Газетага язылу

Баррель портлар аша үтә алмый

Россия икътисадында түбәнәю билгеләре көчәя һәм рәсми мәгълүмат кырында бу уңайдан хәвефле хәбәрләр арта. Апрель башында үткән Мәскәү икътисадый форумында федераль хөкүмәтнең икътисад сәясәте кискен тәнкыйтькә очрады. Форумга нигез салучы, эре агросәнәгать бизнесы вәкиле Костантин Бабкин: «2–3 ел элек төзелгән заводлар тик тора. Без һмаман да артта калып барабыз», – дип белдерде. Академик Роберт Нигъмәтуллин форум трибунасыннан кискен фикерләр әйтте. Череповец кою-механика заводы директоры Владимир Боглаев импортны алыштыру программасының барып чыкмавын, җитештерү өчен инвестиция ясаучыларның ярык тагарак алдында калуларын хәбәр итте.

 

Президент Владимир Путин да үзе үткәргән киңәшмәдә бу уңайдан хөкүмәт әһелләре адресына тәнкыйть сүзләре яудырды. Хәлнең мөшкеллеген министрлар да таный. Икътисадый үсеш министры Максим Решетников: «Кайдадыр икътисадның резервлары бар иде. Без хәзер аларның күбесенчә тотылып бетүен күрәбез», – ди.

 

Икътисад төшенкелегеннән нефть бәясе тартып чыгаруга өмет аз. Федераль матбугат та «Управляемое охлаждение превратилось в ускоряющийся спад» дигән баш астында язмалар бирә, ягъни оптимизм билгеләре күрми.

 

Кара алтынның фантастик бәясе уңаеннан икътисадчылар һәм сәясәтчеләр иллюзияләргә бирелми. Бердән, бәяләрнең югары ноктада күпме торасы мәгълүм түгел. Фарсы култыгында киеренкелек дәвам итсә дә, глобаль икътисадның мәтәлчеге нәтиҗәсендә баррель кыйммәтен югалтырга мөмкин. Югары бәядән нефтьне сату да проблемалы. Апрель уртасыннан башлап диңгез аша нефть экспорты минималь күләмдә һәм тагын да кимүе ихтимал. Кара алтын экспортының кимүе порт инфраструктурасының җимерелүенә бәйле. Пилотсыз очкычларның даими һөҗүме сәүдәне кыенлаштыра. 6–12 апрель атнасында нефтьне су юлы белән экспортлау 16,1 процентка кимегән. Бу хакта «Коммерсантъ» хәбәр итә. Инфраструктураны торгызуга кимендә бер ай вакыт кирәк. Вазгыять иминиятләштерү компанияләрнең бәя күтәрүе белән дә кискенләшә. Иминиятләштерү взнослары бездәге портларга һөҗүм нәтиҗәсендә генә түгел, Һүрмүз бугазындагы вазгыятькә карап та үсә. Фарсы култыгындагы сугыш нефть бәясен күтәрә, әмма шул конфликт логистика чыгымнарын арттырып, нефть компанияләрен табыштан мәхрүм итә.

                           

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре