Газетага язылу

Батырлык ни белән үлчәнә?

Алманнарның бик төгәл халык дигән даны бар. Тарихи документларга кагылышлы булганда бу бигрәк тә сизелә. Тик берничә тапкыр Германиягә барып, андагы татарларның тарихын, соңрак легионерларның тормышын өйрәнгән, шул исәптән җәлилчеләрнең дә эзенә төшәргә тырышкан тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗевкә соңгысы буенча әллә ни бәхет елмаймаган булып чыкты.

Батырлык ни белән үлчәнә?

– Искәндәр әфәнде, архивларда күпме актарынып, җәлилчеләр турында яңа фактларның килеп чыкмавы нәрсәгә бәйле?

– Әлегә бездә дә, чит илләрдә дә «яшерен» тамгасы куелган архивлар бик күп, мин бу күренешне дә шуңа бәйледер, дип фаразлыйм. Ә бәлки миңа очрамагандыр. Димәк, бу эшне дәвам иттерергә кирәк. Дөресен генә әйткәндә, мин җәлилчеләр тормышын аерым атап өйрәнмәдем. Туксанынчы елларда чикләр ачылгач, Германиягә беренче тапкыр татар тормышына кагылышлы материаллар эзләп барган идем. Ул вакытта күбрәк китапханәләрдә утырырга туры килде. 1995 елда инде максатчан төстә «Идел-Урал» легионы турында өйрәнергә юл тоттым. Бу юлы төрле шәһәрләрдәге архивларның ишекләрен ачып кердем. Ел ярым вакытым шунда үтте. Легион турында язганда, Муса Җәлилнең эшчәнлеге, көрәштәшләре турында яңа фактлар килеп чыкмасмы, дигән уй мине беркайчан да ташламады. Бер-берсенә бәйле бит инде алар. Әмма, ни кызганыч, андый материаллар табылмады.

Мин архивларга ниндидер өмет белән соңрак тагын кабат-кабат кердем әле. Моннан өч ел элек, ниһаять, Берлиндагы архивта Җәлил-Кормаш төркеменә карый торган берничә кызыклы материалга тап булдым. Бу – аерым алганда, Әхмәт Симаевның Фәләстыйнның бөек мөфтие Әмин-әл-Хөсәйнигә мөрәҗәгате. Инде суд булгач, төркем үлем җәзасына хөкем ителгәч яза ул аны, үлемнән шул рәвешле котылып булмасмы икән, дип уйлый. Бөек мөфти ул чагында Германиядә яшәгән, нацистлар белән хезмәттәшлек иткән. Аны хәтта Гитлер да кабул иткән. Шундый сәеррәк кеше булса да, үзенчә мөселман әсирләренә хәерхаһлы булган. Мин моны берәр сәяси уен булгандыр, дип уйлыйм. Мөфти, чыннан да, төрле җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп караган. Аның хаты да бик буталчык. Симаевны зур язучы дип атый. Күрәсең, Җәлил белән бутагандыр. Ул аларны белмәгән бит инде. Бу хатка җавап язганда, төркемнең эшләрен тагын да ныграк тикшергәннәр. «Үлем җәзасын үзгәртергә ярамый. Алар немец гаскәрләренең куәтен җимерергә тырышканнар», – дигән нәтиҗә ясаганнар. Минемчә, бу документлар Җәлил-Кормаш төркеменең ни дәрәҗәдә зур эш башкарганын тагын бер кат дәлилли. Мондый документларның килеп чыгуына бик сөендем.

– Сез матбугатта да, төрле урыннарда чыгыш ясаганда да: «Муса Җәлил турында уйдырмалар булырга тиеш түгел», – дип, кабат-кабат кисәтәсез. Нәрсәләрне күз алдында тотасыз?

– Тарихчы буларак, шуны әйтәм: үзең күрмичә, нәтиҗә ясарга ярамый. Туксанынчы елларда шундый кешеләр аеруча күп пәйда булды: алар тарихка башка караш формалаштырырга тырыштылар. Бу Җәлил-Кормаш төркеменә дә кагылды. Хәтта: «Муса Җәлил бернинди батырлык кылмаган, рестораннарга йөргән», – дигән сүзләр дә яздылар. Бер журналда пьеса бастырып чыгардылар. Анда Җәлил, имеш, Гитлерның иң якын дусты була. Гитлер аңа – өч бүлмәле фатир, Муса чәчәкләр бүләк итә. Кеше язмышыннан бер нигезсез кер эзләү бит инде бу. Заманында мин бер киносценарийга рецензия язган идем. Мәскәү авторы Муса Җәлил турында кино тәкъдим иткән. Коточкыч, чәчләр үрә торырлык иде ул. Боевиктан бер дә ким түгел. Имеш, Муса – махсус җибәрелгән агент. Гитлерның министры Розенберг белән дә сугышкан, эшелоннарны да шартлаткан. Кыскасы, әллә ниләр эшләп бетергән.

Муса Җәлил – каһарманлыгы расланган, халкыбыз өчен гыйбрәтле фигура. Сугыш тарихында олы урын алып торган шәхес. Шундый кешене шик астына кую нәрсәгә кирәк? Бер дә аңлашылмый. Шуңа күрә мин уйдырмаларга һәрвакыт каршы. Тарихи хакыйкать ягында торырга тырышам. Язасың икән, нигезлә. Һәр карашның, фикернең тарихи чыганагы булырга тиеш. Бу – беренчедән. Икенчедән, без тарихка җаваплы карарга тиешбез. Әллә нинди уйдырмаларга урын бирсәк, бу – үз-үзебезне ихтирам итмибез дигән сүз.

Берәр шәхес турында сүз йөрткәндә, аның нинди тарихи шартларда эш иткәнен күзалларга кирәк. Җәлил коточкыч шартларда иҗат иткән. Кеше буларак, теләсә кайсы вазгыятьтә үзенә урын тапкан. Көрәшкә күтәрелгән. Үземне саклап калам дип уйламаган. Шул шартларда шигырьләр язган. Бүген йомшак кәнәфиләрдә генә утырып, аның тормышын күзаллау безгә бик кыен. Шуңа күрә өстән-өстән генә фикер йөртү бер дә дөрес түгел.

– Хакыйкать дигәннән, хәзер «Идел-Урал» легионерларының яшерен оешмасы җитәкчесе Муса Җәлил түгел, ә Гайнан Кормаш булган, дигән карашны алга сөрүчеләр күренгәли. Сезнең фикерегез?

– Немец документларының күбесендә «Кормаш һәм аның төркеме» дип язылган. Кормаш бит ул – Җәлилгә караганда шактый яшьрәк (1919 елгы) һәм хәрби кеше. Димәк, ул шушы төркемне хәрби яктан оештыручы төп фигура булган, дип фаразлыйм. Җәлил исә – төркемнең рухи җитәкчесе. Шулай фикерләсәк, дөресрәк булыр, дип уйлыйм. Мин үзем «Җәлил-Кормаш» төркеме дип йөртәм. Әйе, Кормаш, онытылып, читтә калды, дигән фикерләр күп ишетелә. Аның турында, махсус әзерләп, дошман тылына җибәрелгән, дип тә әйтәләр. Әмма моның төгәллеген раслый торган документлар юк. Һәрхәлдә минем кулымда юк. Тарихта, ни кызганыч, барысы да гадел булып бетми. Заманында бу төркемдәге һәр кеше акланды, үлгәннән соң Ватан сугышы ордены белән бүләкләнделәр. Минемчә, алар искиткеч зур батырлык кылган, барысы да Советлар Союзы Герое исеменә лаек. Икенче яктан караганда, герой исемен бирү – бик субъектив күренеш бит ул. Документлар ниндидер хәрбинең кулына килеп керә дә, ул карар кабул итә. Ә батырлык нәрсә белән үлчәнә? Берәр күрсәткече бармы аның, юкмы? Бу хакта мәгълүм түгел. Әлеге җәһәттән шуны да әйтик: Бөек Ватан сугышында катнашкан меңнәрчә кеше, герой исеменә тәкъдим ителеп тә, бу зур бүләкне алмый калганнар. Бу хакта үзләре дә белмәгән, хәбәр туганнарына да килеп ирешмәгән.

– Галимнәр арасында, Җәлилнең шигырьләр язылган кимендә 10 блокноты булган, дигән версия дә бар. Килешәсезме?

– Әйткәнемчә, тарихчы буларак, фактларга гына таянырга яратам. Ишеткәнем бар. Әмма ул чыганакларга нигезләнмәгән. Бары тик сүзләр генә.

– Әле нидер табарга өмет бармы?

– Әлбәттә. Эзләнергә генә кирәк. Ябык архивлар күп бит. Чит илләрдә бәлки шәхси архивлар ачылмыйча ятадыр. Уйлавымча, бик күп кызыклы материаллар Финляндия архивында булырга мөмкин, чөнки анда татарлар күп яшәгән.

– Германиядә Муса Җәлил эзләреннән йөргәндә, ниләр кичердегез?

– Моабит төрмәсенең бер өлеше генә сакланган, икенчесе юк. Муса утырган урында кечкенә генә бер камераның макеты бар. Ләкин, әйтергә кирәк, монда конкрет аның турында гына сүз бармый. Моабит ул гестапо төрмәсе була. Анда дәүләт хыянәтчеләре дип исәпләнгән кешеләр утырган. Ә җәлилчеләр җәзалап үтерелгән Плетцензее төрмәсенең бинасы сакланмаган. Элек гильотина урнаштырылган кечкенә генә бер катлы флигель сакланып калган. Гильотина үзе юк. Янәшәдә генә Каршылык хәрәкәтенә багышланган мемориал-музей оештырылган. Җәлилчеләргә аерым экспозиция дә эшләнгән. Туристлар килеп-китеп торалар. Анда ниндидер бер тетрәндергеч атмосфера хакимлек итә. Кешенең башы өзелгән залда басып торганда, башка әллә нинди уйлар килә. Ул вакытта күңелемдә шундый фикер туган иде: Германия – коточкыч афәттән котылганнан соң тәүбә иткән җәмгыять. Монда сүз, әлбәттә инде, узган гасырның 60–90 нчы еллары турында бара. Бәлки бу сүзләр хәзерге көнгә туры килеп бетмидер, яңа көчләр баш күтәрә башлады бит.

– Муса Җәлил 1946 елда җинаятьче, сатлыкҗан дип игълан ителгән. Әмма шуңа карамастан, халык инерция буенча аның иҗаты белән гел танышып торган. Моны ничек аңлатырга?

– Димәк, татар әдәбиятын Җәлилсез күзаллау кыен булган. Хәтта 1948 елга кадәр тикшерү эшләре алып барылганда да безнең язучылар Җәлилне онытмаганнар. Шигырьләре рус телендә дә басылган. Балалар өчен «Нәниләргә китап» дигән шигырь китабы да нәшер ителгән. 1946–1947 елларда «Моабит дәфтәрләре» кайтартылган. Дөрес, алар халыкка соңрак барып ирешкән. Тагын бер искиткеч вакыйга. 1947 елда композитор Нәҗип Җиһановның «Шагыйрь» исемле операсы куела. Либреттосын Әхмәт Фәйзи яза. Җәлил белән Җиһанов дус булалар. Дөрес, бу операда Мусаның исеме телгә алынмый. Ләкин аның турында сүз барганы болай да аңлашыла бит инде. Шагыйрь әсирлеккә төшкән, әмма көрәшне туктатмаган, дигән сюжетка корылган ул. 16 тапкыр куелганнан соң, операны сәхнәдән төшерәләр. Идеологик яктан зәвыклы түгел дип тәнкыйтьлиләр. Татар зыялылары үзләренчә Җәлилнең исемен кайтарырга тырышкан. Ләкин барып чыкмаган. Сталин үлгәннән соң гына аның шигырьләре Константин Симонов кулына килеп керә. Әйтүләренә караганда, шигырьнең тәрҗемәләрен аңа Кави Нәҗми җиткергән. Муса Җәлил бары тик 1956–1957 елларда гына тулысынча аклана.

Тарихи борылыш чорларында тарихның үзенә дә, шәхесләргә дә мөнәсәбәт бик төрле була. Шуңа күрә бәя биргәндә бик сак булырга кирәк.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре