Дональд Трамп тиңе булмаган сәүдә тарифлары керткәч, фонд базары җимерелеп төшкән сәгатьләрдә, олигархлар арасында үз-үзенә кул салырга теләүчеләр саны кискен арткан. Без ул хакта «Спекулянтлар үзләренә үлем тели» дигән язма биргән идек. Гомумән, финанс кризисы башлануга, миллиардлык байлык ияләре үзләрен бик бәхетсез хис итә. Болай да бик бәхетле яшәми инде алар. Байлык өчен астыртын көрәш нәтиҗәсендә, үз-үзләренә кул салучы һәм серле үлем белән бу дөньядан китүче Forbes журналы исемлегендәге байлар байтак. Теләгән кеше интернетның эзләү системасына олигархлар суициды дигән сүзләр язып, исемлекне карый ала. Безнең тема ул түгел. Яшәүнең максатын һәм мәгънәсен байлык туплауда күрүчеләр бәхетле була алмый, шуны гына искәртергә теләдек.
Адәм баласы бәхетле булырга тели һәм сәгадәтле тормышта яшәргә тиеш тә. Берничә ел элек Бөтендөнья психик сәламәтлек көне уңаеннан биргән язмамда бер шәехнең: «Бу дөньяның җәннәте бар, кем шунда керми, ахирәт җәннәтенә дә эләкми» дигән сүзләрен китергән идем. Димәк, тормышта җәннәт ләззәтләре тоеп яшәгән кебек яшәү – мәҗбүри. Җәннәткә эләккән адәм баласы стресс кичерми, даими канәгатьлек шартларында яши, димәк, бу дөньяда да шулай яшәү фарыз. Язманың исеменә тиктомалдан гына Козьма Прутков афоризмын куймадым, бәхетле булу кешенең үзеннән тора.
Бәхет өчен ориентир итеп матди байлыкны алсаң, тупикка тиз терәләсең, чөнки, бердән, кеше нәфесе туймый, ягъни беркайчан да канәгать булмый, икенчедән, үзе теләгән байлыкка адәм баласы беркайчан да ирешә алмый. Дөньяның иң бай кешеләреннән берсе булган Илон Маскны гына алып карагыз. Аның йөзләгән миллиард долларлык активлары бар, әмма Трамп командасы гамәлләре нәтиҗәсендә финанс куыклары шиңеп, малын югалта башлагач, Маск ничек ярсыды, үз аркадашларына «идиотлар» дип кычкырды. Бәхетле кеше үзен алай тотмый. Глобаль статистика бөтендөнья сәүдәсенең җимерелеп баруын күрсәтә бүген. Матди югалтулар һәркемгә кагылачак. Бу язма шуның өчен языла да инде. Бөек депрессиядән дә катлаулырак яңа кризис шартларында ничек яшәргә генә түгел, ничек бәхетле яшәргә дигән сорауга җавап эзләү максатыннан кабыздым компьютерны.
Укучылар бераз гаҗәпләнер, бәлки, әмма автор бәхетнең физиологиясе турында сөйләшергә тели. Үзебезне бик бәхетле тоеп, йөрәк канатланган чакта, нинди хисләр кичерәбез әле? Әйе, әйе, бөтен тәнгә рәхәтлек тарала, рух яңа биеклекләр яуларга омтыла башлый. Җәннәт ләззәте дип атарлык ләззәт барлыкка килә. Килешәсездер, андый халәт озак дәвам итми. Стресс кичергәндә, тән үзен бөтенләй башкача хис итә: әгъзалар авырта, кайсыдыр бер урында хроник чир булса, шул кискенләшә, булмаса, барлыкка килә, инсульт һәм инфаркт куркынычы туа…
Болар кирәкме безгә? Кирәк түгел, әлбәттә, әмма кешеләр үзләрен стресска өстерәп алып кертәләр. Ләззәт алам дип сөяркәләр артыннан чапкан ир көннәрдән бер көнне урын өстендә хатыны кулына кала. Хатыны сакланып калган булса инде. Байлык өчен урлашкан һәм ришвәткә барган адәмнәр гел хәвеф астында яши һәм тотылмаган очракта да тормышларында ямь булмый. Исемлекне дәвам итеп тормыйк, безне бәхетсезлек түгел, бәхет кызыксындыра бит. Кешеләрнең бәхет эзләп ялгыш юлга кереп китүләрен генә искәртергә теләгән идек. Алдагы җөмләләрдә санаганнар – имансызлык, Аллаһны оныту билгесе. Аллаһ безгә караганда төгәлрәк әйтә: «Кем минем кисәтүемнән (Китабымнан) баш тартса, аңа бәхетсез тар тормыш булыр», – ди (Коръән «Та а» сүрәсе, 124 аять). Олигархлар һәм коррупционерлар үз тормышлары белән раслый бу аять хакыйкатен.
Зур байлыкка ия булмаучыларың сәгадәтле тормыштан ләззәт алып яшәү очраклары җитәрлек. Ләззәт кичергәндә, безнең тәндә бәхет гормоннары дип йөртелгән гормоннар бүленеп чыга. Болар: дофамин, серотонин, окситоцин һәм башкалар. Ул гормоннарның җитешмәве төрле чирләргә китерә. Табиблар, әйтик, Альцгеймер авыруын дофамин кытлыгына бәйлиләр. Бу гормоннарның барысы да шөкер итүгә бәйле. Тормышы матди яктан бик әллә ни түгел, хәтта кытлыктан да интегә, тәнендәге физик чирдән сызлана, әмма барыбер булганына шөкер итә. Шөкер итү өчен йөз сәбәп таба. Мәсәлән, каты чирнең гөнаһларны юуга сәбәп булуын уйлап ләззәтләнә… һәм үзен бәхетле тоя. Барча Галәмнәрне барлыкка китергән Зат шөкер итүчеләргә нигъмәтләрен арттырачагын, үзеннән зарланучыларны каты газап белән җәзалавын әйтә. Аның бу вәгъдәсе даими үтәлә: зарланучы адәмнәр стресс боҗрасыннан котыла алмый һәм зуррак югалтулар белән «бүләкләнә», шөкер итүчеләр даими бәхет кичерә һәм кыенлыклар артта кала.
Табиблар дофаминны арттыруның бер юлы итеп кешеләргә булышу һәм сәдака өләшүне күрсәтә. Ихлас хәйрия акцияләре (бигрәк тә алар яшерен булганда) тән һәм җан ләззәтен берләштерәләр. Дофамин барлыкка килүдә физик күнегүләр мөһим роль уйный. Җиңелчә генә ясалган күнегүнең тәндә нинди ләззәт барлыкка китерүен һәркем сынап үзе белә ала. Кәефне күтәрә торган серотонин бүленеп чыксын өчен, шулай ук физик күнегүләр белән шөгыльләнү мөһим. Серотонинны кояш нурлары да арттыра.
Окситоцин дигән мөһим гормон хыянәтчеләр, үз мәнфәгатьләре өчен генә яшәүче эгоистлар тәнен ташлап китә, чөнки ул – кайгыртучанлык һәм мәхәббәт гормоны. Әти-әниегезгә җылы итеп эндәшегез, аларны кайгыртыгыз, улыгызны-кызыгызны яисә оныкларыгызны иркәләгез, хатыныгызны яратыгыз – окситоцин һәрвакыт сезнең белән булачак һәм бәхет диңгезендә йөзәрсез. Коръән һәм пәйгамбәребезнең (салләлаһу галәйһи вә сәлләм) сөннәте безне шуларга өйрәтә. Бәхет гормоннары ихлас кылынган гыйбадәт белән дә тыгыз бәйләнгән. Фарыз гыйбадәтләрдән баш тартучылар – бәхетләреннән качучылар алар. Бер галимгә: «Коръәнне күпме укырга?» дигән сорау биргәч: «Никадәр бәхетле булырга теләсәгез, шуның кадәр укыгыз», – дигән. Үзең укыган өлешен генә булса да аңлап уку мөһим, әлбәттә. Һәм Коръән өйрәткәнчә яшәү.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез