Бәби
Кама Тамагы районының Бәби авылында бүген 15 ләп йорт бар. Тик анда бүген берәү дә яшәми. Сабыйлары гына түгел, картлары да юк хәтта. Бер генә түгел, берничә урамлы үзе. Кайбер йортлары инде җиргә иңгән. Бәбилеләр, авылның киләчәге булмаячагын аңлап, узган гасырның сиксәненче еллары башында ук төрлесе төрле якка таралыша башлаган. Бүген инде хәле шундыйрак. Ә без, бәбиләр тавышы әле дә яңгырыйдыр, дип көткән идек.
– Балачакта авылның Бәби исемле булуыннан ояла идем. Башкаларныкы матур, ник безнекенә шулай дип кушканнардыр, дип аптырый идем. Хәзер горурланып әйтәм. Бер караганда, исеме яшь, икенче яктан карт кебек. Нәрсә булса да, үзебезнеке. Кич утлар янмагач, авыл шомлы, хәтта куркыныч кебек күренә. Ә болай якты ул, – ди Казанда яшәүче укытучы Альмира Ибраһимова.
Исеме Бәби булгач, балачакка бәйле хатирәләрне дә ишетәсе килә бит. Бар алар. Элек бала-чагасы ишле булган Бәбинең.
– Бишекләр инде сакланмаган. Әмма келәттә чогыр бар иде. Агач көпчәкле кечкенә генә карават ул. Аны тәпи китәргә өйрәнүче сабыйларга дип ясаганнар. Сабый туу – үзе бер шатлык. Без дә бәби тудыру йортыннан кайткан апаларны көтеп ала идек, – ди Альмира ханым, балачак елларын искә төшереп.
Әти-әниләре, алга таба бернинди үсеш булмаячак, дип, авылдан чыгып киткән. Юл да юк, мәктәп тә. Олылар, балаларга якты киләчәк эзләп, шәһәр ягына кузгалган. Ул вакытта Альмирага 12 яшьләр тирәсе була. «Без киткәч, авылдашлар да кузгалды. Бары өлкәннәр генә калды. Елга бер кайтып, авыл башына кереп, сәлам биреп китәм. Урамның уртасына кереп булмый, балтырганнар баскан. Туган нигез бар әле. Зиратка кайтабыз. Аны тәртиптә тота халык», – ди ул.
Мәрхүм әтисе Хәлимнең туган авылы турында язган шигыре чыгып киткәннәрнең җан авазын ачып сала:
Туган авылым, синдә күрдек
Рәхәтен һәм нужасын.
Ялгыз өйләр һаман көтә сыман,
Кайтыр, диеп, үзенең хуҗасын.
Яшьләр
Кайчандыр Сарман районының Яшьләр авылында яшьлек дәрте дөрләп торган. Хәзер инде учакка ялкын сибүчесе калмаган. Иң яшь дигәннәре дә алтмышка якынлашып килә. Иң олысы Нәсимә әби Мадьяровага – 87 яшь. Авылда йортлар саны дистәдән артык.
– Колхозлашу еллары алдыннан зур авыллардан аерылып чыкканнар. Шулай итеп, 1920 елда Яшьләр авылына нигез салынган. Килеп төпләнүчеләрнең күбесе яшьләр булганга күрә, исемен дә шулай кушканнар. Элек авылның исеме җисеменә туры килгән, хәзер алай дип әйтеп булмый. 1938 елда авылда 100 дән артык кеше яшәгән. Тик бүген ике йортта өч кеше гомер кичерә, – ди Яңа Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов.
Алсу һәм Риф Хәбибуллиннар Яшьләрдә иң яшь кешеләр санала. Риф – шушы авыл егете. Колхозда машина йөрткән. Хәзер Әлмәткә барып эшли. Хатыны Алсу күрше авыл мәктәбендә укыта. Балалары, шәһәрдә яшәсәләр дә, кайтып торалар.
– Элек безнең авылда Питрау үткәрелә иде. Бәйрәмгә күрше авыллардан да килделәр. Сабан туеның күптән үткәне юк. Кешесе юк бит. Клуб та, кибет тә юк. Юллар начар. Авылның киләчәге нинди булыр, әйтә алмыйм, – ди 59 яшьлек Риф Хәбибуллин.
Карт
Актанышта урнашкан Карт авылын дөм карт димәссең. Картаю сизелсә дә, яшьләре бар әле. Зыялы кешеләр күп чыгуы белән дә аерылып тора ул. Соңгы утыз елда гына да Картта 46 укытучы, 30 га якын медицина хезмәткәре туып үскән. Тагын бер үзенчәлеге бар: элек биредә һәр кешегә атап, такмак чыгарганнар. Алар әле дә саклана икән. Бу хакта безгә элек клуб мөдире булып эшләгән Әлфира Фәтхетдинова сөйләде.
– Авылыбыз кечкенә. Элек 72 йортта ут янса, бүген 46 сында гомер кичерәләр. Пропискада 100 дән артык кеше исәпләнә. Биш укучыбыз, дүрт студентыбыз бар. Урта яшьтәгеләр кайсы кайда хезмәт куя. Калганнары – пенсионерлар. 1964 елда 365 кеше яшәгән. Авылның бетеп баруын шуннан чамалап була. Әмма сулышы бар әле, – ди 72 яшьлек Әлфира апа. –Мәктәбебез 2016 елда ябылды. Клуб, медпункт эшли. Фельдшер халыкның сәламәтлеген кайгыртып тора. Кибет юк. Автокибет кирәк-яракны китерә. Чүп җыю машинасы атнага бер килә. Халык уртача яши. Пенсияне биреп торалар. Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез. Терлек асрап көн күрәләр. Көтү дә чыга әле. Шөкер, ут-газ бар, авылга асфальт кергән. Кич скандинавча йөрергә чыгабыз. Күңелле яшибез.
Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина авыл халкының бердәм булуын әйтте.
– Авылда мәдәният йорты эшләп тора. Анда барлык чаралар да уздырыла. Читтә яшәүче авылдашлар ярдәменнән ташламый. Һәр бәйрәмне авылдашлар җыелып, гармун тартып, җырлап үткәрәбез. СВОда бер егетебез катнаша. Ялга кайтуын ишетүгә, бергәләп клубка җыелышабыз. Табын корып, концертлар куябыз, – ди ул. – Музей почмагын җанландыру турында сөйләштек. Сугышта һәлак булучылар тарихына багышланган альбом төзедек. Бүген сугыш чоры балаларыныкын барлыйбыз. Карт авылы халкы рухи ягын гел баетып яшәргә тырыша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез