Киләсе елдан илдә бурычка яшәүчеләр саны кимеячәк. Һәрхәлдә, шулай булсын дип тырышалар. 2026 елдан Россиядә микрофинанс оешмасыннан заем алуга чик куймакчылар. Ягъни яңасын моңа кадәр алган әҗәтне түләп бетергән очракта гына бирәчәкләр. Әйтүләренә караганда, бу халыкны бурыч упкыныннан коткару өчен эшләнә. Белгечләр исә, каш ясыйм дип, күз чыгарудан курка.
Хәтерләсәгез, Россия Үзәк банкы, микрофинанс оешмаларыннан бурычка акча алуны тәртипкә салырга кирәк, дип, былтыр ук тәкъдим итте. Быел бу хакта Дәүләт Думасының финанс базары буенча комитеты җитәкчесе Анатолий Аксаков искә төшерде. Аның сүзләренә караганда, илдә «бер кулга – бер заем» кагыйдәсен кертүдән тыш, финанс оешмасыннан бурычка акча алырга теләүчеләргә, ашыгып ашка пешмәс өчен, уйларга өч көн вакыт та бирә башламакчылар. Моннан тыш, микрозаем буенча арттырып түләргә мөмкин булган сумманы 130 проценттан 100 процентка кадәр киметергә ниятлиләр. Бу урында ачыклык та керткәннәр: «арттырып түләгән» акчага бурычка булган процентлардан тыш, комиссия, пеня һәм штрафлар да керә. Үзәк банк тәкъдимен Дәүләт Думасында көз көне үк карап тикшерәчәкләр дип фаразлана. Депутатлар уртак фикергә килсә, яңалык 2026 елда ук гамәлгә керәчәк.
«Сравни.ру» аналитика порталы мәгълүматларына караганда, миркозаемны күбрәк ир-атлар рәсмиләштерә. Аларның уртача яше – 25–40 яшь. Айлык керемнәре уртача 30–60 мең сум тирәсе.
Динар Әхмәтшинның микрофинанс оешмасына 200 мең сумга якын бурычы бар. «Ремонт ясадык та, йорт җиһазлары сатып алырга акча җитмәде. Беркөнне лифтта «бик тиз һәм бик җиңел генә бурычка акча бирәбез» дигән игълан күрдем дә микрофинанс оешмасыннан әҗәткә 150 мең сум акча алдым. Чыннан да, бик җайлы гына булды ул. Хәтта килешүне дә төпченеп укып тормаганмын. Бурычны алар билгеләгән вакытта кайтармасаң, берьяклы өстәмә килешү нигезендә калган суммага тагын процентлар языла икән. Хәзер бурычым яшен тизлегендә арта, түләгән кебек тә түгел», – ди ир-ат.
Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, халыкның хәленә дә керә белергә кирәк.
– Әҗәт камытын юктан гына кимиләр бит, еш кына зур булмаган суммадагы акча бүген үк хәл итәргә кирәкле проблемаларны чишү өчен таләп ителә, – ди белгеч. – Чикләү керткән очракта, бу эш ничек контрольдә тотылачагы да аңлашылып бетми. Бер оешма «юк» дип кире бора икән, акча эзләүче икенчесенең ишеген шакыячак. Ә тагын да куркынычрагы: ул «кара» базарга китәчәк. Ишегенә «Ломбард» дип язылган урыннарда да бурычка акча бирү белән шөгыльләнүләре гаҗәп түгел. Алар халыкны зур процентлар белән төп башына утырта. Алучысы булганда, бирүчесе табылыр ул.
Психолог Динара Гәрәфиева фикеренчә, «клиник» бурычлылар турында да истән чыгарырга ярамый.
– Андыйлар еш кына бер бурычны икенчесе хисабына ябарга тырыша. Иртәме-соңмы әҗәтне кайтарып бирергә кирәк булуы турында уйламыйлар да. Иң мөһиме – теләгән нәрсәгә бүген һәм хәзер үк ирешү. Акчаны әҗәткә алу хисабына булса да. Заем рәсмиләштереп чит илгә ял итәргә баручылар яки кыйммәтле кәрәзле телефон сатып алучылар ул – «клиник» бурычлылар. Аларны тыйдың ни, тыймадың ни, – ди белгеч.
Сан
Россия Үзәк банкы мәгълүматларына караганда, илдә яшәүчеләрнең микрофинанс оешмаларга 600 миллиард сумга якын бурычы бар. Әҗәтлеләрнең яртысыннан да күбрәгенең берьюлы өч һәм аннан да күбрәк заемы бар. Финанс оешмасыннан алган бурыч күләме 15 мең сумнан башлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез