Без ул чакта фаразлаган алгоритм бүген тулы көченә тормышка ашырыла: «Ватсап» ярым үле хәлдә, «Телеграм» соңгы тәүлекләрдә тормозга баса.
Үткән атналарда бу юлларның авторы кызыклы бер хәлгә тап булды: мин әллә кайчан югалткан контактлар калкып чыга, чөнки кешеләр «Ватсап»тан өметләрен өзеп, «Телеграм»га күчә. Мессенджер әле фәлән кешенең, әле төгәннең «Телеграм»да пәйда булуын минуты-секунды белән хәбәр итеп тора. Бигрәк беркатлы инде безнең адәм балалары: «Ватсап»ны авызлыклаган «Роскомнадзор»ның «Телеграм»га көче җитмәс дип уйлыйлар. Мессенджерларга авызлык киертүнең акрын баруы ике нәрсәгә бәйләнгән: беренчесе – «баканы акрын утта пешерәләр» дигән принципка, икенчесе – берьюлы тыю өчен технологик җиһазларның куәте җитеп бетмәүгә. Популяр мессенджерларны шалт итеп кисәк өзеп куйсалар, халык моны авыр кабул итәр иде. Ә болай акрынлап күнегәсең инде, тәкъдиргә буйсынасың.
Тагын бер нәрсәне искәртәм: «Ватасап»ның бикләнүе турындагы фаразны без банк депозитлары турында язганда ясадык. Ул чакта әле МАХ дигән мессенджер юк иде. Аны популяр мессенджерларга альтернатива итеп соңрак эшләделәр. Социаль челтәрләрне һәм мессенджерларны контрольгә алу, аларны рәсми рәвештә тыю хәрәкәте чит илләрдә дә, хәтта демократик илләрдә дә көчле бара. АКШта, мәсәлән, башта «ТикТок»ны тыярга тырыштылар һәм ахыр чиктә аны гыйбри тамырлы АКШ олигархы сатып алды. Хәзер «ТикТок»та шундый цензура: үзен хөрәмәт иткән беркем дә аның белән мавыкмый инде…
Интернет мәйданда тыюлар кертергә тырышу һәм, гомумән, безнең һәр адымны, кесәдәге акчага кадәр контрольгә алу омтылышы бөтен планета буйлап дәһшәтле финанс давылы якынлашуга бәйле. Давыл исә процентлы кредитлар сәбәпле туа һәм өермәгә әверелә. Түләп бетереп булмаслык бурычлар җыелды һәм алар финанс системасының мәтәлчек атачагын йөз процентка гарантияли. Бу юллар язылыр алдыннан гына Трамп: «Икътисад 15–20 процентлык темплар белән үсәргә тиеш», – дип чыгыш ясады. Дөрестән дә, АКШның дәүләт бурычларын түләү өчен шуның кадәр, бәлки, әле аннан да көчлерәк темплар белән икътисадны алга этәргә кирәк. Бу мөмкинме? Юк, мөмкин түгел. Американың андый темплар белән үсәрлек куәте юк. Бер генә юл кала: башкаларның байлыгын талап аласың. Вашингтон шул юлга басты да инде. Венесуэла нефтен хәзер АКШ сата. Америка банкирлары газетасы The Wall Street Journal Иран нефтен төягән танкерларны талау нияте турында яза. Әлегә Вашингтон Тәһранның җавап бирү ихтималлыгыннан гына куркып тора, ди. Әмма эш Иран байлыклары белән генә дә төгәлләнмәячәк. Һәм бу матавыклар артында... банкирлар тора. АКШның өченче Президенты Томас Джефферсон: «Банклар институты кораллы армияләргә караганда куркынычрак», – дип тиктомалдан гына әйтмәгән.
Банк капиталы Россияне дә акрын гына упкын читенә этә. Бездә кредитлау өянәге соңрак башланганга, кризис та соңрак килә. Әмма банкирлар төрле алдавыч ысуллар ярдәмендә Көнбатышны куып җитәргә тырыша. Яңа машина алырга телисең икән, рәхим ит: популяр брендлар арзанга сатыла, ләкин кредитка алсаң гына. Кәгазь акчага машинаны бөтенләй сатмаулары да бар, сатсалар, кыйбаткарак. Кешеләр ятьмәгә ташламага алданып барып керәләр дә соңыннан биш бәясен түләргә туры килә.
Өстенлекле ипотека кредиты дигән афәт бар бит әле. Хәзер ул гаилә ипотекасы буларак формалашты. Ипотека нәтиҗәсендә торак бәяләре болытлардан узып үсте. Кредит булмаса, инфляция дә булмас иде, адәм балалары берничә ел эчендә фатир сатып алыр яисә арзанга гына үз йортларын төзеп чыгарлар иде. Гаилә ипотекасы белән мавыгу шул дәрәҗәгә җитте: ир белән хатын берничә фатир сатып алып, аларны арендага бирә һәм шуның хисабына ипотекаларын түләп бара башлады. Бу бюджетка бик кыйммәткә төшә, чөнки процент аермасын хөкүмәт түли. Соңга калып булса да хәзер бер гаиләгә бер генә ипотека бирергә дигән карарга килделәр.
Ипотекага алган фатирны арендага бирүчеләрне банкирлар бугазлый башлады. Константин исемле бер адәм 2024 елда өстенлекле ипотека рәсмиләштергән дә, фатирын 40 мең сумга арендага биреп, акча эшли башлаган. Аренда бәясен 50 меңгә күтәрергә теләгәч, фатирда торучы кыз, тиешле органнарга барып әйткән. Кредит килешүе буенча ир фатирын банк рөхсәтеннән башка арендага бирә алмый икән. Хәзер банк аңа шундый таләп куйган: йә 14 көн эчендә бурычын гамәлдәге ставка белән түләп бетерә, яисә 6 процент урынына 22 процент белән түли башлый. Бу 59 мең сумлык айлык түләүгә тагын 120 мең сум өсти. Ул кадәр сумманы егет түли алмас, мөгаен, әмма банк оттырмаячак, фатир банк балансына күчәр. Банк юристлары хәзер ипотека алучыларны кисәтә: фатирны рөхсәтсез арендага бирүчеләрнең барысын да шул көтә. Бу күчемсез милек өлкәсендә Долина ясаган революциягә якын нәтиҗәгә китерергә ихтимал. Константин кебекләргә мәгълүм бер афоризмны гына искә төшерергә киңәш итеп була: әгәр проблемаларыгыз өчен җаваплы кешенең артына тибә алсагыз, утыра алмас идегез.
Россиялеләрнең банк депозитындагы акчасы үткән ел 72,6 триллион сумга җиткән. Депозиттагы акча беркем дә өстәмә акча салмаса да, рекордлы темплар белән үсәчәк, чөнки банклар аларга 15 процентка якын өсти. Димәк, киләсе елга бу сан 83 триллион сумга якынлашачак. Бу – берни белән дә тәэмин ителмәгән акча. Илнең эчке тулай продуктында халык куллануы товарлары һәм хезмәтләр 100 триллион сум тирәсе генә. Димәк, банк депозитындагы акчага товар ала башласалар, гиперинфляция башланачак. Банклар берьюлы аның кадәр акча түли алмыйлар да әле. Бу масштаблы банк түнтәрелешен аңлатачак. Шундый вазгыятьне йомшарту өчен, «Ватсап» артыннан «Телеграм» белән дә бәхилләшергә туры килер. Әйтәләр бит әле: бурычлының температурасы күтәрелсә, кредиторны бизгәк тота, дип. Банкирлар ул бизгәкне бөтен планетага җәелдерергә җыена.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез