә ел элек барлыкка килә. Шәһәрнең нәкъ үзәгендә, Совет урамында төзиләр аны. Дан аллеясы төзү теләген республика җитәкчелеге хуплап ала һәм ярдәм итә. 17 колоннадан торган мемориаль комплексны архитектор Рамил Миңнеханов эшли.
– Дан аллеясына район үсешенә зур өлеш керткән 1300 кешенең исемнәре язылды. Алар – төрле һөнәр ияләре: районның элеккеге җитәкчеләре, Мамадыш районының мактаулы гражданнары, авыл хуҗалыгы алдынгылары, мәгариф, сәламәтлек, эчке эшләр, дин, спорт, мәдәният, әдәбият өлкәсендә эшләүчеләр һәм массакүләм матбугат чаралары вәкилләре. Әлеге урын – безнең районның горурлыгы, тарихы һәм хәтере, – ди Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин. – Дан аллеясыннан кеше өзелмәс, дип уйлыйм. Аеруча яшьләр өчен бу бик әһәмияткә ия җир булачак. Биредә туган төбәкнең язмышы ярылып ята.

Мамадыштагы үзгәрешләрне дә күрдек ул көнне. Яңа йортлар салына, районга кайтучыларга ярдәм чаралары да җитәрлек. Якташлары белән очрашуга килер алдыннан, Вадим Никитин шәһәрнең туган көнендә гаилә корган парларны да тәбрикләргә өлгергән иде инде. Шулай ук бәйрәм сәхнәсенә озак еллар бергә гомер иткән парлар да күтәрелде. Кунаклар арасында хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган, кыска вакытлы ялга кайткан якташлар да бар иде. Алар исә, райондашларына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде. Ярдәм дигәннән, Мамадыш волонтерлары атна саен егетләргә күчтәнәч җибәрә. Инде исеме еракларга таралган данлыклы мунча ясаучы Юрис Шәкүровны белмәгән кеше юктыр. Бәйрәмдә ул да үзенең ясаган мунчасын күрсәтте, егетләрнең җылы сүзләрен җиткерде. Кыскасы, районда өлкән яшьтәгеләргә дә, яшьләргә дә, сабыйларга да ярдәм бар.
– Республикада беренчеләрдән булып районда теркәлгән һәр яңа туган сабый өчен 10 мең сум күләмендә акча бирә башладык. Ә инде әтисе СВОда булган балага бу акча икеләтә арттырып түләнә. Районга кайтып, йорт алырга яки өй салырга теләүчеләргә дә ярдәм итәбез. Яңасын төзегәндә – 1 миллион 500 сум, икенчел торак алганда 750 мең сум акча бирелә. Әмма бер шарт бар: бу гаиләләр районда яшәргә һәм эшләргә тиеш. Кайчандыр бәхет эзләп, читкә киткән якташларны кире кайтарасы килә. Бездә дә рәхәт, бездә дә мөмкинлекләр шул ук. Кайчак әле күбрәк тә, – ди район башлыгы. – Нинди генә уңышка ирешсәк тә, районыбыздагы тырыш кешеләрнең хезмәт нәтиҗәсе ул. Терлекчелектә, басу-кырларда эшләүчеләргә мең рәхмәт. Районыбызның көннән-көн яңаруында аларның өлеше зур. Әле киләчәктә дә тормышка ашырасы хыяллар күп. Бердәм булып, тагын да зур уңышларга ирешергә язсын.
Моннан бик күп еллар элек Мамадыш районы газетасында бер язма дөнья күрә. Анда бер журналист кыз, хыялга чумып, районның киләчәген күзаллый. Теләкләрнең бары тик икесе генә чынга ашмый тора әлегә. Берсе – шәһәр урамында трамвай йөрү, икенчесе – җир астыннан метро. Ә калганнары барысы да кабул була. Әлеге кыз Нократ яр буйларын ямьләндерү, зиплайн, чаңгы шуу үзәге төзүне дә алдан күрә белә. Чынлап та, Мамадыш елдан-ел матурая, зур шәһәрләрдә яшәүчеләрне дә үзенә тартып кайтара ала хәзер. Эшләр һәм яшәр өчен монда бөтен мөмкинлекләр дә бар. Шәһәрнең 245 яшьлек туган көнендә читән кайткан якташлар моңа тагын бер инандык.
Бу көнне район халкы рәхәтләнеп бәйрәм итте. Совет урамында без үткәннәргә кайтып килдек. Элеккеге еллар мохитен чагылдырган театральләштерелгән тамаша да карадык. Ә инде «Яшьлек» скверында Мамадыш үзешчәннәре белән беррәттән, шушы яктан чыккан артистлар да чыгыш ясады. Чарада Татарстанның халык артисты, бер көн элек кенә 85 яшен тутырган Миңгол Галиев та катнашты.
– Туган ягымда хөрмәт итеп торалар. Менә иң зур бәхет – шушы инде ул. Еллар узса да, кайда гына яшәсә дә, туган ягы кирәк кешегә. Мин моннан яшәр өчен көч алып китәм, – диде ул.
Районның Дан аллеясына тагын өч кешенең исемнәре язылды. 25 ел токарь, 10 ел авыл кибетендә сатучы булып эшләгән Югары Сон авылыннан Наилә Гарипова, 40 ел төзелештә хезмәт куйган, Татарстанның атказанган төзүчесе Шамил Сабиров, күп еллар район Башкарма комитетында җитәкче вазыйфасын башкарган Рәшит Гариповка «Мамадыш районының мактаулы гражданины» исеме тапшырылды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез