Газетага язылу

Банкирларның куркыныч төше, яки Кими барган дөнья икътисады

Соңгы көннәрдә генә Пенсильвания университеты профессоры Хесус Фернандес-Вильяверде һәм Төньяк-Көнбатыш университеты профессоры Патрик Норрик «Terra Incognita: Кими барган дөнья икътисады» дигән фәнни хезмәт тәкъдим иттеләр.

«Terra Incognita» – латин гыйбарәсе, татарчага турыдан-туры тәрҗемә итсәк, «билгесез җир» дигән мәгънә бирә. Әлеге хезмәтнең исемендә ул образлы мәгънәдә кулланыла, кешелекнең моңа кадәр җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән яңа икътисадый чынбарлыгына ишарә итә. Хезмәттән цитата китерик: «2026 елга дөньяда бала табу дәрәҗәсе, ихтимал, халыкның үз-үзен яңадан тулыландыру өчен кирәкле күрсәткечтән түбән төшәчәк. Мондый хәлнең моңа кадәр беркайчан да булганы юк, хәтта сугышлар һәм пандемияләр чорында да».

 

Әйе, аерым илләрдә бала туу коэффициенты куркыныч дәрәҗәдә кимеде. Әле кайчан гына хатын-кызларны һәм ирләрне хәтта стерильләштерү сәясәте алып барган илләр, тәртәне кискен борып, бала табуны пропагандалау һәм стимуллаштыру сукмагына басты. Сингапур, мәсәлән, һәр яңа туган балага 55 мең доллар акча өләшә. Хәтта Кытай үрчүне алга этәрә торган яңа проектлар белән мәшгуль. Анда сәясәтнең юнәлеше 180 процентка үзгәрде: «күп бала проблема»дан «аз бала проблема»га әйләнде.

 

Язма авторы һич кенә дә демография проблемаларына кереп чумарга теләми. Югарыда искә алынган галимнәр хезмәтләренең исеменә «кими барган дөнья икътисады» дигән сүзләр чыгарганнар бит. Безнең тема да нәкъ шул булыр. Бер нәрсәне искәртеп куйыйк: халык санының глобаль рәвештә кими башлавы ул – әлеге галимнәр фаразы гына, рәсми статистика һәм халыкара оешмалар тарафыннан расланган факт түгел. Кайбер илләрдә халык саны шартлаулы темплар белән үсүен дәвам иттерә. Кеше саны кимегәч, ни өчен икътисад кими соң? Моннан алтмыш еллар тирәсе элек кенә Америка биологы, Стэнфорд университеты профессоры Пол Эрлих «The Population Bomb» («Халык бомбасы») китабында «халык саны шартлап арта, ресурслар җитмәячәк» дигән фикер белән дөньяны шаулаткан иде. Хәзер демография Җир шары масштабында тормозга баса, хәтта арткы тизлеккә күчәргә җыена. Шулай булгач, ресурслар җитәчәк, икътисадның алтын чоры башланырга тиеш түгелмени? «Кеше аз булган саен, кислород күбрәк» дигән тезис онытылдымыни?

 

«Халык саны кимегән саен, эшләргә кеше кими» дигән фикерне артка ташлыйк. Ясалма акыл һәм шуның белән кораллаган робот техникасы мәйданга чыгып килә һәм, киресенчә, эшсезлекнең дөньякүләм проблемага әйләнүен вәгъдә итә. Израиль тарихчысы Юваль Ной Харари байрак итеп күтәргән идея болай яңгырый: «Ясалма интеллект һәм автоматлаштыру миллиардлаган кешене икътисадый яктан кирәксез итәчәк». Игътибар итүгезне үтенәм: эшсез дими, кирәксез, ди, ягъни эш эзләп, яңа профессия үзләштереп мәшкатьләнергә кирәк тә булмаячак. Икътисад өчен синең кирәгең юк, бетте китте. Бүгеннән үк миллионлаган программачы, миллионлаган менеджер һәм башка профессия вәкилләре әнә-менә эшсез калудан куркып яши. Шулай булгач, халык санын арттырам дип, ник көч түгәргә?

 

Халык картая, Пенсия фондында акча җитмәячәк дигән фикер дә ныклы нигездә утырмый. СССРда Пенсия фонды бөтенләй юк иде, пенсияләр түләнде. Хәл ителә торган мәсьәлә ул. Пенсия яшен күтәрмичә дә. Технологияләр үсеше шулай дәвам итсә, пенсия яшен, киресенчә, түбәнәйтергә туры килмәгәе. Халык нәрсә хисабына булса да яшәргә тиештер ич инде. Алдан ук пособие-пенсия хисабына яшәргә хөкем ителәчәк массаларны ник арттырырга?

 

Менә шушы урында без хәзерге капиталистик җәмгыять килеп терәлгән төп диварны күрә алабыз. Глобаль капитализм бары тик җитештерүнең даими үсеше шартларында гына яши ала. Бизнес товар җитештерүне көннән-көн арттырмый икән, бөлә, чөнки аның банк процентларын түлисе бар. Моңарчы бу проблеманы ничек хәл иттеләр? Күпләп кредит өләштеләр. Кредит алучылар саны артсын өчен, чикләрне ачтылар. Социалистик система шул максат белән җимерелде. Социализм лагере илләренең капитализмга күчүе зур кризисны берникадәр артка чигерде. Моңарчы кредит алмаган йөзләрчә миллионлаган кеше банклар коллыгына төшерелде. Ясалма үстерелгән ихтыяҗ хисабына йортлар төзелде, автомобильләр чыгарылды, яңа төр көнкүреш техникасына юллар ачылды. Боларны җитештерүдән килгән табыш, нигездә, банкирлар кесәсенә акты. Процент капиталы хисабына үсешне дәвам иттерү өчен, халык санының артып торуы кирәк. Планетада исә моңа капма-каршы вазгыять формалаша. Кредит алачак яңа буыннар тумый кала. Элекке глобальләштерү сәясәте хәзер нәтиҗә бирми. Интенсив рәвештә кредитлауны арттыру бурычларның түләнмәвенә китерә. АКШның дәүләт әҗәтен эшләүче америкалылар санына бүлсәк, кеше башына уртача 247 мең доллар тирәсе чыга. Америкалыларның үзләренең шәхси бурычы – ипотека, автомобиль кредиты, студент кредиты, кредит карталары һәм башкалар якынча 18,8 триллион долларга җитә. Бу – кеше башына 55 мең доллар дигән сүз. Дүрт кешелек гаиләгә 220 мең доллар тирәсе ягъни. Ул илдә еллык шәхси керем – уртача 76 мең доллар чамасы. Әҗәтләрнең түләп бетергесез булуы катлаулы исәпләүләрсез дә күренә. Менә боларга ничек итеп яңа кредит бирәсең? Хәл күпчелек илләрдә якынча шул чама. Бурычларның түләп булмаслык авырлыгы финанс кризисына һәм җитештерү кризисына китерә дә инде. Өстәмә кредит алучылар вазгыятьне коткара алыр иде, ләкин алар тумый. Бурычка алучылар саны кимү банкирларның куркыныч төшенә әверелә.

 

«Ватаным Татарстан» хәбәрчесенә даими рәвештә банктан шалтыратып торалар. Аларның шалтыратуына ул җавап бирми, номерларын бикләп куя. Аның саен үҗәтләнеп, яңа номердан шалтыраталар. Бер дә булмаса, фәләнчә йөз мең сумлык кредитның хуплануы турында хәбәр җибәрәләр. Ни өчен бер дә кредит алмавы белән кызыксыналар. Банкирлар өчен һәр кеше кыйммәт, алар синең җелегеңне суырырга атлыгып тора. Бурычка яшәүче яңа буыннарның тумавы алар өчен баскан җир тараю кебек үк куркыныч бит.

                           

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре