Газетага язылу

Банкка түгел, ломбардка

Дүшәмбедә Россиянең финанс базарында күтәренкелек күзәтелде: нефть компанияләренең акцияләре югарыга очты. Иран белән сугышны россияле спекулянтлар шулай канатланып каршы алды. Кара алтын бәясе үсәр, Россия углеводларына базарларда киң юл ачылыр дигән өметләр акланып ук бетми әлегә.

Европада биржа индекслары җимерелде. Монысы да аңлашыла: газ һәм нефть «очышы» көнбатышлылар файдасына түгел. АКШта да акцияләр «распродажа» тәртибендә озатылды. 

Фонд базарындагы оптимизм реаль җитештерү һәм куллану тармакларында күзәтелми ләкин. Кече бизнес авызын ачса, үпкәсе күренерлек хәлгә куелды. Быелның башында күтәрелгән салымнар меңләгән кафе-ресторанны ябылу хәле алдына куйды. Федераль Хөкүмәт тә хәлнең мөшкеллеген аңлады. Финанс министрлыгы 1 апрельдән җәмәгать туклануы оешмаларын өстәмә кыйммәт салымыннан (НДС) вакытлыча азат итеп торырга җыена. Нәкъ менә шул салым кече бизнесны аяктан егу хәленә китерә дә инде. Хөкүмәт ашыгыч рәвештә күрергә җыена торган чаралар арасында кафе хуҗаларына җиңеллек китерә торган башка нәрсәләр дә бар. Башта бугазны бик нык буып торып аннан соң җибәрү рәхәтлек бирәчәк, әлбәттә. Әмма җиңеллекләр озакка түгел, киләсе ел башына кадәр генә. Шул вакыт аралыгы эчендә эшмәкәрләр зур салымнар түләргә әзер булып өлгереп җитәргә тиеш икән. 

Бурычка яшәргә яратучылар соңгы вакытларда банк ишекләрен әйләнеп уза башлаган. Юк, алар кредиттан бизмәгән, алырга бер дә каршы түгел. Банклар бирми, тырнак астыннан кер эзлиләр. Кредитларың болай да күп җыелган икән (халык бик күп җыйды бурычны), банк хезмәткәре синең белән сөйләшеп тормый. Башка төрле хәвеф шәйләсә дә, ишекне тышкы яктан ябасың. Кредит сәясәтенең кырысландырылуы аңлашыла. Болай да бурычын түләүне кичектерүчеләр саны кызу темплар белән үсә. Уңга-сулга акча өләшсәң, җыеп ала алмаячаксың. 

Кредитоманнар сәясәтнең катылануына аптырап калмаган. Бер ишек ябылса, икенчесе ачыла, дигәннәр дә ломбардка чаба башлаганнар. Банкларда һәм микрофинас оешмаларында кредит бәясе 40 процентка һәм 286 процентка кадәр үссә (соңгы сан микрофинанс оешмаларына карый), ломбардларда 88 процент кына икән. 88 процент та коточкыч сан инде, әмма ломбард акчаны бирә, биргәч, кешеләр ала. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла. 
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре